Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күгәйдә көрәш бәйрәме

Үткән шимбә көнне Күгәй авылында «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы призына татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары булды. Кояшлы аяз көнне яшел чирәм үскән матур мәйданда кырыктан артык малай бил алышты. Көрәшчеләр үзләре бик яшь булсалар да, чын-чынлап спорт ярышын күрде Күгәй халкы ул көнне. - Яшьләрне спортка җәлеп итәргә телибез. Гомумән,...

Үткән шимбә көнне Күгәй авылында «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы призына татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары булды. Кояшлы аяз көнне яшел чирәм үскән матур мәйданда кырыктан артык малай бил алышты. Көрәшчеләр үзләре бик яшь булсалар да, чын-чынлап спорт ярышын күрде Күгәй халкы ул көнне.
- Яшьләрне спортка җәлеп итәргә телибез. Гомумән, авылда үскән балаларның укудан бушаган вакытлары мәгънәле үтсен дип тырышуыбыз. Спорт - моның иң үтемле чарасы. Ә милли көрәш авылда иң таралган спорт төре, үзегез дә беләсез. Аннары инде язгы кыр эшләрен тәмамлагач, озакка сузмыйча гына бәйрәм күрсәтәсе килде халыкка, - дип аңлатты бу чараның максатын «Күгәй» күмәк хуҗалыгының рәисе Ирек Хәйруллин.
Җыр-биюләр белән башланып китте дә ул. Яшел Үзән «Исток» яшьләр клубы берләшмәсеннән килгән кызлар мәйданда заманча биюләр биеп күрсәттеләр. Кунакларны Күгәй мәдәният йорты каршындагы бию ансамбле алыштырды. Кызлар татарча биеп авылдашларының игътибарын җәлеп итте.
Мәдәни керештән соң мәйданга көрәшчеләр тезелеп керде. Өлкәннәр аларга үзләренең җылы теләкләрен белдерде.
- Тиздән буласы Сабан туе алдыннан чирканчык алу булсын бу ярыш. Исән-сау, имгәнмичә көрәшегез! - диде Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Яшел Үзән көрәш мәктәбе директоры урынбасары Рамил Гобәйдуллин көрәшчеләрне авырлыклары буенча төркемнәргә бүлде һәм ярыш тәртибен үтемле итеп аңлатып бирде. Баш хөкемдар итеп Илдус Рәхимов билгеләнде. Һәм башланды көрәш...
Мавыгып ярышты егетләр. Кечеләре дә, олыраклары да кагыйдә буенча көрәштеләр. Гаҗәп түгел бу. Алар спорт түгәрәкләренә йөри бит. Татар Танае һәм Күгеш авылыныкыларын - мәктәпләрендә физкультура укытучылары өйрәтә. Күгәйнекеләр - мәдәният йорты каршындагы «Спартак» спорт клубында, Яшел Үзәннекеләр «Көрәш мәктәбе»ндә тәрбияләнәләр.
Яшь көрәшчеләрнең тырыша-тырыша бил алышулары үзе бер мавыктыргыч күренеш. Бик тиз җыелды мәйдан тирәсенә яше-карты. Гомерен шушы милли көрәшкә багышлаган танылган көрәшче Мансур абый Сәлахов та кызыксынып карады ярышны.
- Чын-чынлап спорт ярышы булды бу, - диде ул. Өлкән яшьтәге көрәшче малайлар бил алыша торган махсус җәймә - матага да игътибар иткән икән: авылда кагыйдә таләпләре буенча дөрес итеп ясалган махсус җәймә булуы - үзе үк әйбәт күренеш. Аның яшь көрәшчеләргә карап биргән бәясе дә әһәмиятле иде.
-Һәр ярышның яисә сабан туеның үзенең ачышы була. Менә Рәмзис Заһидуллинны бүгенгесенең ачышы дип әйтергә ярый, минемчә. Киләчәге өметле егетнең! - диде тәҗрибәле көрәшче.
Чыннан да, илле килограммлылар категориясендә көрәшкән Рәмзис көндәшләрен чиста җиңеп барды һәм абсолют батыр дигән мактаулы исемне яулады. Ул - Күгәй егете, Алмаз Шәйхенуров җитәкләгән «Спартак» спорт клубында шөгыльләнә.
Без шулай ук тамашачы фикерен дә белештек. Яшьләргә кирәкле чара бу, дип әйтте алар. Авыл өлкәннәре милли көрәшне карап бик канәгать калдылар. Аны оештырган рәискә рәхмәтен белдерделәр.
Әйтергә кирәк, әлеге ярыш «Күгәй» авыл хуҗалыгы кооперативы призына үткәрелсә дә, аның чыгымнарын Ирек Хәйруллин үз өстенә алган. Мактауга лаек гамәл бу, әлбәттә. Башка иганәчеләр ярдәме белән медальләр ясаткан. Көрәшчеләргә бүләкләр дә хәстәрләгән.
Мәйданда көрәш байтак вакыт дәвам итсә дә, халык аны ахырына кадәр кызыксынып карады. Җиңүче көрәшчеләр мактау пьедесталына күтәрелеп бүләкләр алды. Ярышта катнашучылар да, аны караган халык та куанышкач, һичшиксез, максатка ирешелде дип әйтергә ярый. Ул көн бәйрәм кебек күңелле үтте.
Тамашаны йомгаклаганда рәиснең сүзләре өметле яңгырады:
- Күгәйдә мондый ярыш беренче тапкыр үткәрелде, үзегез дә беләсез, беренче коймак төерсез булмый инде ул. Безгә менә күрше-тирә районнардан килеп җитмәделәр. Ярар, тора-бара хәл үзгәрер дип уйлыйм. Без бу ярышларны һәр ел саен уздырып, аны традициягә әйләндерергә уйлыйбыз! - диде ул.
Мондый теләкне хупламый мөмкин түгел, Күгәйдә бәйрәм ешрак булсын!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев