Яшел Үзән

ХУҖАЛЫКЛАР ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ ӘЗЕР

Апрель аеның җылы кояш нурлары үзенекен итә: кар-боз күз алдында эреп юкка чыга бара, җир чистарып авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла. Менә шул язгы кыр эшләрен иң уңайлы вакытта башкарырга кирәк һәм аларны мөмкин кадәр кыскарак тоту да сорала кешедән. Язгы көннең ел туйдыруы ашыктыра. Ильяс САЛИХҖАН Эшне тиз тоту...

Апрель аеның җылы кояш нурлары үзенекен итә: кар-боз күз алдында эреп юкка чыга бара, җир чистарып авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла. Менә шул язгы кыр эшләрен иң уңайлы вакытта башкарырга кирәк һәм аларны мөмкин кадәр кыскарак тоту да сорала кешедән. Язгы көннең ел туйдыруы ашыктыра.

Ильяс САЛИХҖАН

Эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы зарур. Район хуҗалыклары үзләренең техникаларын әзерләү белән кыштан шөгыльләнә. Аларның күбесе язгы сынауларны тыныч каршылый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бу җитди эшне даими тикшереп, кирәк булганда, ярдәм күрсәтеп торды.
Җөмһүриятебезнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының да күз уңында бу эшләр. Билгеле инде, күрше-тирәңнән өйрәнеп, остаракларга кызыгып эшләгәндә нәтиҗәгә тизрәк ирешелә. Менә, кызыксындыру чарасы итеп, министрлык язгы кыр эшләренә әзерлек буенча хуҗалыклар арасында бәйге дә игълан итте. Алдынгылар хезмәттә кирәкле эш киемнәре, техника запчастьлары кебек төрле кирәк-яраклар белән бүләкләнәчәк. Акча берәмлегендә исәпләгәндә, алар беренче урынны алган хуҗалыкка 150 мең сумлык, икенче урын алганга - 100 мең сумлык, өченче урын алганга - 50 мең сум бәядә булачак. Җиңүчеләр апрель ае ахырында бүләкләнеп сөендереләчәк.
Шул нәүбәттән, 10-11 апрель көннәрендә район хуҗалыкларын министрлык вәкиле җитәкчелегендәге комиссия тикшереп чыкты. Идарә башлыгы урынбасары Вильям Хәмитов әйтүенчә, район хуҗалыклары, тулаем алганда, язгы эшләргә әзер. Комиссия «Тау Иле», «Красный Восток»-Агро» һәм «Алтын башак» хуҗалыкларының әзерлекләренә әйбәт бәя бирде. Җитешсезлеге булган хуҗалыкларга кимчелекләрен кыска вакытта бетерү бурычы куелды.
Ә эшләр зур. Быел районда җәмгысы 47319 гектар җир сөреп чәчеләчәк. Шуның 24169 гектарын - ашлык, 885 гектарын - борчак, 3700 гектарын - рапс, 3590 гектарын - күпьеллык үлән, 1100 гектарын - кукуруз һәм башка төрле культуралар тәшкил итә.
Чәчү белән бергә уңышны арттыруны уйлап эш итсәң дә әйбәт була. Моның өчен җиргә тиешле ашлама кертү зарур. Районга 980 тонна минераль ашлама алынган инде. Менә шул җир азыгын алган хуҗалыкларга дәүләт субсидия формасында 30 миллион сумлык ярдәм күрсәтәчәк.
Мәгълүм инде, бензин-солярка кебек ягулыкларның һаман кыйммәтләнә баруы авылда хезмәт оештыручыларның да кесәсенә суга. Инфляция басымын дәүләттән башка киметү мөмкин түгел. Язгы чәчү эшләрен өзмичә башкарып чыгу максатыннан, дизель ягулыгы хуҗалыкларга ташлама белән сатылачак. Аның 1 литрын 20 сумга кадәр төшерү күздә тотыла. Хуҗалыкларга бүлгәндә, 1 гектар чәчү җиренә 80 сумлык ярдәм дигән сүз бу. Районга барлыгы 1192 тонна дизель ягулыгы биреләчәк. Хуҗалыкларга ул - апрель (429,3 тонна), май (405,5 тонна), июнь (357,3 тонна) айларында - бүленеп таратылачак.
Шулай итеп, дәүләт җир хезмәтчәннәренә, кулыннан килгәнчә, ярдәм итә. Районыбызның авыл-хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, Яшел Үзән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарга тулысынча әзер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: