Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Эше барның ашы бар

Октябрь җитүгә һәр мәктәптә, гадәттәгечә, Уңыш бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Быел зур чара Олы Яке урта мәктәбендә «Кеше хезмәте белән данлы» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм рәвешендә оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина инициативасы буенча бәйрәмгә өч авылның алдынгы фермерлары, район вәкилләре кунакка чакырылды. Кичәнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәме...

Октябрь җитүгә һәр мәктәптә, гадәттәгечә, Уңыш бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Быел зур чара Олы Яке урта мәктәбендә «Кеше хезмәте белән данлы» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм рәвешендә оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина инициативасы буенча бәйрәмгә өч авылның алдынгы фермерлары, район вәкилләре кунакка чакырылды.
Кичәнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәме белән бергә туры килүе ямь өстенә ямь булды. Район Советы рәисе урынбасары В.Рәхимова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ш.Шәрипов, Яшел Үзән икмәк комбинаты директоры Л.Гордеева, ГТРК «Татарстан» каналы, җирле телевидение, авыл җирлеге депутатлары катнашындагы әлеге кичә зур бәйрәмгә әверелде. Аны оештыруга күп көч куйган мәктәп директоры Р.Хөсәенов үзенең чыгышында мәктәпнең уку елына әзерлеге, бүгенгесе, киләчәккә планнары турында сөйләде. Авыл халкының эшчәнлеге һәм мәктәп тормышы белән даими кызыксынып торучы В.Рәхимова исә төбәкнең тырыш кешеләренә үзенең рәхмәтләрен белдерде. ГТРК «Татарстан» каналының милли хәбәрләр хезмәте җитәкчесе, танылган журналист Лия Заһидуллина да якташларын (аның әнисе Мәрьям апа Уразлы авылыннан) бәйрәм белән котлап, авыл халкының яшәү рәвешенә соклануын яшермәде. Ә мәктәп коллективына иҗади уңышлар теләп, Казан шәһәре турындагы документаль фильмнар җыентыгын бүләк итте.
Кунаклар чыгышыннан соң, сүз авыл җирлегендә яшелчә белән ашлык үстерүче, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнүче алдынгы фермерларга бирелде. Якедән бертуган Рәдиф һәм Рамил Назыйровлар (рәсемдә Рамил Назыйров кызлары белән), Әнәс һәм Илгиз Шәрифҗановлар, Каратмәннән Әхтәм Ибраһимов, Уразлыдан Айдар Ибраһимов үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, ирешкән уңышларының серен чиште, укучыларга авыл хуҗалыгы үсешенең әһәмиятен аңлатты. Иренмичә эшләүчеләргә авыл җирендә мөмкинлекләр күп дигән уртак фикергә килде алар.

Нурия Мустафина
Язманың тулы вариантын газетаның 92нче санында укырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X