Яшел Үзән

Идар Гариповтан өйрәнегез!

Татар Танаенда матур, төзек өйләрнең күплеге күзгә ташланды. Аларның кызыл кирпечтән салынган булуларына да игътибар иттем. Ихаталарын әйләндереп алган коймалары һәм капкалары да йортларына килешле итеп заманча ясалган аларның. Кыскасы, авылның төзеклеге минем күңелне күтәрде һәм биредә ифрат тырыш һәм оста куллы кешеләр яши икән, дигән фикер уятты. Алай гынамы,...

Татар Танаенда матур, төзек өйләрнең күплеге күзгә ташланды. Аларның кызыл кирпечтән салынган булуларына да игътибар иттем.
Ихаталарын әйләндереп алган коймалары һәм капкалары да йортларына килешле итеп заманча ясалган аларның. Кыскасы, авылның төзеклеге минем күңелне күтәрде һәм биредә ифрат тырыш һәм оста куллы кешеләр яши икән, дигән фикер уятты.
Алай гынамы, авылны карап йөргәндә, танайлыларның менә шулай көр тормыш кора алуларына кызыгып та куйдым әле. Көнләшкән дип уйлый күрмәгез, аларның уңышка ирешү серләре белән кызыксыну уянды миндә. Һәркем дә үзенчә тырышадыр анысы. Мисалга, Илдар Гарипов үзенең эшен гаҗәп тә үзенчәлекле итеп оештырган анда.

ИХАТА
Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, Татар Танаена килгәч, Гариповларның капкаларын шакыдым. Гадәттә, авыл кешесенең яшәү рәвеше аның ихатасында ук күренә. Гариповларның биек итеп ясалган капкалары да әнә урамда аерылып күренеп тора. Ишегалдына кергәч, хуҗаларның хәлле кешеләр икәнлегенә тагын бер кат инандым. Бар да ныклы итеп төзелгән шул...
Маллар асрый торган абзарлар да, арба-чана һәм башка кирәк-ярак куелган сарай да, көрпә һәм комбикорма кебек терлек азыгы саклана торган келәт тә таштан өелгән. Һәм ташлары да тигез рәт ясап тезелгән - күргәзмә өчен диярсең! Корылмаларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Шунда, ирексездән, боларны кем төзегән икән дип, хуҗадан сорап куйдым. Мине Илдар Гарипов үзе каршы алган иде.
- Бар эшкә дә мин үзем өйрәндем, таш салуны авылда яшәүче егет яхшы белергә тиеш инде, - диде ул җавапка.
Ишегалды белән танышкач, хуҗа мине абзарлары эченә чакырды. Алары да белеп ясалган. Аеруча сыерлар тота торганы ошады миңа. Савым сыерлары өчен - аерым, бозаулары өчен - аерым, тана һәм үгезләре өчен аерым урыннар бүленеп куелган. Азык сала торган улак­лары да хайваннар өчен уңайлы урында. Идәннәренә такта җәелгән, бүлентекләре дә ныклы итеп бүрәнәләр белән бүленгән... Боларын да хуҗа үзе корган икән.

МАЛЛАРЫ ҺӘМ КАЗЛАРЫ
Абзар-сарайларын шулай ныклы итеп төзүләре юкка түгел. Бусын сорашмыйча да чамаладым. Илдар терлек асрарга ярата. Мөгезле эре терлекләре унбер баш аларның. Савым сыерлары, бозау-таналары һәм үгезләре абзарда торса, ат һәм аның колыны өчен аерым утар ясалган. Бу хәтле малны ничек карап өлгерүен дә, ничек ашамлык җиткерүен дә сораштым мин, билгеле. Әмма башта хайван карап үстерергә кайда һәм кемнән өйрәнүе турында кызыксындым.
- Чыннан да, кайберәүләр алдан шул терлек карап үстерергә өйрәнәм әле, аннары хайван алам, диләр. Мин андыйларга эш үзе өйрәтә ул - башта ук ал малны дип киңәш бирәм. Үзем мин безнең яклардагы бар төр хайванны да асрап карадым инде. Куяннар да тоттым. Аларны карау серен кешедән өйрәндем һәм йөзгә хәтле үрчетә башладым. Берсендә, дуңгыз тотуы отышлы була башлагач, дуңгызлар алдым. Ә үзем шуларны үстерә дә, үрчетә дә белмим. Югалып калмадым - киттем чуваш авылына. Шундагы чучка фермасында барысына да өйрәнеп кайттым. Теләк булсын, күңелеңдә теләк булса, өйрәнәсең эшне. Нәрсә, менә шунда берәр авылдаш миңа киңәш сорап керсә, өйрәтмимме аны? Бар белгәнемне сөйлим, әлбәттә. Мин генә түгел, авылдагы теләсә кайсы өлкән кеше дә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, минемчә. Шуңа күрә яшьләргә мин: «Хәзер ирек, ишегалды тутырып асрагыз малларны, файдасы зур бит аларның. Элек безгә тәтемәде андый мөмкинлек. Чирләгән чакта да, бригадир сине ишегалдыңда кыймылдавыңны күрде исә, эшкә куарга кереп җитә иде!» - дип үз эшләрен оештырырга чакырам. Хәзер өлкәнәйгәч, куян белән дуңгызга өлгереп булмый инде, әмма казлар тотам әле. Быел 70 баш каз карап үстерә алдым. Махсус инкубатор ясаган идем, шунда бәбкәләрне йомыркалардан да чыгардым, өлешчә сатып та алдым...

Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.

Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: