Яшел Үзән

Эшнең авырлыгын күрмибез

Кайсы гына авылга барсак та, күп итеп мал-туар асрау­чы гаилә белән танышмый кайтканыбыз юк. Ә андый тырыш кешеләр һәр авылда бар.

Мөгезле эре терлек асраучылар көннән-көн кими барган вакытта, күп­ләп мал тотучыларга гаҗәп­ләнеп тә куясың. Үзләре моңа җаена кергән бер кәсеп, тормыш рәвеше итеп кенә карый. Олы Шырданда гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе турында сүзем. Алар гомер буе терлек башын уннан киметми, ә 2012 елда мал-туарны арттырып, эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Фермерларга бирелүче грант отып, абзар салалар. Бүген 25 үгез, ике сыерлары бар.

- Бер җайлашкач, әллә ни авырлыгын күрмибез. Җиребез бар. Анда икмәк үстереп караган идек, уңышын җыеп алу өчен комбайн кирәк. Хәзер күпьеллык үлән үстерүгә күчтек. Трактор, пресс, чапкыч бар. Шулай ук болыннан да җыябыз, җәен балалар нык булыша, - дип сөйли Гөлнара.

Яшелчә, бәрәңгесен дә күпләп үстерәләр. Узган ел терлек чөгендерен ярты бакчага чәчеп «Лада» сор­тын утырткан булганнар, уңышы бик эре булган. Үгезләрне үстереп, иткә саталар. Әле менә яңа ел алдыннан гына ике үгезне чалганнар, алар урынына яшь бозау ала баралар, анысы кыйммәт йөри икән. Итне, нигездә, боты белән саталар, сораган кешегә килограммлап та бирәләр. Бәясенә килгәндә, 270-280 сум тора. Сөтне исә атнасына ике тапкыр Свияжскийга илтәләр.

Гөлнара һәм Ильяс Абдуллиннар кыз белән ул тәрбияли. Айгөл белән Айнур шәһәрнең 5нче гимназиясендә укый. Чөнки Олы Шыр­данда башлангыч мәктәп кенә, әти-әни 5 сыйныфка баласын шәһәргә чыгарып җибәрергә мәҗбүр. Бу шырданлыларның үзәгенә үткән проблема. Үзем 11 класстан чыгып киткәндә дә, авылны сагынып, елап беткән идем. Айгөл белән Айнур да сагына инде, ялга әти-әнисен генә түгел, Гомәр бабасы белән Нурия әбисен дә сагынып кайта.

Абдуллиннар гаиләсенең уңганлыгына, булганлыгына сокланып кайттым. Эше барның ашы бар, ди халык мәкале. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: