Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күп эшлиләр, тәмле ашыйлар

Олы Яке - районда иң көчле авыл җирлекләренең берсе. Районда гына түгел, Татарстанда да киң билгеле авыл җирлеге ул. Уңганлык һәм хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек һәм тырышлык белән танытты Олы Яке халкы үзенең авыл җирлеген. Яке җиләге Тәмле-татлы җиләклә­ре белән дә танылды быел Олы Яке. Яшел Үзәннән генә түгел, рес­публиканың байтак...

Олы Яке - районда иң көчле авыл җирлекләренең берсе. Районда гына түгел, Татарстанда да киң билгеле авыл җирлеге ул. Уңганлык һәм хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек һәм тырышлык белән танытты Олы Яке халкы үзенең авыл җирлеген.
Яке җиләге
Тәмле-татлы җиләклә­ре белән дә танылды быел Олы Яке. Яшел Үзәннән генә түгел, рес­публиканың байтак районыннан килеп алдылар җиләкне. Бу тармакта тәҗрибәләре аз булуга карамастан, әйбәт кенә уңыш җыеп алды фермерлар. ТР авыл хуҗалыгы министры да, июль аенда авылга килеп, җиләк үстерүчеләрнең эшенә югары бәя биреп китте. Ситдиковның КФХ башта 2 гектарда җиләк үстергән булса, хәзер җир кишәрлеге 7 гектар мәйданны били. Авыл җирлегендә, гомумән, 8 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. 3се яшелчәчелек белән шөгыльләнсә, берсе - сарык үрчетү, 3се - җиләк үстерү, берсе кош­чылык тармагын җайга салды. 2 эшмәкәр керамзит блоклар, пиломатериал җитештерә. 2011 елда - 62, 2012 елда - 47, ә быел 30 кеше ЛПХ кредиты алды. Алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәргә исәп тоталар.

30 миллион сум - чик түгел
Авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар 30 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп саткан һәм бу чик түгел.
-Безнең халык яшелчә үстерү белән күптәннән һәм бик җитди шөгыльләнә, әмма соңгы елларда терлекчелектән һәм умартачылыктан әйбәт кенә табыш алучылар бар, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. - Авылдашларымның һәркайсы мактау­га лаек. Шәрифҗановлар гаиләсен генә алыйк. Алар 40 тонна кәбестә, 7 тонна кишер, 9 тонна чөгендер, 35 тонна бәрәңге үстереп алды. Моннан тыш, аларның ярдәмче хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5 сыер бар. Бу гаилә авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан бер миллион сум акча эшләп алды. Һәр бишенче кеше умартачылык кебек бик нечкә һәм үтә катлаулы эшне үз итте. Бу эштә Айдар Ибраһимов, Илгизәр Җәләлиев, Илдус Хөсәенов кебек ир-егетләр бигрәк тә өлгер. Илдус Хөсәенов, мәсәлән, сезонга карап, 700 мең сумга кадәр табыш ала. Авыл җирлегендәге эшкә сәләтле 606 кешенең 415е (68 процент) шәһәрләргә, якын-тирәдәге предприя­тиеләргә йөреп эшләсә дә, бакчасында яшелчә үстерә, терлек асрый һәм үзеннән арткан продукцияне базарга чыгарып сата. Мине, авыл җирлеге башлыгы буларак, авылдашларымның хезмәттә күркәм уңышларга ирешүе дә, бер-берсе белән киңәш-табыш итеп, ярдәмләшеп эшләве дә куандыра.
Аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе дә бар. Авыл җирлегендәге 502 шәхси йортның - 441е, 882 җир кишәрлегенең 661е рәсми рәвештә теркәтелгән һәм учетка куелган. Җирне һәм йортларны теркәтү эшен 2014 елның икенче кварталында төгәлләргә исәплиләр. Моның төп максаты - күчемсез милекне теркәтү эшендә тәртип урнаштыру һәм авыл җирлеге бюджетын тулыландыру.

Яңа йортлар,
яңа урам
Авылда яңа йортлар төзелә икән, димәк, аның киләчәге бар. Олы Якедә исә, йортлар гына түгел, яңа урамнар барлыкка килде соңгы елларда. «2014 елга кадәр авылның социаль үсеше» максатчан федераль программага ярашлы рәвештә, 17 яшь гаилә йорт салу өчен субсидия алган һәм аларның кайсыберләре өй туен үткәргән дә инде. Шатлык өстәп, агымдагы елның 10 аенда 9 нарасый дөньяга аваз салган. Балалар бакчасында 19 сабый тәрбияләнә, 99 бала урта мәктәптә белем ала.

Социаль-мәдәни тармак
Җиң сызганып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә Олы Яке халкы. Һәр елның февралендә күренекле якташлары, Олимпия чемпионы Ринат Сафин призына чаңгы ярышы үткәрү генә дә ни тора! Бу мәртәбәле ярыш­ларда республика чаңгычылары белән бергә, Мари Иле спортчылары да теләп катнаша. Көрәш тә популяр бу якларда.. Календарьдагы кызыл даталарны, дини бәйрәмнәрне бик зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәмнәрне үткәрүдә авыл җирлеге белән бергә 2 китапханә, мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләре башлап йөри.
Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алып барыла. Бөек Ватан сугышына Олы Яке авыл җирлегеннән 457 ир-егет чыгып киткән, шуларның нибары 211е әйләнеп кайта алган. Сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә Олы Якедә салынган обелискны ремонтлау, калган авылларда яңасын торгызу турында кайгыртып йөри авыл башлыгы.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев