Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кычкырышмыйк, бергә эшлик!

Күгәй авылы җирлегендә үткәрелгән җыелышта Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин тынгысыз Күгәй халкы проблемалары белән танышты. Авылда килеп чыккан күп кенә мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә мөмкин дип исәпли ул. Авыл җирлеге җыелышында халыкны борчыган байтак кына сорауларга ачыклык кертелде. Иң беренче итеп, күгәйлеләр урамнардагы юлларның начарлыгына зарланды....

Күгәй авылы җирлегендә үткәрелгән җыелышта Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин тынгысыз Күгәй халкы проблемалары белән танышты. Авылда килеп чыккан күп кенә мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә мөмкин дип исәпли ул.
Авыл җирлеге җыелышында халыкны борчыган байтак кына сорауларга ачыклык кертелде. Иң беренче итеп, күгәйлеләр урамнардагы юлларның начарлыгына зарланды.
- Юл салу - кыйммәтле эш, ул республика акчасына башкарыла. Быел райондагы өч авылга асфальт юл китереп җиткерү каралган. Урамнарга исә, әйдәгез, бергәләп тотыныйк. Авылдагы хуҗалыклар, эшмәкәрләр, авыл халкы үзе һәм район ярдәменә таянып, юлларны тигезләп, асфальт җәеп булмаса да, таш җәеп машина йөрерлек итәргә мөмкин булыр дип уйлыйм, - дип җавап бирде район җитәкчесе бу сорауга.
Күгәй халкы урамнарда этләр ишәюенә дә зарланды. Бала-чагага бик кыен, хәтта, аларны тешләү очраклары да бар икән. Мондый чакта полиция участогына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баланы тешләгән эт хуҗасын кисәтеп полицейский бер протокол язган инде. Әлбәттә, этләрнең хуҗалары бар, дүрт аяклы дусларын бәйдән җибәрмәскә тиеш алар.
Узган җәй басуларда кеше маллары йөрүен дә искә төшерде җыелыштагылар. Участок полицейскиен чакыргалаганнар хәтта. Бусын да бергә хәл итәргә мөмкин иде. Халык хайваннарын оешкан төстә көтүгә чыгарса, беркем дә аларны басуга кумас иде, билгеле. Ни кызганыч, көтүче яллауда уртак тел таба алмаган күгәйлеләр.
Капка төпләрендә төзелеш кирәк-яраклары, утын, тирес яки башка әйберләр тотучыларга да полицейский протокол язган. Урамнар чиста булырга тиеш. Узган ел авыл җирлегендә барысы 13 кеше штраф түләргә мәҗбүр ителгән...
Әйтергә кирәк, күңелсез нәтиҗә чыгарды җыелыш беткәндә район җитәкчесе.
- Авыл тормышында килеп чыккан һәрбер вак-төяк мәсьәләне хәл итүдә полицейскийның чакырылуы авылны бизәми. Полицейскийдан башка яши алмабыз микәнни? Элегрәк кеше, бер-берсеннән оялып, капка төпләрен кырып-себереп чиста тота иде. Гомумән, бер-беренә ярдәмләшеп һәм киңәшләшеп яши иде халык. Ә хәзер ник болай соң? - дип гаҗәпләнеп мөрәҗәгать итте ул җыелыштагыларга.
Чыннан да, авыл тормышы китереп чыгарган күп мәсьәләләрне бергә-бергә хәл итәргә була. Ихатаңнан читтәгегә дә хуҗаларча кайгыртып карарга кирәктер, ләбаса. Шул ук авыл урамы да - уртак урам бит.
Бу җәһәттән, авылдашлары Варис Әдиятуллинның эшчәнлеген үрнәк итеп куярга ярый. Ничәмә ел Күгәй авылы җирләренә кагылышлы мәсьәләләрне гадел хәл ителүен теләп, үз эшедәй, тырышып чаба ул. Бу җыелышта Варис әфәнде Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул итүне тәкъдим итте. Җыелыштагылар, бердәм тавыш биреп, аның белән килешүләрен белдерде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250