Яшел Үзән

ДӘҮЛӘТ ИГЪТИБАРЫ КУАНДЫРА

Үткән атна ахырында савым сыер асраучыларны акчалата бүләк биреп сөендерделәр. Бер баш сыерга бер айга 680 сум исәбеннән, июль-август айлары өчен һәр сыерга 1360ар сумнан, акча өләшенде. Акчаны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләренә барып, таратып чыкты. Бу җаваплы эшнең оешкан төстә тәртипле алып барылуын да әйтергә...

Үткән атна ахырында савым сыер асраучыларны акчалата бүләк биреп сөендерделәр. Бер баш сыерга бер айга 680 сум исәбеннән, июль-август айлары өчен һәр сыерга 1360ар сумнан, акча өләшенде. Акчаны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләренә барып, таратып чыкты. Бу җаваплы эшнең оешкан төстә тәртипле алып барылуын да әйтергә кирәк.
Авылда гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә, җәй җиткәч, сөт бәясенең төшүен беләдер инде. Иделнең аръягындагы кайбер авылларда арадашчылар аны литрына 6 сум гына түләп җыя башладылар. Менә шундый кысылган чакта дәүләт тырыш авыл халкына ярдәм итәргә булды. Май һәм июнь айлары өчен өләшенгән иде инде, хәзер менә июль, август айлары өчен бирелде акча. Бусы бигрәк тә вакытлы. Мал асраучылар кышка печән-салам, көрпә һәм фураж кебек ашамлыклар әзерләп куюны төгәллиләр. Яшерен-батырын түгел, сыер тотучыларның күбесе пенсия яшендәге кешеләр. Аларга барысын да диярлек сатып алырга һәм китергән өчен дә әле чыгымланырга туры килә.
Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре белән районның байтак кына авыл җирлекләрендә булдык. Раифа, Олы Ключи, Бишнә, Свияжск, Олы Ачасыр, Түбән Урысбага җирлекләрендә яшәүчеләр белән аралаштык. Алдан ук барысына да охшаш күренешне әйтәсе килә: менә шушы ярдәмгә бик сөенеште халык.
Бүләкне әллә-ни зур дип тә әйтеп булмый инде, югыйсә. Күрәсең, дәүләт игътибары безнең халыкка аеруча кадерле. Күп кирәкмени кешегә! Үз көченә таянып тормышын кора алган авыл кешесенә менә шундый җылы караш та җитә икән, ләбаса.
Сыер асрауның, табыш чыганагы булу белән бергә, зур мәгънәгә ия булуын да белдек без әлеге сәфәрдә. Бишнә авылы хатын-кызлары менә ничек аңлатты аны:
- Сыер асрау - ул тормыш итү инде. Ул хезмәттә ир кешенең - хатыны, хатын-кызның ире булуы шарт. Гаиләнең сыер тотарга көченнән килә икән, алар яши, димәк. Әгәр эшләре кәҗәгә калса - алар картайган дигән сүз!
Чынбарлыкның үзе кебек дөрес сүзләр бу, моңа тагын ни дә булса өстәргә кирәк микән?
Бишнә авылы җирлегендә яшәүчеләр сыерны яратып карый. Барлыгы 81 кешенең савым сыеры бар анда. Күпләп асраучылар да шактый. Мисалга, Илһам Шакиров гаиләсе - 4 сыер, Зөлхәбирә Хәлиуллина гаиләсе - 3, Мәдинә Вагыйзова гаиләсе - 3, Гүзәл Нәҗмиева гаиләсе - 3, Сания Нигъмәтҗанова гаиләсе 2 сыер тота.
Бу якта сөтне кая куярга белмичә аптырамыйлар. Калалар ерак түгел, шушы тирәдә дачаларын корган шәһәр кешеләре дә чиста сөт ризыкларын яраталар... Кыскасы, сөт сатып акча эшлим дигән кешегә сату урыны бар. Менә бит, конкуренция булгач, арадашчы да сөткә бәяне әйбәт бирергә мәҗбүр - бер литрын 9 сумнан җыялар икән биредә.
Малларга кышлык печән әзерләү баш авырттыргыч мәсьәлә түгел, мөмкинлекләре күп төрле. Көченнән килгән кеше печәнне үзе дә чабып әзерли ала, урыны җитәрлек. Сатып алырга да мөмкин. Бу як җирләрнең инвесторы «Алтын башак» акционерлык җәмгыяте дә үзендә эшләүчеләрне салам-печән белән тәэмин итә. Хезмәт хакы урынына, 1 рулон салам 200 сум һәм 1 рулон печән 510 сум исәбеннән, үзеңә кирәк хәтлене яздырып алырга була.
Шулай итеп, Бишнә авылы җирлегендә сыер асрап көн күрүчеләргә, җәмгысы, 180000 сум, Олы Ключи җирлегендә - 60000 сум, Раифа җирлегендә - 20000 сум акчалата дәүләт ярдәме бирелде.
Иделнең аръягындагы авыллардан Олы Ачасыр авылы җирлегендә гомер итүче гаиләләр хәллерәк булып чыкты. Анда 106 гаиләнең 134 савым сыеры бар. Иң күп тотучылардан Илдар Төхвәтуллин һәм Наил Галимов гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтергә була: 4әр баш савым сыер карыйлар алар. Авыл җирлеге башлыгы Равил Кадыйров әйтүенчә, мал асрарга теләгән кешегә бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Авылда ике көтү оештырылган. Көтүчеләр ялланып эшли, хуҗалыклар бер баш хайваны өчен 350 сум түләргә тиешле. Сөт оешкан төстә җыела: 1литрын 7 сумнан җыя арадашчы һәм унбиш көн саен түләп тора. Теләгән кеше печән чабып алган, кысанлык юк, җир җитәрлек, дип белдерде ул. Алыпсатарлар белән сөйләшеп авылга көрпә китертелгән, шактый кеше шулардан сатып алып тутырган кышкы амбарын. «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте печән бирмәгән. Җир хуҗаларына, 1 пайга 2800 кило исәбеннән, фураж өләшкән әлеге инвестор.
Сыер малкайны караулары мәшәкатьле булса да, аны асрарга кирәк, ул безне яшәтә, диделәр ачасырлылар. Әйтергә кирәк, акча алырга, нигездә, хуҗабикәләр килде. Шунда берсе савым сыер асрау максатын болай аңлатты:
- Сөт бирүче сыер гаиләне туйдыра. Без аны акча өчен тотмыйбыз: менә җәй буе өебездә шәһәрдән оныкларыбыз кайтып кунак булды - аларны шул сөт-катык, эремчек йә сөт өсте белән сыйладык инде.
Терлек асрау хезмәтенең «җимешен» күпләр менә шулай татый.
Түбән Урысбага авылы җирлегендә савым сыер тоту белән 48 гаилә мәшгуль. Иң күбе Гөлнур Гарәфиевлар гаиләсенеке - 4 сыеры бар аларның. Маллар саны күбәю белән анда куелган хезмәт тә арта, шуңа күрә хезмәттә батыр гаиләләрне аерып күрсәтәбез. Гомумән, бу җирлектә иң күп сыер асраучылар Бәчек авылында икән. Анда сөт җыю белән кыенлыклар килеп чыкса да, бу эшне ташламаганнар. Тырыш халык үзе җаен таба ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: