Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Могҗизалы бәйрәм

2011 елның 1 гыйнварыннан район мәдәният системасында бик зур үзгәрешләр булды. Район авыллары, ике зонага бүленеп, һәр ике зона мәдәният учреждениеләре бергә тупланды. Иделнең аръягында 23 мәдәният йорты Норлат зонасына берләште һәм хәзер Шәүкәт Минулин кулы астында эшләп килә. Яңа оешкан берләшмә бер ел дәвамында уңышлы гына эшләп килде. Нинди...

2011 елның 1 гыйнварыннан район мәдәният системасында бик зур үзгәрешләр булды. Район авыллары, ике зонага бүленеп, һәр ике зона мәдәният учреждениеләре бергә тупланды. Иделнең аръягында 23 мәдәният йорты Норлат зонасына берләште һәм хәзер Шәүкәт Минулин кулы астында эшләп килә.

Яңа оешкан берләшмә бер ел дәвамында уңышлы гына эшләп килде. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, мәдәният хезмәткәрләре матур гына эшләп, төрле-төрле бәйгеләр, концертлар оештырып, халыкны сөендереп тордылар.
Декабрь аенда 2011 елны йомгаклап, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры да бик күңелле узды. Анда 23 мәдәният йорты һәм клуб хезмәткәрләре барысыда катнашты, үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Менә Яңа ел алдыннан да, 30 декабрь көнне, Норлат авылының төп чыршысы янында бик матур бәйрәм - «Кыш бабайлар белән Кар кызлары парады» узды. Андый бәйрәмнең Норлатта бер кайчан да булганы юк иде әле. Бәйрәмнең дә бәйрәме булды ул!
Шул кадәр күп Кыш бабайлар белән Кар кызларын күргәнебез юк иде әле! Алар җәяүле генә түгел, ә ераклардан, күп чакрымнар үтеп, матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән атларга утырып, Ачасыр, Мулла Иле, Карашәм, Урысбага, Бакырчы, Норлат авылларыннан безгә кунакка килделәр. Бигрәктә Күгеш авылы атлары халыкны таң калдырды. Бер экипажга 3 ат җигелгән, уртада ак төстә, бик матур бизәлгән ат. Күбесе шушындый җигелгән атларны үз гомерендә беренче тапкыр күрделәр.
Парад көнне безнең Норлат авылы гөр килде. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары тамашачыларны киләсе Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләделәр. Убырлы белән скоморохларда бәйрәмне ямьләндерделәр, халыкның күңелен күтәрделәр.
Шундый матур, искиткеч бәйрәм ел саен булып торсын һәм традицияга керсен иде. Шушы ямьле бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә!
Сезгә эшегездә тагын да зур уңышлар телибез, янып, гөрләп эшләгез! Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250