Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Иркен яшәргә телибез

Безнең авылларда яшәүче өлкәннәрнең хезмәт сөюе яңалык түгел инде. Әмма Мамадыш-Әкилдә гомер итүче Әхәт абый белән Луиза апаның тырышлыгына исең китәрлек. Терлек асрап көн күрә мөхтәрәм Хәйруллиннар гаиләсе. Алты савым сыерын карап сөт җитештерү белән мәшгуль алар. Терлек асрау эше бер дә җиңелләрдән түгел. Бусы исә даими көч түгүне таләп...

Безнең авылларда яшәүче өлкәннәрнең хезмәт сөюе яңалык түгел инде. Әмма Мамадыш-Әкилдә гомер итүче Әхәт абый белән Луиза апаның тырышлыгына исең китәрлек.
Терлек асрап көн күрә мөхтәрәм Хәйруллиннар гаиләсе. Алты савым сыерын карап сөт җитештерү белән мәшгуль алар. Терлек асрау эше бер дә җиңелләрдән түгел. Бусы исә даими көч түгүне таләп итә торганы әле. Иртән сәгать дүрттә торып эшкә керешәләр икән. Сөт җыючы иртәнге алтынчы яртыда килеп җитә, шуңа сөтләрне әзерләп өлгертергә кирәк. Аннары малларны ныгытып ашатырга кирәк - сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтми халык. Көннекен көнендә абзардагы тиресне түгеп бетереп бару да зарур эш. Бу эшләрне бетергәч, малга тагын ризык хәстәрлисе... Савым сыерлар каравы авыр һәм мәшәкатьле инде, сүз дә юк. Әле аның бозаулар чагы да җитә. Анысына да аерым игътибар таләп ителә. Малларга кышка печәнен-саламын һәм көрпә-арпасын әзерләүгә дә зур көч куела. Печәнне алар урманда чабып җыялар икән. Луиза апа кырык бер ел Күгәй урман хуҗалыгында эшләгән - аңа урманда печән чабарга кишәрлек бирелә. Көрпә фәләнен исә сатып алалар, ансына иткә симерткән бер үгез китә, диләр алар.
Хәер, бу эшләр авыл кешесенә таныш инде. Тик менә Әхәт абый белән Луиза апаны күреп сөйләшкәч гаҗәпләнми булдыра алмадым: алар икесе дә лаеклы ялда икән инде. Авыр түгелме соң, дигән сорауга:
- Йоклап булмый, билгеле. Безгә, икебезгә дә, алтмыш алты инде, әмма бирешергә теләмибез әле! - дип егетләрчә җавап бирде Әхәт абый.
Хезмәтеңнең әҗере булса, күңел күтәрелә, ничек кенә авыр булмасын, тагын эшлисе килә. Әхәт абый белән Луиза апаның гаилә эшенә килгәндә исә, алар аның нәтиҗәсен болай исәпләп күрсәттеләр:
- Без өч бала үстердек. Өчесен дә Казанда югары уку йортында укыттык. Хәзер өчесе дә тормыш корып, мөстәкыйль яшиләр. Без үзебез дә гомер буе эшләп иркен яшәргә тырыштык. Хәзер инде балаларыбыз кытлык күрмәсен дип тырышабыз, - ди Луиза апа.
Алай иркен яшәүләре тыштан ук күренеп тора. Йортлары зур, матур итеп кызыл кирпечтән салынган. Койма-капкасы да, терлек сарайлары да ныклы итеп таштан корылган...
Газетада эшләгән кеше сенсация эзли, әлбәттә. Авылда ул бик сирәк очрый, тәҗрибәмнән чыгып беләм моны. Ә менә Мамадыш-Әкилдә яшәүче Әхәт абый һәм Луиза апа көтмәгәндә дип әйтәм, таң калдырдылар мине. Яшерен-батырын түгел, алар яшендәге шәһәр кешеләре телевизордан аерыла алмыйча аның колына әвереләләр. Ә болар сыер фермасы тоту белән бергә умартачылык белән дә шөгыльләнәләр икән. Әле ничаклы диген! Илле оя бал кортлары бар икән аларның. Бусын белгәч, мин Хәйруллиннарда озаграк тоткарландым: бал кортлары белән эш итү минем өчен яңалык. Хөрмәтле газета укучыларыбызга да тәҗрибәле умартачы биргән киңәшләр кызыклы булыр дип өметләнәм.
УҢГАННАР ҺӘР ЭШНЕ ДӘ УҢЫШЛЫ ИТӘ
Бал корты тотарга теләгән кеше бу эшкә алдан өйрәнеп тотынса әйбәт. Махсус китаплар укып, умартачылык белән күптән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибәсен өйрәнүдән башларга киңәш итәбез.
Мәгълүм инде, кортлар балны чәчәкләрдән җыя. Шуны истә тотып, умарта алганчы аны тотарга яраклы урын бармы-юкмы икәнлеген ачыклагыз. Әгәр тирә-якта урманнар, чәчәкле аланнар яисә кырлар булмаса, машина мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк. Тәҗрибәле умартачылар умарталарын машинага төяп, юкә чәчәк атканда - юкә урманына, кара бодай чәчәк аткан чакта кара бодай кыры тирәсенә илтәләр. Менә шулай йөреп тә җыела уңыш. Моның өчен умарта ояларын ныклы итеп, ян-ягында тоткалар беркетеп ясарга кирәк.
Билгеле, кирәк-яракларны алдан хәстәрләп куйсаң әйбәт. Умарта оясы, бал аерткычы, битлек, төтеннәгеч, магазин рамнары һәм төп рамнар, кортлар эчерә торган су улаклары, өтерге кебек әйберләрне сатып алырга да була. Умартаны үзегез ясасагыз, аны бер типта һәм эчен бер размерда ясау отышлы. Аңлашыла инде, аның эченә куела торган рамнарны да бер размерда әмәлләү эшне җиңеләйтәчәк. Шулай ук, кул астында усак яисә юкә агачыннан ясалган төрле калынлыктагы такталар булуы шарт.
Ильяс Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X