Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ОНЫКЛАРЫ ӨЧЕН СӨЕНЕП ЯШИ

Халык белә үзенең батырларын. Бигрәк тә йөз яшькә җиткән кадерле әби-бабайларыбыз ихтирам түрендә безнең. Озын гомерле кешене батыр дип олылавыма гаҗәпләнмәссез, билгеле. Гасыр яшенә җиткәннәр белеп хөрмәт ителә. Илебез тарихын искә төшерсәк, андый өлкән кешеләргә чын-чынлап сокланып каравыбыз шундук аңлашылыр. Үлем белән яшәү арасында узган бит аларның шактый гомерләре. Ходай...


Халык белә үзенең батырларын. Бигрәк тә йөз яшькә җиткән кадерле әби-бабайларыбыз ихтирам түрендә безнең. Озын гомерле кешене батыр дип олылавыма гаҗәпләнмәссез, билгеле. Гасыр яшенә җиткәннәр белеп хөрмәт ителә. Илебез тарихын искә төшерсәк, андый өлкән кешеләргә чын-чынлап сокланып каравыбыз шундук аңлашылыр. Үлем белән яшәү арасында узган бит аларның шактый гомерләре. Ходай сәламәтлектән өзмәсен үзләрен!

Яшел Үзәндә яшәүче 102 яшен тутырган Нәкыя Габдулла кызы Габдуллина күрше-тирәләренә яхшы таныш икән. Йөз яшьтәге әби менә монда яши дип, шул урамда уйнап йөргән малайлар күрсәтте миңа аның йортын. Ишек ачкан кыз Нәкыя әбинең оныгының баласы булып чыкты. Тугызынчы сыйныфта укучы Алинә исемле бу кыз бала озын гомерле әбисе белән бик теләп таныштырды. Күренеп тора, гасырны түгәрәкләгән дәү әбисе белән горурлана иде Алинә.
Әлбәттә инде, олы яшьтәге кеше янына барганда, башлап аның кем белән һәм нинди шартларда яшәвен белешәсе килә. Аңа ярдәм итәрдәй якыннары булсын иде, дип телисең күңелдән генә. Әле генә танышкан йөз икене тутырган әбиебез үзенең оныгы Венера ханымның гаиләсе белән ике катлы зур йортта яши. Янында бакчасы да булган матур өйдә бөтен шартлар да бар. Нәкыя әби, сөбханалла, таякка таянып булса да, үзе йөри, кояшлы матур көнне бакчага чыгып утырырга ярата икән.
Нәкыя әби белән танышкан арада Алинәнең әнисе Венера ханым да кереп җитте. Без өчәү бергә сөйләшеп утырдык. Өлкән яшьтәге әбиебез яхшы күрсә дә, колакка катырак иде. Шуны абайлап гаҗәпләндем: ул минем сорауларымны ишетеп бетермәсә, оныгын исә тиз аңлап сөйләште. Күбрәк, Венера ханым ярдәмендә таныштым мин Нәкыя әбинең язмышы белән.
Нәкыя Габдулла кызы Минзәлә районы Әтрәкле авылында туып үсә. Минзәлә ягында дөрләп кабынган сәнәкчеләр фетнәсенең шаһиты ул. Шул вакыттагы бәрелешләрне яхшы хәтерли икән. Ул авылдашына кияүгә чыга. Әмма бәхете дәвамлы булмый - ире кисәк кенә чирләп дөнья куя. Нәкыя әби кызы Вәсияне үзе генә тәрбияләп үстерә. Авырлыкларны көянтәсе белән тутырып бирә язмыш ялгыз хатынга. Ачлык еллары, илне корыткан Ватан сугышы һәм бетмәс-төкәнмәс авыр хезмәт... Барысында үз җилкәсендә татый Нәкыя әби.
- Герман сугышы башлангач тотынган идем, унике ел үгез белән җир сөрдем мин! - дип аеруча исендә калганнарын сөйләде әби. - Эштән баш чыкмады инде, ач килеш шулкадәрле җир сөрә алуыбызга яки урак белән ашлык ура алуыбызга үзебез дә шакката идек. Балтырган, алабута, кычыткан иде бит бар ашаганыбыз, без күргәнне яхшы кешенең эте дә күрмәгәндер...
Ни кызганыч, кызы Вәсиянең дә гомере озын булмый: өченче баласы ике айлык кына була әле ул дөнья куйганда. Сабыйларны үзе тәрбияләп үстерә Нәкыя әби. Чыдаса да, чыдар икән кеше! Ачлы-туклы авыр елларда да авылда тормышын кора алган бит ул. Оныклары бик рәхмәтле аңа.
- Һаман эштә, һаман хәрәкәттә ул безнең. Сиксән җиде яшь тулганда гына авылдан монда күчеп килде. Әле беренче елларны авылга кайтып җиләген дә, чикләвеген дә җыеп килә иде. Әбинең холкы шул инде: тик утыруны җене сөйми аның! - дип сөйләде Венера ханым уңган әбисе турында.
Нәкыя әбинең эш яратуы оныкларына да күчкән, күрәсең. Менә Венера ханым җитеш тормыш корган биредә.
- Оныкларым өчен куанам, бөтен нәрсә дә бар бит хәзер - иренмичә эшлә генә! Без күргәннәрне Аллаһ Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен инде! - ди Нәкыя әби.
Менә шулай, безнең илдә йөз ел яши алган кешегә сокланмый мөмкин түгел.
Ильяс САЛИХҖАН
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X