Яшел Үзән

Ике авыл арасы – өч чакрым барасы

Бәчек һәм Түбән Урысбага авыллары турында сүзебез. Алар үзләре бик якын урнашканнар: аралары, турыдан барсаң, булса булыр өч чакрым. Ә аермасы, кем әйтмешли, күзгә ташлана. Шуңа өстәп, икесе дә бер үк авыл җирлегенә керүләрен дә әйтик. Бәчек авылындагы хәлләргә борчылып язылган хат юлга чакырды безне. Әйе, үзебез барып, үзебез күрдек...

Бәчек һәм Түбән Урысбага авыллары турында сүзебез. Алар үзләре бик якын урнашканнар: аралары, турыдан барсаң, булса булыр өч чакрым. Ә аермасы, кем әйтмешли, күзгә ташлана. Шуңа өстәп, икесе дә бер үк авыл җирлегенә керүләрен дә әйтик.
Бәчек авылындагы хәлләргә борчылып язылган хат юлга чакырды безне. Әйе, үзебез барып, үзебез күрдек бу авылларны. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигәннәр бит безнең борынгы бабайлар да.
Сүзебезне юллардан башлыйсы килә. Хәер, авылга бәяне хәзер бөтен кеше дә юлларына карап бирәдер инде. Һәркемдә дә машина, ә ул уңайлы транспорт чарасы тигез асфальт юлларны ярата. Бәчеккә исә шома асфальт юлдан селкенми дә килеп җиттек. Тик ул рәхәтлек авыл читенә җитүгә үк бетте. Авыл урамында асфальт юк икән. Халык урамдагы чокыр-чакырларда батмас өчен, кирпеч ватыклары, вак ташлар, иске асфальт кушымталары салгалаганнар анысы, тик алар гына коткармый юлсызлык бәласеннән. Ә инде аскы урамга бөтенләй машина белән төшмәскә киңәш иттеләр. Яңгырдан соң әле кибеп җитмәгәндер - батуыгыз бар, дип кисәтте юл сораган кешеләр. Без анда яңартылган чишмәне карамакчы идек. Шуны да әйтик, урамда очраган кешеләрдән юлны сорашу белән бергә, авылдагы хәлләрне дә белештек.
Авылда яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын, чүпләрен аскы урамдагы чокырга ыргыталар икән. Ул байтак җыелган инде, без аны фотога да төшереп алдык. Авылны бизәми ул, билгеле. Шул ук вакытта җылы җәй айларында йогышлы чир чыганагы булуы да ихтимал андый чүплекнең.
Бәчекнең су челтәре дә, колхоз төзеп куйганнан бирле, төзәтелмәгән икән. Югыйсә, тузган торбаларны алыштырырга күптән вакыт.
Әйтергә кирәк, Бәчектә заманча биек итеп төзелгән яңа йортлар юк диярлек. Авылда, нигездә, өлкән яшьтәгеләр генә яшәвен шуннан да чамалап була иде. Урамда очрап сөйләшкәннәре дә, колхоз эшендә гомерләре узган әби һәм бабайлар булды. Алар сүзе буенча, колхоз халыкны эш белән тәэмин итү белән бергә авылны да кайгырткан. Чын хуҗа булган ул. Мисалга, шул ук су челтәрен төзегәч, аны карап, кирәк чакта төзәткәләп торган хуҗалык. Колхоз таралгач, бар да юкка чыккан. Иң мөһиме, авыл мәнфәгатьләрен кайгыртучы хуҗа юк, дип борчылып сөйләде бәчеклеләр.
Хуҗа дигәннән, авылда яшәү шартлары булдыруны кайгырту - муниципаль авыл җирлеге бурычы хәзер. Бәчектә туган сорауларны авыл җирлеге башлыгы белән хәл итәргә кирәк иде. Без аны күрү максатыннан, Түбән Урысбагага юнәлдек. Асфальт түшәлгән юл буйлап бик тиз килеп җиттек авылга. Ни гаҗәп, авыл урамнарында да дәвам итте шул тигез юл. Һәм аннан да гаҗәбрәге, авыл урамнарында чүп савытлары - икешәр-икешәр тимер әрҗәләр куелган иде. Һәм бер урында гына түгел, өч урында күрдек без андый уңайлылык чараларын...
Түбән Урысбага урамнарында тигез асфальт җәелгән, көнкүреш калдыкларын салырга махсус тартмалар тора һәм су мәсьәләсе буенча да зарланучы булмады... Болар, әлбәттә, безне сөендерде. Менә бит, Түбән Урысбага мәнфәгатьләрен кайгыртучы бар икән ич. Әмма шунда ук күңелне бер сорау бораулап уза: шул ук авыл җирлегенә кергән Бәчектә нишләп җимереклек хөкем сөрә икән соң, нишләп аңа игътибары җитми икән җирле үзидарәнең? Кызганычка каршы, җирлек башлыгын ул көнне күреп булмады.
...Инде сүзебез ахырында тагын Бәчеккә әйләнеп кайтыйк. Бәлки ул авылның киләчәге юк дип уйлыйлардыр? Авылда яшәү шартларын яхшырту булмагач, шундый фикер дә тумый калмый. Әмма моның белән килешеп булмый. Чөнки авылның киләчәген кайгыртучылар яши анда. Әле шушы җәй ахырында гына яңартылган чишмәне күргәч тә туа бу ышаныч. Авыл халкы үз көчләре белән яңарткан чишмәне. Су хәзер торбадан ага. Су ала торган җирендә агачтан матур итеп өен дә салып куйганнар. Яңгырлы-карлы вакытларда ышык булсын дип. Өй эчендә чүмечләр дә, сөлгеләр дә эленеп тора... Чишмәгә суга төшкән кеше, һичшиксез, аннан күңеле булып кайта. Һәм күңелендә бу эшне оештыручыларга рәхмәт хисе дә туадыр. Ә бу матур яңарышны авылдашлары ук булдырган.Киләчәгенә өметләнмәгән кеше болай мәшәкатьләнер идемени!
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: