Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ЧИТТӘ ҮТЕМЛЕ ТОВАР БУЛА АЛЫРЛЫКНЫ ҖИТЕШТЕРӘЛӘР

Авыл халкы, тирләп-пешеп эшләп, итен-маен, сөтен, бәрәңгесен, суганын һәм башкаларын җитештерә һәм үзенең хезмәт җимешләрен сатарга тырыша. Сатып җибәрергә кирәк, һәр эшнең әҗере булырга тиеш һәм, гомумән, авылда яшәүче кеше шулай үз хезмәтенә таянып көн күрә. Әмма хәзер менә мондый сорау тумый калмый: гадәтләнгәнчә эшләп әзерләгән ашамлыкларын базарда яисә кибеттә...


Авыл халкы, тирләп-пешеп эшләп, итен-маен, сөтен, бәрәңгесен, суганын һәм башкаларын җитештерә һәм үзенең хезмәт җимешләрен сатарга тырыша. Сатып җибәрергә кирәк, һәр эшнең әҗере булырга тиеш һәм, гомумән, авылда яшәүче кеше шулай үз хезмәтенә таянып көн күрә. Әмма хәзер менә мондый сорау тумый калмый: гадәтләнгәнчә эшләп әзерләгән ашамлыкларын базарда яисә кибеттә сата алыр микән соң ул? Мәгълүм булганча, безнең ил бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Ә анда таләпләр югары...

Әлеге оешмага кергәч, сәүдә итүдә конкуренциянең көчәячәге көн кебек ачык. Заманча корылган олы кибетләрдә һәм базарларда халыкара стандартларны канәгатьләндергән сыйфатлы чит ил продукциясе урнашачагы да бәхәссез. Үзең җитештерә торган товарың базарда кысырыкланмасын дисәң, төптән уйлап эш итәргә кирәк хәзер хуҗалыкларга.
«Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте, мондый көрәшнең буласын алдан белгән кебек, нигезле әзерләнгән. Беренче адым итеп, җәмгыять Голландиядән токымлы сыерлар кайтарткан. Шуның белән эш үзеннән-үзе үргә менде дип әйтеп булмый, әлбәттә. Чит ил маллары сөтне, безгә кайтуга, Европадагыча бирер дип өметләнү - үзе беркатлылык булыр иде. Моның өчен аларны вакытында ашатырга, вакытында саварга, гомумән, белеп тәрбияләргә кирәклеген һәркем дә аңлый булыр. «Красный Восток»- Агро» җәмгыятенең бу юнәлештә үткән юлы кызыклы. Ирешкән нәтиҗәсен алдан ук әйтик: җәмгыять үзенең терлекчелек комплексларына барлыгы 700 баш токымлы сыер алып кайткан. Алардан сауган сөтне Мәскәүдәге Италия - Россия предприятиесе сатып ала хәзер. Аның сыйфаты халыкара стандарт таләпләре югарылыгында булырга тиеш, билгеле. Мәскәүдәге предприятие безнең җирдә җитештерелгән продукциядән канәгать, дип белдерде җәмгыять җитәкчеләре. Сыйфатлы эшләгәннәре өчен, мал караучы һәм сөт савучы эшчеләргә, рәхмәт йөзеннән, аерым бүләкләр җибәрәләр икән хәтта.
Җәмгыятьнең терлекчелек тармагындагы эшләре белән безне Әҗәлдәге терлекчелек комплексы җитәкчесе урынбасары Альберт Гатауллин таныштырды. Ул шулай ук «Идел аръягы» җәмгыятенең җаваплылыгы чикләнгән «Нәселле маллар әзерләү эше» җәмгыятенең директоры да булып тора.
Терлекчелек комплексы яңа, аның матур биналары ерактан күренеп тора. Әмма анда да яңарыш кертелеп тора икән. Мисалга, сыерлар тора торган урыннарда таш өстенә резинадан «такта» җәелә - бусы маллар аякларын җәрәхәтләмәсен өчен. Аннары бозауларга тиешле сыерларга, вакыты җиткәч аерым тоту өчен, махсус урыннар ясала. Шулай да, безне гаҗәпләндергәне сыерлар үзләре булды: аклы-каралы чит ил сыерлары гадәттән тыш эреләр иде. Бездә юк андыйлар. Күренеп тора: токымлы маллар болар!
Икенче фермада яшьрәкләрен күрдек - биредә туып, үсеп килүче сыерлар икән инде алары. Әйе, токымлы сыерларны үрчетү эше дә алып барыла биредә. Бу эшләре белән безне Альберт Гатауллин җентекләп таныштырды.
- Токымлы дигәч тә, чит илдән кайтуга шундагыча сөт бирер дип өметләнү дөрес түгел инде ул. Маллар ерак юл узган, биредә климат та үзгә... Беренче итеп, аларны шул алдынгы илдәгечә карап тәрбияләргә өйрәндек без. Аннары, уйланып һәм тәҗрибә туплап, шул ук токымны үзебездә тәрбияләп үстерергә дә булдык. Хәзер без монда туып үскән сыерларның бозауларын үстерәбез инде. Бер мең дә биш йөзгә җиткердек аларны. Әйдәгез шул бозауларны карыйк! - дип фермадан тышка алып чыкты ул безне.
Тиздән комплексның ишегалдында рәт-рәт булып тезелгән зәңгәр төсле пластмасс куышлар янына барып чыктык. Һәр куышның алгы ягы тимер сетка белән чикләнгән һәм анда салам салынган иде, шунда ук бозаулар күренде.
- Бозауларны, тугач, бер ай анасы янында тотабыз, аннары аерып менә шушы куышларга чыгарабыз. Ачык һавада, үзебездәге һава шартларында үсүләре - иң мөһиме дә инде. Гомумән, үзебезнең азыкка да күнектерәбез. Бозау караучы читлек өстенә печән куя - ул шуны чемченә, аннары, көненә өч тапкыр сөт катнашмасы бирә, суын эчертә. Мондагыларын, мәсәлән, тышта октябрь ахырларына хәтле тотарга җыенабыз.
Җитәкче безне бозау караучы Фәүзия Зиннәтуллина белән дә таныштырды. Ул биредә комплекс ачылган 2004 елдан бирле эшли икән. Бозауларның 98 процентын исән-имин үстерә һәм симертү буенча да иң алдынгыларның берсе ул, дип әйтеп өлгерде җитәкче эшче хатын турында.
- Барлыгы 60 бозау карыйм мин. Аллаһ боерса, җитмеш көн эчендә 90 килограммга кадәр тазарып җитәрләр дип уйлыйм. Малларны яратып карарга кирәк инде, тере җан иясе бит алар да.
Яхшы нәтиҗәләргә ирешүенең сере - караган малларын яратуда икән аның. Фәүзия, безнең белән сөйләшсә дә, кулы белән бозауның башын сыйпап торды. Ни гаҗәп, хайван куркып читкә тайпылмады. Ашатучысының кулын таный иде, күрәсең.
... Менә шушы бозаулар «Красный Восток»-Агро» җәмгыяте терлекчелек комплексының киләчәге инде. Аларны Фәүзия кебек тырыш терлекчеләр үзебезнең һава шартларына ияләштереп үстерә. Һаман-һаман чит илдән кыйммәтле сыерлар сатып алырга кирәкми. Мәскәү тикле башкалада да конкуренция көрәшендә җиңә торган сыйфатлы сөт җитештерүнең киләчәгенә нигез салынган анда.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев