Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

БӘРӘҢГЕ ДӘ ХЕЗМӘТ КУЙГАННЫ ЯРАТА

Бәрәңгенең әһәмиятен әйтеп тору артык булыр кебек: аны күптән икенче икмәк дип атыйбыз инде.Элек-электән мул уңыш биреп үз исемен аклый иде ул. Колорадо коңгызы эшне катлауландырды һәм мәшәкатьләр дә өстәде. Шул каһәр төшкән корткычны бетерергә сипкән агу җирдә җыела,ахры. Соңгы елларда икенче икмәк уңышының кимүен дә шуннан дигән фикерне урынсыз...

Бәрәңгенең әһәмиятен әйтеп тору артык булыр кебек: аны күптән икенче икмәк дип атыйбыз инде.Элек-электән мул уңыш биреп үз исемен аклый иде ул. Колорадо коңгызы эшне катлауландырды һәм мәшәкатьләр дә өстәде. Шул каһәр төшкән корткычны бетерергә сипкән агу җирдә җыела,ахры. Соңгы елларда икенче икмәк уңышының кимүен дә шуннан дигән фикерне урынсыз дип әйтеп булмый. Кеше үзенең бакчасында төрле химия препаратларын кулланмаска тырша, билгеле. Сүзебезнең кая борылуын чамалагансыздыр инде: әллә кайларда билгесез шартларда үстерелгән бәрәңгене сатып алганчы, аны үзең үстерүең хәерле. Икенче икмәкне җитәрлек игәр өчен бәрәңге үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәр киңәшләренә колак салу, һичшиксез, файдага гына булыр. Киңәш белән соңармадык, чөнки галимнәр әйтүенчә, бәрәңгене җир кибеп һәм тәмам җылынып җитмичә, ашыгып утыртуда мәгьнә юк. Көннәр матураеп температура 14-16 градустан төшми башлагач, орлыкны кояш астына чыгарып куярга кирәк. Менә шулай атна-ун көн чыныктырылгач кына бәрәңгене җылы җир куенына салырга ярый. Җир дигәннән, бәрәңге җирендә чәчү әйләнешен кертү дә зарур. Бакчаны икегә бүлеп, аның бер өлешендә - бәрәңге, икенче өлешендә рапс, борчак, люцерна,горчица кебек үзеннән соң азот кебек файдалы матдәләр калдыра торган үсемлек чәчергә киңәш ителә. Бәрәңге җирен ел саен алыштырып торганда, уңышы сөенерлек булыр. Бәрәңгенең уңуы, әлбәттә, орлыктан да нык бәйле. Орлыкны утыртканчы җылыда тотуны әйттек инде, утыртыр алдыннан исә маргонцовка яисә көл белән эшкәртеп алсагыз да файдага гына булыр. Чәчүлекне ике-өч ел саен яңартып тормасаң уңыш сизелерлек азая башлый. Галимнәр "Невский", "Скарлетт", "Удача", "Ред", "Розара" сортлары безнең як җирләре өчен кулаерак дип киңәш итә.

Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән"нең 14 май саныннан укый аласыз. 14.05.2014. №34 (2693)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев