Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Гыйбрәтле җыен

Зур Өтәк авылы халкының бу җыены җәйнең матур иртәсендә, аларның үз көчләре белән әле яңа гына төзекләндереп беткән изге зират янында булды. Башкарылган күркәм эшкә йомгак ясалды. Әйе, зират мәйданы, бик күпкә зурайтылып, гомерлек итеп, нык тимер баганалар, бизәкле коймалар белән әйләндереп куелган. Барысы да матур итеп буялган. Зиратның капкасы...

Зур Өтәк авылы халкының бу җыены җәйнең матур иртәсендә, аларның үз көчләре белән әле яңа гына төзекләндереп беткән изге зират янында булды. Башкарылган күркәм эшкә йомгак ясалды. Әйе, зират мәйданы, бик күпкә зурайтылып, гомерлек итеп, нык тимер баганалар, бизәкле коймалар белән әйләндереп куелган. Барысы да матур итеп буялган.
Зиратның капкасы киң итеп, зиннәтле итеп эшләнгән, хикмәтле хәдисләр дә язып эленгән. Кергәч үк зур итеп, иркен итеп сарай да төзеп куелган.
Шундый саваплы, изге эшкә халыкны оештырып йөргән остабикә Рузалия Хөсәенованың чыгышын бик яратып, бик үз итеп тыңладылар. Үзләренең тырышлыкларын куйган авыл башлыклары Илдар Сәлахиев, Хәмзә Идиятуллин барлык сорауларга да тәфсилле җавап бирделәр.
«Горгаз» ширкәте җитәкчесе Айрат Кашаповка, Электр челтәре оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әдиятуллинга, ярдәм кулы сузганнары өчен, зур рәхмәт белдерелде.
Бөтен нәрсәне дә үзләренең алтын куллары белән эшләгән авылдашларга: Госман Минһаҗевка, Госман Фәхретдиновка, Камил Зәйнуллинга, Фәрит Зиннәтуллинга, Әлфрит Гыйлаҗевка аеруча зур рәхмәтләр әйтелде.
Миләүшә Шәмсетдинова, Равил Садриевлар җыенда бик мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр.
... Монда табигатьнең тын җире. Иманны ныгыта торган, уйландыра, сафландыра торган урын. Бу үрдән бөтен дөнья күренә. Әнә аста Әрә, Зөя елгалары сузылып киткән, офыкта буйдан-буйга мәһабәт таулар карап тора, урманнар, болыннар, күлләр... Ерак та түгел тарихыбызның йөзек кашы - 1193 елда үк корылган Өтәк каласы урнашкан җир.
Халык үз тарихын белә, барлый, эзләнә. Җыенда шул тарихны кадерләп саклау турында зур сүз булды. Зөянең теге ягында борынгы зират бар. Кыр уртасында да иске зират бар. Шуларга истәлекле таш язулар куясы иде, киртәләп куясы иде шуларны, ташландык булып ятмасыннар иде.
Җыен азагында Равил хәзрәт Сәйфетдин коръән укыды. Зират файдасына сәдакалар бирелде.
Рөстәм Сәйфетдинов.
Мулла Иле - Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев