Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күгәйдә боз кузгалды

Язгы кояш җылысы күңелне күтәрә, өмет уята. Тиздән, җир эшкәртеп, чәчүгә керешергә мөмкин булачак. Әмма биредә без елга ташуын күздә тотмыйбыз әле. Бу язда, ниһаять, Күгәй халкы, җир мәсьәләсе хәл ителә дип, җиңел сулап куя алыр кебек. Әйе, Күгәй ягында күп еллар барган җиргә кагылышлы бәхәскә чик куелырга мөмкин. Бу...

Язгы кояш җылысы күңелне күтәрә, өмет уята. Тиздән, җир эшкәртеп, чәчүгә керешергә мөмкин булачак. Әмма биредә без елга ташуын күздә тотмыйбыз әле. Бу язда, ниһаять, Күгәй халкы, җир мәсьәләсе хәл ителә дип, җиңел сулап куя алыр кебек.
Әйе, Күгәй ягында күп еллар барган җиргә кагылышлы бәхәскә чик куелырга мөмкин. Бу турыда ЯҮМР милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Николай Гусев журналистлар белән очрашуда әйтте. Мәгълүм булганча, бәхәснең үзәген җир бүленешендәге җитешсезлекләр тәшкил итә. Николай Валентинович әйтүенчә, суд моңа кадәрле кабул ителгән һәм килешенгән карарларны гамәлдән чыгару турында карар кабул иткән. Димәк, биредә барын да яңадан башларга кирәк. Беренче эш итеп, анда пайчылар гомум җыелыш җыярга тиеш. Кишәрлегеңнең урыны тәгаенләнгәч, аның межа планын ясатып, кадастрда теркәргә кирәк булачак. Теркәгәч, хуҗа кеше җирен «Күгәй» кооперативынамы, «Красный Восток»-Агро» ачык акционерлык җәмгыятенәме арендага бирүне үзе хәл итәчәк. Билгеле, ул анда үзе дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнергә хокуклы. Бу мәсьәләгә палата җитәкчесе урынбасары аерым тукталды. Җир алсаң, анда эшләргә кирәк, аны ташландык хәлгә җиткерергә ярамый, дип кисәтте ул. Әгәр анда, 3 ел буе кул тимичә, шайтан таягы үссә, ул җир дәүләт карамагына күчәчәк.
Алда әйткән эш башын, ягъни гомум җыелышны исә Күгәй җирлеге башлыгы оештыра. Җыелыш буласы көнне ул барча халыкка газета һәм Интернет аша 1 ай алдан хәбәр итәргә тиеш. Билгеле, бу турыда белдерү язып аны авылда мәгълүм урыннарга беркетеп куярга да кирәк булачак.
Бәхәсләшкән яклар, суд карарын үтәп, бар эшне дә законча алып барсалар, ниһаять, җәнҗәл бетеп, халык тыныч эшкә керешә алыр иде. Моны язгы кояш та ашыктыра, ләбаса.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев