Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Һәркемнең үз эше

Сер түгел, соңгы елларда авылда мөгезле эре терлек асраучылар саны кимеде. Хәзер бит кибеттә сөт ризыкларының ниндие генә сатылмый, җаның теләгәнен барасың да аласың, дигән фикердә күпләр. Шул ук вакытта, терлек асраудан башка тормышларын күз алдына китермәүчеләр дә шактый, шөкер. Күп итеп мал-туарын асраган кешегә сокланып, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Заманында...

Сер түгел, соңгы елларда авылда мөгезле эре терлек асраучылар саны кимеде. Хәзер бит кибеттә сөт ризыкларының ниндие генә сатылмый, җаның теләгәнен барасың да аласың, дигән фикердә күпләр.

Шул ук вакытта, терлек асраудан башка тормышларын күз алдына китермәүчеләр дә шактый, шөкер. Күп итеп мал-туарын асраган кешегә сокланып, гаҗәпләнми мөмкин түгел.
Заманында авылда әти-әни терлекне алай күп тотмаса да, бер сыер белән бозау асрый иде. Бер генә сыер булса да, мәшәкате шактый. Иртә кич савасы, сөтен сепарат белән аертасы, эше бервакытта да бетеп тормады, аның каравы, эремчеген, каймагын, хәзерге кебек сатып алмадык. Асрар өчен печәнен, башка кирәк яракларын әзерләүне әйт­мим дә. Яшь барган саен терлек тоту авырлашканга, хәзер ит өчен дип, бер бозау гына тота әти-әни. Шулай булуга карамастан, аңа да даими тәрбия кирәк. Боларны язуымның сәбәбе шул: терлек тотуның нинди зур хезмәт икәнен азрак булса да чамалыйм. Әле хөкүмәт эшендә эшләсәң, икеләтә авыр. Ярар, мин күбрәк зарлануга күчтем бугай. Аның каравы, Татар Танаенда танышкан Сания һәм Равил Мостафиннар гаиләсендә зарлануның «з» хәрефен дә ишетмәдем.
29 ел бергә гомер кичерүче Сания апа белән Равил абый гаиләсенә безне әлеге дә баягы шул мал-туарның күплеге алып килде. Абзарлары миниферманы хәтерләтә, билләхи, арттырып әйтүем түгел. Безне монда дүрт сыер, дүрт бозау, 25 каз каршы алды, тавык-чебешен әйтеп тә тормыйм.
- Һәркемнең үз эше, шуңа да авырлыгын тоймыйбыз. Бозауларны ирем ашата, эчертү миңа. Сыерларны саварга IX сыйныфта укучы кызым да булыша, сөтнең литрын 14 сум 50 тиеннән тапшырабыз. Ирем авылда сөт җыеп, Норлатка илтә. Кирәк булганда, үзебез өчен генә сепаратын аерам. Җәй буе балалар белән печән җыябыз. Мотоблок чаба, «УАЗ»ик белән алып кайтабыз, кул белән генә чабып бетерерлек түгел аны. Хезмәте күп булса да, уфтанмыйбыз, эше барның ашы бар диюләре хак инде ул. Балаларга да булыша алабыз. Бер оныгыбыз бар, менә икенчесе туарга тора. Шөкер, күңелле мәшәкатьләр белән мәш килеп яшибез, - дип сөйли Сания ханым.
Җәен бозаулар өйдә генә булса, сыерлар көтүгә йөри. Аена бер баш сыер өчен көтүчегә 650 сум түлисе, ә Мостафиннарда алар дүртәү. Терлек санын тагын арттырырга исәп­ләре. Көч-куәт һәм теләк булганда ник асрамаска әле, - ди үзләре дә. Зур хуҗалык тоту бер, хөкүмәт эше дә бар бит. Сания ханым 1986 елдан бирле мәктәптә педагог-оештыручы, китапханәче булып эшли. Шулай булгач, тиз генә мәктәптән кайтып керәм димә. Йортта Сания апаның әнисе Сәкинә апа да гомер итә. Туган авылы Карашәмнән килеп, кызы тәрбиясендә ул. Киләсе елга май аенда 90 яшен тутыра, Аллаһ боерса.
Мал-туарны фотога төшереп йөргәндә күзебез бакчадагы күлгә төште. Бакчада нинди күл булырга мөмкин, дип аптырап киттек. Ә күл барлыкка килүнең тарихы болайрак: Мостафиннар гаиләсе, аеруча Равил абый белән улы Радик балык тотарга йөрергә ярата икән. Кылны кырыкка ярыр чакта да бу шөгыльгә вакыт табарга тырышалар. Бервакыт шулай балык тотып кайткач, аларны суга җибәрәселәре килеп, Радик күл ясыйк, дигән идея белән яна башлый. Бер урында җирне казып, полиэтилен җәеп, су агызалар. Тик күпме генә тырышсалар да, су агып, юкка чыга. Инде уйлана торгач, 7 меңгә махсус полиэтилен алып, күл ясап куялар. Җәен күлдә 100ләп балык йөзә. Күбесе карп балыклары. Без килгәндә дә бар иде әле. Әлеге күлдә бик горур кыяфәтле каз да йөзеп йөри. Анысын җәй көне тавык басып чыгарган булып чыкты. Каз булуга карамастан, аны башка казлар үз итмәгән. Шулай ялгызы күлдә йөзеп йөри. Җәен бу бакчада матур булуын соры көздә дә чамаларга мөмкин. Үзләре дә: «Җәй көне килегез», - ди.
Менә шулай, тырыш кеше бар яктан булган инде ул. Тирә-юньдә гүзәллек тудыру, абзар тулы терлеген асрау, хуҗалыгын тоту, балаларын тәрбияләү һәм башка бик күп хезмәтне армый-талмый җилкәләрендә күтәрү аларга берни түгел. Тормышны үлеп яраткан Мостафиннар гаиләсе һәр туган көнгә сөенеп, һәр мизгелдән тәм табып яши. Ә андыйларга сокланмыйча мөмкин түгел.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев