Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Катык, сөт сатып яшәдек»

Узган сишәмбе көнне Идел аръягындагы Олы Шырдан авылына десант төште. Журналистлар десанты. Авылның күркәм, осты куллы кешеләре, уңган-булган әби-апалары, җитез киленнәре белән танышу иде ниятебез. Без киңәш-табыш корган арада, авыл җирлеге башлыгы Әнәс Талипов эшне катыкчылар белән танышудан башларга тәкъдим итте. Олы Шырданга килеп, аның атаклы катык оету осталары белән...

Узган сишәмбе көнне Идел аръягындагы Олы Шырдан авылына десант төште. Журналистлар десанты. Авылның күркәм, осты куллы кешеләре, уңган-булган әби-апалары, җитез киленнәре белән танышу иде ниятебез. Без киңәш-табыш корган арада, авыл җирлеге башлыгы Әнәс Талипов эшне катыкчылар белән танышудан башларга тәкъдим итте. Олы Шырданга килеп, аның атаклы катык оету осталары белән танышмасак, гөнаһ булыр иде, әлбәттә.- Бездә катыкны һәр өйдә оеталар, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Әнәс Талипов, тырыш авылдашлары өчен горурлануын яшермичә. - Һәр эшнең остасы булган кебек, катык оетучыларның да асыллары бар. Әйтик, Фәйрүзә Шаһидуллина, Әминә Корбанова, Гөлзадә Сибгатуллина, Сания Гәрәева, Нурзия Әбделманова - бик оста катыкчылар. Әниләреннән өйрәнеп, яшьләр дә бик оста оета катыкны, әмма бу апаларның әлеге сөт ризыгы аеруча тәмле. Һәркайсының үзенчә тәмле.
Һәм без, җыелышып, аш-су осталарының берсенә - ачык йөзле, тәмле телле Нурзия апа Әбделмановалар өенә юл тоттык. Суы, газы, уты кергән болын хәтле зур өйдә карты Тәүфыйк абый белән икәү генә яшәп яткан көннәре. Өе кебек, күңеле дә якты, матур Нурзия апаның. Гаилә хәлләре, катык оету серләре, аны сатып, акча эшләү юллары турында сөйләгән арада без катык белән сыйландык.
- Бу нигезгә килен булып төшкәннән бирле оетам мин катыкны, - дип сүз башлады хуҗабикә. - Кичә генә килен булып төшкән кебек идем, баксаң, 47 ел вакыт узып та киткән. Кай арада балалар үстергәнбез дә, кай арада кызларым очып киткән. Картым белән өч бала тәрбияләп үстердек: 2 кызыбыз, улыбыз бар. Дөньябызны ямьләп, 7 оныгыбыз үсә, алар да кул арасына керә башлады хәзер. Безнең бәхеткә, балалар ерак китмәде, шушы җирдә, шушы туфракта төпләнде. Бер-беребезгә булышып, бергә киңәш-табыш итешеп, эш булганда, күмәкләшеп эшләп, бер көйгә генә яшәп ятабыз. Сыер яшәтте инде безне, кызым. Катык, сөт сатып яшәдек. Авыл җирендә тере акча шул катык, сөт сатудан гына керде дисәм, һич арттыру булмас. Авылы белән шулай яшәде. Каралты-кураны да шул сөт акчасына җиткердек, балаларны да укыттык, киемен дә юнәттек. Авыр дип тормадык, эшләдек тә эшләдек.
Катык, сөт ризыгы сатып яшәдек дип, әйтүе генә ансат. Күпме көч, күпме тырышлык, сәламәтлек кирәген үзе генә белә Нурзия апа. Таңнан торып, сыерны савып, көтүгә озатырга, аннары, кичтән әзерләнгән катыкны, эремчекне, атланмайны, йомырканы күтәреп, Казан базарларына сатарга, акча эшләргә чыгып китәргә кирәк. Йөргән таш шомарган кебек, йөри-йөри шомара катыкчылар. Һәркайсының, шул исәптән Нурзия апаның да Казанда үзенең клиентлары була. Алар, Нурзия апаның тәмле катыгын алырга дип, алдан сөйләшенгән урынга килеп, катык сатучыны көтеп тора. Сатылмыйча, кире күтәреп кайткан чаклары булмый аның.
- Юкәдән яисә усактан ясалган агач савытка салып алып бара идек катыкны, «шәйкә» дип йөртә идек без аны, - дип сүзен дәвам итә Нурзия апа. - 4 яисә 6 шәйкә алып барабыз, һәркайсы 4әр литрлы. Бер шәйкәдә 20 стакан катык бар. Ул вакытта күпләп сатып алу гадәте юк, шуңа күрә стаканлап сата идек катыкны. Бер стаканы 10 тиен, ике стакан алсалар, 15 тиенгә бирәбез. Шәйкә төбендә калган соңгы стаканны, озак-озак басып торасы килмәгәнгә күрә, 5 тиенгә дә биреп җибәргән чаклар булды. Бер шәйкә 1 сум 50 тиен.
Заманалар катык сатучыларның еллар дәвамында бөртекләп җыйган эш тәҗрибәсенә, гадәти бизнесына да билгеле бер үзгәрешләр кертә. Хәзер «шәйкә» дип аталучы агачтан эшләнгән катык савытын музейларда гына күрергә мөмкин. Шәйкә урынына башта төрле сыешлыктагы банка куллансалар, хәзер пластик шешәгә салалар катыкны. «Шешәдә катык, сөт йөртүе бик җайлы, - ди Нурзия апа. - Бердән, җиңел, икенчедән, ватыла дип куркырга кирәкми. 1,5 литрлысы 50 сум торса, 3 литрлысы 100 сумга сатыла».
Өлкән яшьтә булсалар да, сыердан аерылырга исәпләре юк. Элегрәк елларда терлеккә печәнне үз көчләре белән әзерләгән булсалар, хәзер нигездә туган-тумача, кода-кодача булыша. Быел да, яңгыр тимәгән 4 арба коры печәнне, Илдар кодасы китереп биргән. Көтү чираттан, әмма бу проблеманы да үзләренчә җайлы гына хәл иткән өлкәннәр. 5нче гимназиядә укучы оныклары Азат чыга көтү чиратына.
- Якында яшәгәч, балалар, оныклар килеп, хәлебезне белеп тора, - дип сөйли Нурзия апа. - Күршеләрем дә әйбәт, авыл җирлегендә эшләүчеләр дә бик ипле. Тормыштан зарланырлык түгел.
Нурзия апа Әбделманованың катык оету рецепты:
- Яңа сауган җылы сөтне, сөзеп, казанга салабыз. Казанны алдан майлау хәерле. Үзеңә өстәмә мәшәкать тудырмас өчен, кайнап чыкканчы карап торабыз. Сөт 3 сәгать кайнаганнан соң, капкачын ябып, томалап куябыз. Каймагын җыеп алып, шәйкәләргә тутырабыз һәм бер зур аш кашыгы өйдә торган җылы оеткы салабыз. 4 сәгатьтән катык әзер була. Кар салынган базга төшерер алдыннан җыеп алынган каймакны өстенә салырга. Бер тәүлек торганнан соң желесыман катыкны кашык белән кәтеп-кәтеп алып ашарга ярый. Каймагы катыкка матур алтынсу төс бирә. Кәстрүлгә салынган сөтне газ өстендә кайнатканда, тагын да җиңелрәк. 3 сәгать кайнатып, томалап торганнан соң, оеткы салып, шешәләргә тутырып куябыз. Шешәләрне суыткычта саклау җайлырак. Һәр аш-суны, шул исәптән катык оету кебек бик нәзберек эшне дә, күңел биреп, йөрәк җылысын кушып башкарырга кирәк. Шул вакытта гына ризык, тәмле булып, һәр кешене сөендерәчәк.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев