Яшел Үзән

Нишлибез без, авылдашлар?!

Язмамның исемен «Җан авазы» дип куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Яратып укыла торган газетабыз аша авылдашларга әйтер сүзем бар һәм бераз гына үпкәмне дә белдерәсем килә. Сезнең аша әйтелгән сүз, авылдашларым күңеленә үтемлерәк булып барып җитәр дип ышанам. 1994-95 елларда дәүләтнең җир турында кануны кабул ителгәч, һәр кешегә (безнең авыл...


Язмамның исемен «Җан авазы» дип куйсагыз, бик яхшы булыр иде. Яратып укыла торган газетабыз аша авылдашларга әйтер сүзем бар һәм бераз гына үпкәмне дә белдерәсем килә. Сезнең аша әйтелгән сүз, авылдашларым күңеленә үтемлерәк булып барып җитәр дип ышанам.
1994-95 елларда дәүләтнең җир турында кануны кабул ителгәч, һәр кешегә (безнең авыл җирлеге карамагында ул 731 кешегә) җир кишәрлекләре бүлеп бирелде. Бер пайга 4.03 га мәйдан. Озак еллар ул «яшел кәгазьләрне» күрмәдек, белмәдек. Аннары соңгы елларда, ул пайларны без «Яшелчә-җиләк-җимеш» концернына арендага бирдек. Җирне кулланган өчен, безгә аз-маз дивиденд биргәләделәр, ә соңгы берничә елны ул турыда телгә дә алучы булмады. Әйтәсе килгән сүзем бу хакта түгел. Көннәрдән бер көнне безнең җирләргә (шәһәргә якын бит безнең хуҗалык) ят кешеләрнең күзе төште бугай, кыскасы, кайбер кешеләрнең «зур тырышлыгы» белән авылдашларым җир кишәрлекләрен сата башлады. Бу эш белән шулкадәр мавыгып китте алар, үзләре дә сизмәстән, җиң сызганып, авылны бетерергә алындылар. Ә сез, хөрмәтле авылдашларым, шуларның кармагына каптыгыз. Нәтиҗәдә, авылга терәлеп торган җирләр барысы сатылып бетте. Килешәм, 25-30 мең сум безгә кайдан килә иде, диярсез, әмма мин гомерем буе сезнең белән бергә яшим һәм барыгызның да яшәү рәвешен яхшы беләм. Гафу итегез, җир кишәрлеген сатып, теге яки бу гаилә баеп китте, дип әйтә алмыйм. Дөрес, бу акча бер тишеккә кечкенә генә ямау булгандыр, тик нәтиҗәсе аяныч, үкенсәк тә, җирләр сатылып беткән, басу-кырлар буш ята. Киләчәге нинди булыр авылымның, җирсез, билгесез. Бик-бик соң икәнлеген аңласам да: «Нишләдегез сез, авылдашларым?!» дип сезгә мөрәҗәгать итәм.
Ә авылның бүгенге көненә килсәк, «Авылдашларым, ни эшлисез сез?!» дип үпкә белдерәсем килә. Эш нәрсәдә диярсез... Аңлатам.
Бик күп язучылар, шагыйрьләр сугыш чорына багышланган әсәрләрендә фашистлар турында «илне изеп, җимереп, талап» дигән сүзләр кулландылар. Минем язмамда да шушы сүзләрне куллану урынлы булыр, мөгаен. Авыл башыннан килеп кергәндә, ярым җимерек, таланган биналар каршы ала. Бу совхозларны бетерү нәтиҗәсе. Әйе, банкрот дип игълан иттеләр дә, совхозны бетерделәр безнең. Алып китә алган әйберләрне алып киттеләр, ә күтәрә алмаганнарын җимереп, кисеп, металлга тапшырдылар. Совхоз территориясендә үле тынлык. Җан сыкрый, йөрәк елый, быел көз киләсе ел уңышына җир куенына бер генә бөртек тә салынмады. Ничек яшәр авылым, ничек көн күрер? Без бит терлек асрап көн иткән халык.
Менә шушы хәлләрдән соң, совхоз территориясендә, урыныннан куптарып ала алмаган төрле корылмалар гына калды. Һәм менә шушы байлыкларны, авылдашларым, хәзер сез ташый башладыгыз. Дөрес, бу эштә бөтен авыл халкына гаеп ташларга җыенмыйм, гаеплеләр үзләрен танырлар. Авылдашларымның бу гамәлләре өчен бик оят. Авылга кергәндә аннан киселгән, моннан куптарылган (сүз калай, профнастил складлар турында) корылмаларны күргәч, тетрәнеп китәсең. Ничек кул барырга кирәк: бу бит бөтен халык байлыгы.
1931 елдан аерым колхоз булып оешкан, ә 1965 елдан совхоз булып яшәп килгән хуҗалыкта безнең әби-бабайлар, әти-әниләребез һәм, ниһаять, үзебез шунда хезмәт куйган. Бәлки әле, кулы эш белгән, җир җанлы, авыл җанлы берәү килеп чыгар, барлык җимерекне торгызыр. Нигезне бетергәнне электән үк хуп күрмәгәннәр, бу соңгы мөлкәтне талап, изеп, җимереп, сез бит үзебезнең авыл нигезенә балта чабасыз. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребезнең рухын рәнҗетмик, хөрмәтле авылдашларым! Алар безгә бу җирне, бу байлыкларны, гомерләре, хезмәтләре, тырышлыклары белән яулап биргәннәр. Ә без җирнең кадерен белдекме, киләчәк буынга нинди мирас калдырабыз?!
Каты бәрелгән булсам, гафу итегез, ләкин мин дәшми кала алмадым.
Әлфинур Хөснетдинова.
Олы Карагуҗа авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: