Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Олы Яке сабан туеның дәртле уеннары

Көне дә Сабан туе батыры исемен яулау өчен барган кискен көрәшне хәтерләтте. Алдан кояш, зәңгәр күктә үзе генә хуҗа булып, бөтен дөньяны кыздырды. Әмма бер ара күренгәләп алган кара болытлар менә-менә яңгыр булып явар да, җәйге эсселекне җиләс һава җиңәр кебек тоелды. Шулай да табигать, көрәш тәмамлануын көткәндәй, яңгырны кичкәрәк...

Көне дә Сабан туе батыры исемен яулау өчен барган кискен көрәшне хәтерләтте. Алдан кояш, зәңгәр күктә үзе генә хуҗа булып, бөтен дөньяны кыздырды. Әмма бер ара күренгәләп алган кара болытлар менә-менә яңгыр булып явар да, җәйге эсселекне җиләс һава җиңәр кебек тоелды. Шулай да табигать, көрәш тәмамлануын көткәндәй, яңгырны кичкәрәк калдырды.
Әйе, матур көнне авыл читендәге яшел үзәнлектә җыелып үткәрде Сабан туен Олы Яке җирлеге халкы. Мәйданны җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина ачты. Ул халыкны милли бәйрәмебез белән тәбрикләде һәм сүзне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Наил Хәйретдиновка бирде. Ул районда язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе турында сөйләде һәм Яшел Үзән хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. Абдрахманов Рәдиф, Миндубаева Тәүхидә һәм Насретдинов Фәрит гаиләләрен сөт саву аппараты (АИД-2) белән сөендерде вәкил. Шәхси хуҗалыкларында дүртәр савым сыеры асрап көн күрүче гаиләгә аеруча кирәкле җиһаз инде бу.
Сабан туеның истәлекле бүләге менә шулай хезмәт белән дә яулана. Калган бүләкләүләр мәйданда хәл ителде. Нинди генә ярыш, нинди генә узыш үткәрелмәде анда! Милли көрәш һәм гер күтәрү, авыш баганага менү һәм чүлмәк вату, көянтә белән су ташу һәм капчык киеп узышу, аркан тартышу... Болары гадәткә кергәннәре булса, Олы Якедә үзенчәлекле ярышлар белән дә кызыклы иттеләр бәйрәмне. Тауга югары таба чабышу, ау чаңгысын киеп чирәмдә узышу, ирләр өчен ярыш: хатыннарын күтәреп чабышу, һәм дә 50 килограмм шикәр комы тутырылган кибет капчыгын җилкәгә салып мәйдан әйләнү - бусы хатын-кызлар өчен... Эштә өлгер Яке ягы халкы ярышырга да дәртле икән!
Кызык, уен-узышларда катнашырга теләүчеләр ишле булды һәм шунысын да әйтик: мәйданга чыккан һәрберсенә дә бүләк бирелде. Биредә матди ярдәм күрсәткән «Яшел Үзән икмәк комбинаты» җәмгыятенә рәхмәт җиткерү урынлы. Аның мөхтәрәм җитәкчесе Лариса Гордеева бәйрәмнең кадерле кунагы булды.
Беренче булып, Феликс Хәйруллин танылды. Ул тирбәлеп торган авыш багананың очына хәтле менеп күрсәтте һәм бүләккә кара тәкәне җилкәсенә салды. Кул көрәштерүдә Фәргать Фәйзиев алдырды. Ике потлы герне 101 тапкыр күтәргән Илшат Хәйруллинга да тиңнәр булмады.
Менә уртада төп уен - көрәш тә башланды. Алдан яшүсмерләр, җәһәт кенә, бер-берсен егышып алдылар. Беренче урынны яулаган Рәшит Галләмовны дрель белән бүләкләделәр. Эшкә өйрәнә торсын!
Яшүсмерләрне бүләкләп олылагач, мәйданга егетләрне чакырдылар. Авырлыклары 75 килограммга кадәрле булган егетләрнең кызып-кызып бил алышулары җитди ярыш булды. Болар инде көч белән дә, буй-сын белән дә чын сабан туе көрәшчеләре иде. Беренче урынга - Фәнис Галләмов, икенче урынга - Инсаф Галиуллин, өченче урынга Рәмис Нигъмәтҗанов чыкты.
Алардан авырраклар Яшел Үзәннән килгән көрәшчеләр булып чыкты. Кунаклар көрәшен аеруча кызыксынып карады халык. Буй-сынга пәһлеваннан ким түгел иде шул егетләр. Әнә өченче урын өчен көрәштә Ринат Хәйретдинов, келәмгә сыймыйм, дип иркен чирәмлектә тартышырга тәкъдим итте. Һәм, әйтергә кирәк, Ринат кызу тотты эшне: көндәшен чиста җиңеп яулады мактаулы урынны. Ә менә Булат Саттаров һәм Хәмис Миңнуллин беренче урын өчен байтак тартыштылар. Ахыр чиктә Хәмис Миңнуллин өстен чыкты.
Олы Яке мәйданының абсолют батыры исеменә шушы авыл җирлеге егетләрен генә көрәштерделәр. Фәнис Галләмов һәм Инсаф Галиуллин бил алышты бу мактаулы исем өчен. Халык тын калып күзәтте көрәшне. Озак тартышты алар, көчләре тигез иде булса кирәк егетләрнең. Елына бер тапкыр була торган Сабантуйда кемнең җиңәсе килми ди?! Шулай да Инсаф алдырды. 2013 ел батыры Инсаф Галиуллин, тәкәне күтәреп, мәйдан әйләнде.
Җыенның үзәк ярышын карап утырган халыкны тагын бер вакыйга таң калдырды әле. Хатын-кызлар арасында барган 50 килограммлы капчыкны күтәреп чабу узышында булды анысы. Көчләрен сынарга теләгән ханымнар бер-бер артлы ярыша башлаган иде инде - шулчак мәйданга, ашыгыч эшкә өлгерергә теләгәндәй, кызу-кызу атлап бер апа килеп керде. Чәченә чал кергән өлкән кеше, чынлап та, ярышмакчымы әллә, дип аптырап тынып калды барысы да. Ә ул юкка йөрми икән: ярты центнерлы капчыкны җилкәсенә салдыртты да, юлында да булды! Халык аһ итте. Тиешле араны биш тапкыр әйләнде ул. Һичшиксез, Олы Яке җирлегенең быелгы Сабан туеның герое дип атарга мөмкин аны. Батыр йөрәкле әбиебез Каратмән авылында яшәүче Хәдия Гатауллина булып чыкты, аңа 73(!) яшь икән...
Әлеге ярышта, билгеләнгән араны җиде тапкыр әйләнеп, Рәшидә Абдрахманова җиңде һәм аңа үзе күтәргән капчык - 50 килограмм шикәр комы бүләк ителде.
Безнең халык эштә йөзек кашы, дигән иде җирлек башлыгы Фирая ханым, инде менә үзебез дә өсти алабыз: ярышларда да дәртле икән ул як халкы. Уңганнарга җил дә уңайга исә дигәндәй, Сабантуй ярышлары бетеп, халык таралгач, яңгыр ява башлады. Яшелчә үстереп көн күрүче Яке ягы өчен бигрәк тә көтеп алынган шифалы яңгыр иде бу.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев