Яшел Үзән

Докторы – китаплар

Фоторәсемдәге бу мөлаем хатын-кызны - Җәмилә апа Исмәгыйлеваны якыннан белүемә 20 елдан артып китте. Аның белән бик якыннан аралашып китүебезгә китап сәбәпче булды. Китапханәгә килгән яңа китапларны, газета-журналларны иң беренче булып ул укый. «Искиткеч яратып, бөтен дөньямны онытып укырга әле ярый матур әдәбият әсәрләре бар! - дип сөйләп китә ул....

Фоторәсемдәге бу мөлаем хатын-кызны - Җәмилә апа Исмәгыйлеваны якыннан белүемә 20 елдан артып китте. Аның белән бик якыннан аралашып китүебезгә китап сәбәпче булды.

Китапханәгә килгән яңа китапларны, газета-журналларны иң беренче булып ул укый. «Искиткеч яратып, бөтен дөньямны онытып укырга әле ярый матур әдәбият әсәрләре бар! - дип сөйләп китә ул. - Китаплар минем якын дусларым, дөресен генә әйткәндә, минем докторларым!» Әйе, Җәмилә апа шулай йоклый алмаган төннәрендә китап укып юана, күңеленә тынычлык иңдергән китапларны докторларым дип шаяртып кына әйтсә дә, чынлыкта шулай булып кала.
Дөньяда һәркемнең үзенә күрә бер мавыгуы була. Берәүләр алтын-көмеш җыя, икенчеләр урам-кырларда йөреп, җанына тынычлык таба. Кайберләүләр шигырь яза, ә икенчеләре ник туганына үкенеп, дөньяны танып белә алмый тилмерә. Ә бәгъзеләр китап укып, күңеленә тынычлык таба, шундагы алтын сүзләрне укып, гыйлем ала.
Көнкүрешнең бертөрлелеге, сорылыгы, ыгы-зыгылар, тормыш сынаулары кайберәүләрне сындырып та куя. Тормыш бушлыгыннан хасил булган күңел бушлыгын булдырмас өчен, үзенә бер шөгыль табылуы үзе олы бәхеттер.
Җәмилә апаны китап укып кына утыра икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Менә 46 ел ире Зәкәрия белән тату гомер кичерәләр. Өйләренә керсәң, андагы чисталыкка, пөхтәлеккә хәйран каласың. Матур күлмәкләр дә тегә, җылы оекбашлар да бәйли, көнкүреш кирәк-яракларын да тегеп куя. Кыскасы, матурлыкны бик ярата Җәмилә апа.
Дөрестән дә, өй эче борынны кытыклаучы тәмле аш исләре, эчке күрке белән ямьле. Ялан-тугайлар - чәчәкләре, бал кортлары, күбәләкләре белән күркәм. Китап - йотлыгып укылуы белән нәфис. Иген басулары - тук башаклары белән матур. Дөнья да, табигать тә әнә шул җан ияләре, кешесе, аның эше, матурлыкны күрә белүе белән гүзәл. Матурлык кешесез мөмкин түгел. Һәр кеше - үзе бер серле дөнья. Һәр кешедә уңай һәм тискәре сыйфатлар була. Дөньяда идеаль кеше юк. Әйбәт, сокландыргыч кешеләр күп. Мин Җәмилә апаның бер уңай сыйфатын яратам: ул ялган сөйли белми. Ничек кенә авыр булмасын, күзләренә яшьләр килсә дә, ул дөресен сөйли. Кешеләргә түбәнсетеп караганнарны аңлый һәм кичерә алмый.
«Минем балачагым да, яшьлегем дә җиңелләрдән булмады. Әмма мин ул елларны сагынып искә алам»,- ди ул.
Кеше хәтере - хатирәләр чылбыры шул. Күңелне һәрчак җылытып торучылары белән бергә өшетеп алучылар да юк түгел. Хәтер иләгенең шундый хасияте бар - ул вак-төяген, каты-котысын иләп, иң эреләрен, күңелне җылыта торган хатирәләрне истә калдыра.
Балачакның бар хозурлыгы
хәтердә кала.
Беренче мәхәббәт күңел
түрендә яши бирә.
Якын дусларың, кордашларың
онытылмый.
Изгелек, яхшылык истән чыкмый.
Кеше хәтере күпләрне күңелендә яшәтә.
Сүземне тәмамлап шуны әйтәсе килә: күпме калалар, авыллар, йортлар, өйләр күргән бар. Һәрбер өйдә - күпме язмышлар төене. Авыл өйләре үзләре генә дә күпме ул-кызлар үстереп, кош балалары шикелле, аларны кайларга гына очырып җибәрмәгән. Шунда туып, шунда гомер итеп киткәннәре бихисап. Һәр өйгә кайгысы да, шатлыгы да кереп чыга. Язган ризык - ашала, татыр рәхәтләр - татыла, күрер михнәтләр - күрелә, сырхаулар, газаплар кичерелә. Тәрәзәдә яктылык булса, өй күркәм була.
Җәмилә апа, гел шулай ачык күңелле булып, матур-матур китаплар укып, балаларга - кадерле әни, оныкларга - кадерле дәү әни, өегезнең нуры булып, яшәвеңне дәвам ит! Өеңдәге һәм йөрәгеңдәге утыңны сүндермә!
Фирдәвес Шиһапова,
Бишнә авылы китапханәсе мөдире

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: