Яшел Үзән

Дүрт сыер янына алтысы да сыя

Авылга беренче тапкыр килгәндә, мин үзем андагы йортларны карап чыгарга тырышам. Оста куллы тырыш кеше белән танышырга теләгәндә, төзек ихаталы ипле йорт ишеген шакыйм.

Акъегеткә барып чыккач та, башта авылны карап йөрдем. Үзенең ихатасында бәрәкәтле эш белән мавыккан кешеләрне эзли идем. Мәсәлән, гаилә фермасын оештырып җибәргәннәрне... Һәм уңдым дип әйтә алам. Урамда аерылып күренеп торган биек йорт игътибарымны җәлеп итте. Тимер бөгеп заманча ясалган койма-капкасын да кызыл кирпечтән салынган йортның бизәге дип әйтергә ярый иде. Нәкъ менә үзем эзләгәнгә юлыктым. Гөлназ һәм Фәрит Җиһаншиннар икән матур өйнең хуҗалары. Икесе дә мәктәптә эшли һәм, шуңа өстәп, савым сыерлары да асрыйлар уңган Җиһаншиннар.

Ишегалдына кергәч, Фәрит үзләренең ихатасы белән таныштырды. Түрдә зур итеп салынган абзарның да яңалыгы күзгә ташланды.

- Башта өй салдык, аннары менә бу абзарны. Әкренләп, үз көчебез белән кордык, - дип сөйләде хуҗа. Ә инде сарайны нигә алай зур итеп төзүен болай аңлатты: - Эшне киңәйтергә уйлыйбыз, яз җиткәч, тагын ике сыер алырбыз дип торабыз. Урын җитәрлек: дүртесе янына алтысы да сыя алар. Печән-саламыбыз да күп. Печән әзерләве кыен түгел безнең якта, иренмә генә. Теләгән кеше күрше чувашиягә чыгып та чабып кайта, нишләптер, алар мал асрауны киметтеләр бит...

Савым сыерларын арттыруы юкка түгел, әҗере ныклы тормыш корырга таяныч тудыра. Малкайлары җәй көннәре аена утызар мең сумлык сөт бирә икән бит менә. Шулай да мал каравы авыр түгелме, дип сорагач, ул:

- Иртән сәгать бишенче яртыда торып сыерлар янына чыгам мин. Малларны эчертеп, аларны савып, сөтне җыючыга илтеп бирәм. Аннары абзарны чистартам, корма әзерлим... Менә бу эшләрне һәрберсен үз чиратында башкарып бетереп баргач, бернинди авырлык басмый мине, -дип кыенлыкларны ничек җиңүен гади генә аңлатты Фәрит.

Мин аңа эшендә уңышлар теләп, урамга чыктым. Акъегеткә баргач, менә шулай тиз генә, хезмәтенә таянып ныклы тормыш корган Җиһаншиннар белән танышып чыктым. Хәер, ул авылда аларныкы кебек матур төзелгән йортлар байтак күренә. Хуҗалары белән күрешеп сөйләшүләр алда булыр әле.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: