Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Хәйруллиннар династиясе

Күгәйдә хезмәте белән танылган династияләр күп: әйтик, Гаффаровлар, Хәйруллиннар, Әдиятуллиннар. Һәркайсы, баскан җирдә ут чыгарып, җир җимертеп эшли торган династия. Гасырлар төпкеленә төшмичә, бертуган Искәндәр, Илдар һәм Ринат Хәйруллиннарны гына алыйк. Өчесе дә җирдә нык басып тора торган ир-егет. Өчесе дә атаклы механизатор. Өчесе дә районда танылган игенче. Күркәм эш-гамәлләре...

Күгәйдә хезмәте белән танылган династияләр күп: әйтик, Гаффаровлар, Хәйруллиннар, Әдиятуллиннар. Һәркайсы, баскан җирдә ут чыгарып, җир җимертеп эшли торган династия.
Гасырлар төпкеленә төшмичә, бертуган Искәндәр, Илдар һәм Ринат Хәйруллиннарны гына алыйк. Өчесе дә җирдә нык басып тора торган ир-егет. Өчесе дә атаклы механизатор. Өчесе дә районда танылган игенче.
Күркәм эш-гамәлләре белән танылган династиянең башында Искәндәр абый Хәйруллин тора.
Ул, Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, элеккеге Ильич исемендәге колхозга (хәзерге вакытта «Күгәй» күмәк хуҗалыгы) тракторчы булып эшкә урнаша һәм, уңга-сулга каерылмыйча, гомере буе тракторда эшли. Хатыны Тәскирә апа әйтүенә караганда, 50 елга якын хезмәт стажы бар аның. 32 ел дизель тракторында берөзлексез эшли! Ничек кенә эшли әле ул. Аның хезмәттә ирешкән югары күрсәткечләре турында бөтен Советлар Союзы белә. Эшкә батыр булса да, шундый зур бүләккә - машинага лаек булуын белгәч, югалып кала хәтта.
- Машина кадәр машина бүләк итүләрен ишеткәч, әүвәл ышанмадык та, - дип сөйли Тәскирә апа. - Акчага да машина алып булмый торган заманнар иде бит. Аннары сөендек. Үзе рульгә утырып йөрмәде дә.
- Аяклар йөрсә, хәзер дә эшкә барыр идем, - дип сүзгә кушыла Хезмәт батыры Искәндәр абый Хәйруллин. - Күзләр дә бетте. 80гә якынлашкан кешедән нәрсә көтәсең инде. Сөйләшкәндә минем өчен күбрәк Тәскирә апагыз сөйли, кайчакта ялгышып китәм, паралич кичергән кеше бит мин.
Ике кыз, бер егет тәрбияләп үстергән Хәйруллиннар хәзер уллары гаиләсе белән бергә яши. Алма агачыннан ерак төшми, диләр, уллары Илнур да эшчән, тырыш. Ул да тракторда. Дөньяга ямь биреп, өлкәннәргә шатлык өстәп, оныклары үсеп килә.
Хуҗалыкның яшь рәисе Ирек Хәйруллин бертуган Хәйруллиннар белән гел киңәшләшеп эшли. Зур йомышы булмаса да, аксакалларның хәл-әхвәлен белешергә еш килә.
- Искәндәр абый да, Илдар абый да - техниканың хирургы, терапевты, - дип сөйли хуҗалык рәисе Ирек Хәйруллин. - Бер генә эштән дә баш тартмыйлар, булышам, дип кенә торалар.
Илдар абыйның да хезмәт стажы 40 елдан артык. Лаеклы ялда булса да, урып-җыю эшләре башлангач, гараж тирәсен әйләнеп кайта. Кирәксә - киңәшен бирә, кирәксә үзе эшләп күрсәтә.
Эшкә батыр Ринатка быел гына хуҗалык сатып алган «Полесье» комбайнын ышанып тапшырганнар. «Полесье» - терлек азыгы әзерләү өчен эшләнгән комбайн. Без барган көнне Ринат Хәйруллин комбайны белән берьеллык үләннәрне силоска тураклап озата иде.
- Хәйруллиннарның төпчеге - энеләре Ринат та бик уңган, - дип сүзен дәвам итә хуҗалык җитәкчесе. Бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшли торган ир-егет.
Хәйруллиннар гаиләсе - авылның ныклы терәге. Шундый эшчән, булдыклы гаиләләре белән Күгәй хаклы рәвештә горурлана ала.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев