Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Быел бер трактор да сатып ала алмаячаклар

Юк, барлык хуҗалыклар да техника белән 100 процент тәэмин ителүдән түгел, кыйммәтчелектән.

Доллар күтәрелүе Россия авыл хуҗалыгына да яхшы ук китереп сукты. Чит илдә җитештерелгән комбайн, тракторларга 80 процентка кадәр бәя күтәрелгән. Анысы аңлашыла да, үзебездә җитештерүчеләргә ни җитми?! Шул ук «МТЗ-12-21» тракторы мәгълүм хәлләргә кадәр 1 млн 100 мең сум тирәсе торса, хәзер - 1 млн 800 мең сумнан артып китә.
Моңа карап, Яшел Үзән игенчеләре күңел төшерми, булганын язгы чәчүгә әзерләп куйган инде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлык техниканың - 90, ә чәчү агрегатларының 95 проценты кырга чыгарга әзер.
Ашламаларга килгәндә исә, бары тик «Кызыл Шәрык» филиалы хуҗалыгын гына телгә алырга була. Биредә сатып алынган ашлама 1 гектарга 34,1 кг туры килсә дә, республика күрсәткеченнән шактый түбән.
Район хуҗалыклары чәчүлек ашлык белән тулысынча - 104 процентка тәэмин ителгән, 25 тоннадан артык элиталы орлык әзерләп куелган.
Игенчеләр быел 38 599 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарачак.


Гүзәл Минһаҗева

Язманы тулысынча газетабызның 20нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев