Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бәрәңге үстерү – җиңел эш түгел

Урамда тамчы тама, февраль соңгы көннәрен ваклап килә. Бакча мәшәкатьләре башланыр­га да күп калмады.

Әлегә орлык әзерләү белән мәшгуль бакчачылар. Озакламый икенче икмәк - бәрәңгене дә баздан чыгарырбыз. Бәрәңгесез бер көн дә яшәп булмый. Бәрәңгең бар икән, син ел буе тук дигән сүз. Әмма икенче икмәкне үстерү җиңел хезмәт түгел. Шуңа күрә соңгы елларда кайбер бакчачылар аңардан бөтенләй баш тарта. Ә тугрылары яңа ысулларын, сортларын эзли.

Орлыгы нинди, бәрәңгесе шундый

- Кызганычка, хәзер авылларда да җир участокларының яртысы буш ята, - дип сөйли Яшел Үзән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең консультанты Шәүкәт Шәрипов. - Бәрәңге үстерүчеләргә без киңәш бирергә әзер. Әйтик, иң беренче итеп орлыкка игътибар бирергә кирәк. Кукмара, Бөреле бәрәңге орлыклары аерылып тора. Сатып алырга теләүчеләргә аны Казанның агропарк базарыннан, яисә Кукмараның үзенә барып алырга була. Әлбәттә, утыртканчы орлыкның тиешенчә шыткан, чәчеләсе туфракның җылынган булуы шарт. Кайберәүләр май башында ук утыртып ялгыша, салкында тишелеш нык кими. Мин үзем корткычлардан саклану өчен бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртәм. Галимнәр белдерүенчә, препарат әкренләп үскән яфраклар аша чыгып бетә, ә өстән сипкәне, киресенчә, бәрәңгедә туплана. «Престиж»ны орлыкка кичтән сибеп куярга, иртән утыртырга була. Бу препарат белән бәрәңге орлыгын баштанаяк чылату кирәкми, сипкәндә тиеп кенә китсә дә, файдасы бар. Мин үз бакчамда ничә еллар инде шулай утыртам, файдасын да күрәм. Утырткач өч көн узуга җирне тырмалау кирәк. 3 көннән соң тагын тырмалыйсың. Ә бәрәңге араларын яңгыр явып киткәч, иртәнге яисә кичке якта күтәртү әйбәт. Аны да берничә тапкыр эшләргә була.

Агроном үзе бакчасында «Невский», «Удача», «Жуковский ранний» сортларына өстенлек бирә. Гомумән, орлыкны алмаштырып торырга киңәш итә белгеч. Алай гына да түгел, җир әйләнеше, тирес кертү шулай ук мөһим эшләр. Бәрәңге өлгерү срогын 90 көн дип әйтсәләр дә, ул иртә сортларга кагылмый. Әгәр дә бәрәңгенең кабыгы юка һәм салынып торса, бу аның әле өлгермәгәнлеген күрсәтә.

«Удача»ның уңышы «удачный»

- Бәрәңге кәбестә урынын бик ярата, - дип сөйли Олы Яке авылыннан яшелчәче Илдар Нәҗмиев. - Мин бәрәңге чәчеләсе җирнең тигез булуына нык игътибар итәм. Шуңа күрә сукалаганнан соң тырмалыйм. Тигез җирдә тирән ызан сызып, шунда бәрәңге орлыгын кул белән чәчеп чыгабыз һәм күмдерәбез, өстеннән тагын тигез итеп тыр­малыйбыз. Чәчү эше тизрәк булса да, ул бик мөһим. Бәрәңге җиренә тирес салу кирәк, ә кәбес­тәгә - юк. Бәрәңгене чәчкәннән соң тишелгәнче берничә тапкыр тырмалау уңышлы дип исәплим. Әмма бәрәңгене агулап утыртмыйм. Мин аны өстән яфрагына гына сиптерү яклы. Бәрәңге арасын эшкәрткәнче без башта утап чыгабыз. Аннан соң техника ярдәмендә күтәртергә була. Бәрәңге үсеп, яфрак каплап китсә, чүп үләненә үсәргә ирек бирми. Кәбес­тәдән соң утыртылган басуда бакчачыларның җелегенә үткән эт эчәгесе кебек чүп үләне булмый. «Удача» сортына өстенлек бирәм. Аны без үзебез Теләче районыннан кайтарттык. Бу сорт корылыкка да, яңгырлы елга да чыдам. Бәрәңгене алганнан соң без беркайчан да аны турыдан-туры базга салмыйбыз. Күпмедер вакыт тотып, аралыйбыз. Былтыр бәрәңгедән дә, кәбестәдән дә әйбәт уңыш алдык. Чөгендер белән кишердән дә. Аш чөгендеренең «Пабло» сортына өстенлек бирәбез: эре булмый, уңышы әйбәт. Быел орлыклар да кыйммәтләнде, бәяләре долларга карап үсте.

Яшелчәчелек бакчачыдан тырышлык белән чыгымнардан тыш, белем дә таләп итә. Заманнан да калышмаска, яңадан-яңа сортларын да белеп торырга, уңышың күп булса, сата да белергә кирәк.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев