Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күгәйдә бер көндә ике җыелыш

Күгәй авылы җирлегендә 29 гыйнвар көнне гомум җыелыш үткәрелде.

Авыл халкы белән очрашуга ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин, аның беренче урынбасары Фоат Шәмсиев, ЯҮМР прокуроры Сергей Брынза, "КВ-Агро" җәмгыяте вәкилләре дә килде. Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова исәп-хисап чыгышы ясады. Җыелышка килгәннәр сораулар бирде, күбесе "КВ-Агро" җәмгыятенә дәгъваларын белдерде.

Беренче җыелыш тәмамлангач, пай хуҗаларының гомум җыелышы булды.Рәсми төстә халык вәкиле исемен (доверенное лицо) алган Варис Адиатуллин 182 пай хуҗасының җир бүленеше турындагы тиешенчә теркәлгән документларының әзер булуы турында чыгыш ясады. Фәния Хисаметдинова аларның исем-фамилияләрен һәрберсен укып чыкты. Пай хуҗалары тавыш биреп әлеге җир бүленешен расладылар.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев