Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күгәйдә җир кишәрлеге хуҗаларының ачык җыелышы үткәрелде (+фотолар)

Җыелышта Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, район оешмалары җитәкчеләре, "Күгәй" кооператив хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин, "Красный Восток-Агро" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Владимир Панков һәм башка җитәкче даирәләр катнашты. Җыелышка халык билгеләнгән вакытка бердәм килеп җитте. Авыл клубында алма төшәргә дә урын юк иде. Бердәмлек дигәннән, күгәйлеләрнең холкы шундый:...

Җыелышта Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, район оешмалары җитәкчеләре, "Күгәй" кооператив хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин, "Красный Восток-Агро" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Владимир Панков һәм башка җитәкче даирәләр катнашты.

Җыелышка халык билгеләнгән вакытка бердәм килеп җитте. Авыл клубында алма төшәргә дә урын юк иде. Бердәмлек дигәннән, күгәйлеләрнең холкы шундый: үз хокукларына кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә халык бердәм тора анда.

Эш тыгыз вакытта болай җыелуның сәбәбе "Күгәй" кооператив хуҗалыгы һәм "Красный Восток-Агро" җәмгыяте арасында чыккан аңлашылмаучылык иде. Мәйданы 135 гектар чамасы тәшкил иткән җир кишәрлегенә бәйле бәхәсне җыелышта уртага салып сөйләшеп хәл итәргә мөмкин булды. Төгәлрәге, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин җыелышны ачканда ук әйткән сүзе халыкны тынычландырды.

- Җир сезнеке. Һәм ул җирдә сезнең рөхсәттән башка, ягъни рәсми килешү төземичә, беркем дә бернәрсә дә эшли алмый. Әгәр бүтән оешма аны арендага алып эшкәртергә тели икән, ике арада килешү төзелергә һәм ул пай хуҗаларының гомум җыелышында расланырга тиеш, - дигәч, ике яктан да дәгъвәле сүз күтәрелмәде.

Җыелыш тыныч үтте һәм нәтиҗәле булды. Пай хуҗаларының үзләре өчен мөһим булган дүрт мәсьәлә каралды һәм хәл ителде. Җыелыш барышында туган сорауларга Ильнур Әхмәтҗанов ачыклык кертте. Хәзер үзенә җир алырга теләгән кеше нишләргә тиешлеген Варис Адиатуллин җентекләп аңлатты. Сүз уңаенда ул бер пайга барлыгы 6 гектар җир тиешле булуын һәм шуның 4,3 гектары - чәчүлек, 1,2 гектары - көтүлек, 0,5 гектары печәнлек җире тәшкил итүен, шулай ук, җирнең кайда бүленеп бирелүе гомум җыелышта расланырга тиешлеген дә кабат-кабат искәртте. Билгеле, пай хуҗаларының теркәү палатасында теркәлгән документлары булырга тиеш. Доверенность белән эш йөртеп Варис әфәнде 183 кешегә кирәкле документларын ясап биргән инде.

Күгәй халкы бердәм булу белән бергә эштә дә сынатмый. Төрле кыенлыклар кичергән "Күгәй" хуҗалыгы үзләренең тырышлыгы белән тернәкләнеп килә бит менә. Тыныч эшләргә һәм хезмәтләренең мул әҗерен күрергә язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X