Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«ГОМЕР иткән НИГЕЗемнән бЕРКАЯ ДА КИТМИМ!»

Замананың авырлыгы кешене каты бәгырьле итә дибез. Замана кырыслыгына сылтыйбыз үзебездәге кимчелекләрне. Бәлки, дөрестән дә шулайдыр. Башкача ничек аңлатасың гадәттән тыш хәлләрнең күбәюен. Әйтик, үзе тапкан баласын алмыйча, ташлап калдыручы хатын-кызлар шактый еш очрый бездә. Шулай ук, өлкән яшьтәге ата-аналарын, үзләре тәрбияләмичә, казна йортына тапшыру очраклары да ишәйде. Гадәттән тыш...


Замананың авырлыгы кешене каты бәгырьле итә дибез. Замана кырыслыгына сылтыйбыз үзебездәге кимчелекләрне. Бәлки, дөрестән дә шулайдыр. Башкача ничек аңлатасың гадәттән тыш хәлләрнең күбәюен. Әйтик, үзе тапкан баласын алмыйча, ташлап калдыручы хатын-кызлар шактый еш очрый бездә.

Шулай ук, өлкән яшьтәге ата-аналарын, үзләре тәрбияләмичә, казна йортына тапшыру очраклары да ишәйде. Гадәттән тыш хәл түгелмени болар? Олыларны яшьрәкләр үзләре караса, табигый булыр иде, югыйсә. Әйе, кеше олыгайгач, тизрәк чирли дә, имгәнә дә һәм, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ була. Ничек кенә булмасын, балалары белән бергә көн күрергә тиеш ул. Әлбәттә, андый күркәм гаиләләр күп бездә. Бүгенге сүзем менә шундый бер гаилә турында.
... Ихаталарына якынлашкач, әллә ялгыш килдем инде, дип аптырап калдым. Зур гына йорт тыштан матур-сипле күренә иде шул. Түбәсе дә, яңа калай белән ябылгандай, ялтырап тора. Коймалары да төзек, капкасы да ялтыравык тимердән ясалган әнә...
Үзе сукыр, үзе ялгыз булган, яше туксаннан узган Рабига әби Шәйхуллинаның өен эзләп килүем бу. Яшел Үзән районындагы Карашәм авылына барып чыккач күрсәттеләр аның йортын миңа. Берүзе генә яшәүче кешенең хәлен белешмәкче идем мин. Өлкән яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ кеше авылда ничек гомер итә ала икән? Ә монда әле менә гел уйламаган төзеклек һәм тәртип хөкем сөрә. Гаҗәп. Дөрес килмәвем дә мөмкин әлбәттә, беренче тапкыр баруым бит бу тау итәгендә төпләнгән авылга. Шулай да капканы ачып кердем мин. Ишегалдында да тәртип һәм чисталык күзгә ташланды. Уң якта, капкадан ишеккә кадәр, калын гына тимер чыбык сузылган менә. Җирдән бер метр чамасы гына биеклектәге чыбык кемгә дә булса тотынып йөрер өчен хезмәт итәме әллә? Ишекне ачып чоланга кергәч тә, шундый җайланма кебек әйбер күренде, бусы агачтан ясалган иде...
Әйе, ике күзе дә күрми торган, яше инде туксаннан узган Рабига әбинең өе шушы иде. Аның күрешеп, танышкач әйткән беренче сүзе дә, күрмичә сөйләшергә мәҗбүр булуы өчен гафу үтенгәндәй килеп чыкты:
- Инде сигез ел сукыр мин. Һәм менә, кеше керсә, торып каршы да ала алмыйм инде!
Ни гаҗәп, тавышында мескенлек сизелмәде үзенең - өлкән яшьтәге сукыр әбинең сүзләре сокланырлык көр яңгырады. Аның, пөхтә-матур итеп, җыелган бүлмәләрен дә күргәч, баштагы теләгем - күзләре күрмичә интегүче кешенең авыр хәлен уртаклашасы килүем онытылды да кебек. Минем авыздан гел башка сорау чыкты. Үзе ярдәмгә мохтаҗ әбинең өй эче дә, ишегалды кебек үк, ялтырап тора иде шул.
- Рабига әби, өеңдә дә, ишегалдыңда да чисталык һәм тәртип күреп сокландым мин - кем булыша соң сиңа?
- Балаларым тырыша минем, - дип аңлатты Рабига әби монысын. - Тугыз бала тапкан идем бит мин.
Сөбханалла! Менә нинди батыр хатын-кыз икән ул үзе. Сүз артыннан сүз чыкты дигәндәй, ул миңа үзенең тормышын сөйли башлады. Күзе күрми торган ялгыз әбигә кайчак менә минем кебек тыңлап утыра ала торган кеше дә кирәк, күрәсең.
- Бик озак яшим инде мин, улым, - туксан бер белән барам. Бер дә рәхәт күрдем дип әйтә алмыйм. Безнең яшьлек сугыш елларына туры килде бит. Көн-төн колхозда бил бөктек инде. Алҗудан, иртән торган чакта, күзләрне ача алмый идек. Тырнап ача идек күзләрне. Шулай да, иң кыены сугыш вакыты булды. Мине окоп казырга җибәрделәр көзен. Алты ай җир казыдым. Берсеннән-берсе тирәнрәк чокырлар казыттылар. Имеш, немец танклары килеп чыга калса, шуларны уза алмыйча, кире чигенәчәкләр... Үзебезне шунда җирләүләре бар иде. Түзә алмыйча үлүчеләр дә булды. Җир эшенең авырлыгын әйтәсе дә юк инде. Юньләп ашатмыйлар да бит әле. Ике бармак калынлыгы ипи дә, кәбестә шулпасы бирәләр бары. Әллә шунда үлеп калам микән дип торам. Ярый, алты ай үткәч җибәрделәр. Ходайның ярдәме белән кайтып җитә алдым, югыйсә, җилгә каршы атлый алмас дәрәҗәгә җитеп ябыккан идем мин... Аннары инде бетмәс-төкәнмәс колхоз эше. Аның нинди авыр икәнлеген хәзерге яшьләр белми. Аллам күрсәтмәсен! Әмма әйтәсем килә, сугышы чыкмасын инде. Ничек кенә авыр булса да, эшен җиңдек бит менә. Әкренләп булса да, тормышыбыз яхшырды...
Әбием, мөгаен, үз тормышын шулай тукталмыйча бәян иткән булыр иде әле, әмма шулчак өйгә бер яшь егет килеп керде. Рабига әбинең Наил исемле оныгы булып чыкты ул. Наил чишмәгә суга төшкән булган. Әбисе янына утырып шуны сөйләп алды.
- Аллаһка шөкер, оныкларым да ишле - унөчәү барысы. Аларның үзләренең балалары бар инде - ун оныкчыгым бар хәзер! - диде әби горурланып һәм сүзен дәвам итте. - Ирем Рәхимулла белән тугыз бала үстердек без. Алай да төпчегебез Шәүкәтне үстерә алмадык, җиде яшь кенә иде әле - Гөбнә елгасында батып үлде, бәгырькәем! И, кайгырдым инде шул чакта, төннәрен елап үткәрә идем, газиземне уйлап. Балалар күп булса да, барысы да йөрәктә бит алар! Атасы да нык борчылды инде. Шуннан ул тернәкләнә алмады. Болай да сугышта яраланып беткән кеше иде ирем - Шәүкәтне җирләгәннән соң ике ел да үтмәде дөнья куйды. Илле дүрт яшемдә сигез бала белән тол калдым мин, улым! Каты эшләргә туры килде инде. Аларны аякка бастырырга кирәк иде бит. Өй тулы бала булса, абзар тулы мал иде минем. Бар эшкә дә өлгерергә тырыштым. Аллаһка шөкер, балаларым кешедән ким булмадылар.
Рабига әбине тыңлап утырганда күңелемдә бер сорау бөреләнде. Хәер, андый сорау, ишле гаиләләр белән танышкач, һәрчак туа минем үземдә. Бигрәк тә авылда яшәүчеләрдән белешәсем килә:
- Балаларның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын өчен күп эшләргә туры килә, билгеле. Ә менә шуларны тәүфыйклы итеп ничек тәрбияли алалар икән соң алар? Моның өчен махсус белемнәре дә, вакытлары да юк бит үзләренең.
Карашәм авылының сукыр әбисеннән дә сорадым мин бу турыда. Бик тә гади итеп аңлатып бирде Рабига әби үзенең тәрбия чарасын.
- Үземнең бар теләгем шул бит минем: тәүфыйклы булып үссеннәр дип чын күңелдән тырыштым инде мин! - диде ул.
Һәм нәтиҗәгә ирешкән ул. Инде яше 91дән артып киткән сукыр әбинең тормышы күпләрне көнләштерерлек матур, бернинди дә зарланырлыгы юк.
- Шулай да, Рабига әби, ялгыз яшәве кыендыр үзеңә - берәр балаң янына, әйтик, кызың гаиләсенә күчәсең килмиме соң? - дигән соравыма ул:
- Гомер иткән нигеземне ташлап, беркая да китмим! - дип өздереп җавап бирде.
Аңа ялгызлык авырлыгын күрсәтмиләр икән шул. Үзе, тырышып-тырмашып, үстергән балаларына таяна ул. Кем каравын оныгы Наил болай аңлатты:
- Әбине бөтенебез дә карыйбыз. Аның янында кеше өзелми, Чаллыдан да кайталар, Яшел Үзәннән дә... Абыйлар-апалар ялларын монда уздыра инде. Күбрәк, мөгаен, шушы авылда яшәүче Гөлфирә апа буладыр янында. Минем әни дә көн саен диярлек эштән соң Норлаттан бирегә чаба, кеше булмаса, әби янында кунып, иртән кире эшкә Норлатка кайта. Мин үзем дә хәзер менә ялда, күбрәк әби янында булам. Озакламый әни килеп җитәр инде. Юк, кеше өзелми әбием янында. Без аны үзебезгә чакырабыз да, бармый ул. Югыйсә, безнең өебез иркен, урын җитәрлек анда. Башкалар да чакыра инде аны. Тик аның үзенең кузгаласы килми моннан. Яшәгән нигеземне ташламыйм, ди. Аның теләге - безнең өчен закон!
Әйе, балалары һәм менә оныклары да яратып карый Рабига әбине. Күренеп тора, һәр теләге үтәлә озын гомерле әбинең. Яктылык күрмәү дәрәҗәсенә җитеп сәламәтлегенә зыян килсә дә, тормышында авырлыклар тудырмаска тырыша балалары.
Максатына ирешкән ана: тәртипле һәм тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән ул. Аллаһ ярдәм бирсен аларга, дигән теләкләр теләп чыктым мин Рабига әби Шәйхуллина өеннән.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев