Яшел Үзән

Чәчү башланды

Игенче һәр язны дулкынланып көтеп ала. Иркен кырларда җиң сызганып эшләр чак җитә. Һәм эшләрнең дә иң мөһиме әле бусы. Киләсе елда икмәкле булуыбыз шушы көннәрдә хәл ителә бит. Игенчеләребезнең эш күләмен билгелик дисәк, аны басу мәйданнары белән дә исәпләргә мөмкин. Район хуҗалыкларында быел хезмәт куела торган җир җәмгысы -...

Игенче һәр язны дулкынланып көтеп ала. Иркен кырларда җиң сызганып эшләр чак җитә. Һәм эшләрнең дә иң мөһиме әле бусы. Киләсе елда икмәкле булуыбыз шушы көннәрдә хәл ителә бит.
Игенчеләребезнең эш күләмен билгелик дисәк, аны басу мәйданнары белән дә исәпләргә мөмкин. Район хуҗалыкларында быел хезмәт куела торган җир җәмгысы - 52982 гектар. Шулардан көзен бодай - 8796 гектарда, арыш - 2552 гектарда, тритикале 1315 гектарда чәчелгән. Язгы сабан ашлыгына - 7230 гектар, терлек азыгына - 14004 гектар, техник культураларга 7667 гектар җир билгеләнгән. Шулай итеп, чәчү җирләре 41674 гектар, парга калдырылганы 11308 гектар тәшкил итә.
Яхшы уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген һәр хуҗалыкта яхшы беләләр, билгеле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә без дә, хуҗалыкларга барып, алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән таныштык. «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятенең чәчкечен, юл уңаенда ук, Бишбатман авылы янындагы кырда очраттык.
Чит илнеке икәнлеге ерактан ук беленеп торган бу гаҗәеп зур агрегатта бер генә кеше эшли икән. Фәрит Сабитов (рәсемдә) атлы булып чыкты механизатор. Тау битендәге басу җирендә көнбагыш чәчә иде ул. Бер барганда 12 метрны иңли торган әлеге агрегат белән идарә итүе кыен түгел, дип сер бирмәде егет. Шунда ук җәмгыятьнең генераль директорының игенчелек буенча урынбасары Ринат Камалов та килде. Хуҗалыкта барлыгы шундый 8 агрегатны чәчүгә чыгарганнар. Беренче итеп арпа, солы һәм бөртеклеләр катнашмасын чәчәләр. Эш ике сменада бара. Кырчыларны кайнар аш белән тәэмин итү дә оештырылган. Механизаторларның хезмәт хакына килгәндә исә, җитәкче аны болай аңлатты:
- Менә бу куәтле NEW Holland тракторын иярләгән егет елына 350-400 мең сум алырлык хезмәт куярга тиеш бездә! Искергән тракторларда эшләүчеләргә исә, нормадан тыш, кырык процент өстәмә түләнә.
Без аларга уңышлар теләп, бүтән хуҗалыкка юнәлдек.
Идарә белгечләре белән без тагын «Авангард» акционерлык җәмгыятендә, «Күгәй» һәм «Тау Иле» кооперативларында булдык. Бу хуҗалыклар үзләренең басуларында дым каплатуны һәм көзге уҗымнарны ашлауны төгәлләп киләләр иде. Газетабызның бу саны чыкканда чәчүгә керешкән булалар инде алар. Ашыкмый-кабаланмый оештырып өлгергәннәр әлеге хуҗалыклар язгы кыр эшләрен. Ашламалар һәм техникага ягулык кайтартылган. Орлыклар әзер һәм җитәрлек күләмдә. Хуҗалык җитәкчеләре эшләрне дөрес оештырсалар, язгы дым бетеп әрәм булганчы, чәчү төгәлләнер кебек. «Күгәй» хуҗалыгында язгы киеренке эшләрдә Заһидуллин Фәнис, Гайнуллин Илсур, Закиров Фәрит, Гыйззәтуллин Рәшит, Заһидуллин Рәис, Мифтахетдинов Марат һәм Мифтахетдинов Рафил кебек тәҗрибәле механизаторлар осталыгына таяналар. «Тау Иле»ндә быелгы эштә Албаба училищесында укучы алты егет тә катнаша. Игенче эшенә һәм техника белән идарә итәргә өйрәнә укучылар... Шагыйрь әйтмешли, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында иссен генә игенчеләребезгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: