Яшел Үзән

Халык җыеннары дәвам итә

3 февральдә Рус Әҗәле авыл җирлегендә гомум җыелыш үткәрелде. Исәп-хисап чыгышын җирлек башлыгы Гөлнара Семахина ясады.

Узган елда авыл халкы өчен уңайлыклар тудыручы эшләр байтак башкарылган. Карашәм авылында 700 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелгән һәм чишмә төзәтелгән. Рус Әҗәлендә яңа кое казылган. Татар Наратлысына таба 500 метр озынлыкта яңа асфальт юл салынган, авыл эчендә 1016 метр озынлыкта суүткәргече төзелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: