Яшел Үзән

БОЗЫЛМАГАН ЯК яки ЭШЛӘП ТӘ ЯШӘРГӘ БУЛА

Килешерсез, менә шушы гади генә сүзләр, ягъни хезмәт белән көн күрү мөмкинлеге бездә хәзер ачыш ясаганга тиң яңгырый. Бу сүзләрне, әйтик, шәһәр урамында әйтсәң, ишеткән кеше сиңа, мөгаен, сәерсенеп карар иде. Сәүдә итеп, алып-сатып яисә бүтән юллар табып баюны карый шул хәзер кеше. Күгәй авылында ишеткән бу сүзләр күпләр өчен...


Килешерсез, менә шушы гади генә сүзләр, ягъни хезмәт белән көн күрү мөмкинлеге бездә хәзер ачыш ясаганга тиң яңгырый. Бу сүзләрне, әйтик, шәһәр урамында әйтсәң, ишеткән кеше сиңа, мөгаен, сәерсенеп карар иде. Сәүдә итеп, алып-сатып яисә бүтән юллар табып баюны карый шул хәзер кеше. Күгәй авылында ишеткән бу сүзләр күпләр өчен гаҗәп күренә бугай.

Авылын әйткәч, ни өчен «Күгәй» күмәк хуҗалыгына барып чыгуыбызның сәбәбен җиткерик башта. Көз килеп, чебешләрне санар вакыт җиткәч, уңышлы эшләгән хуҗалык белән танышырга теләвебез табигый, билгеле. Әмма Күгәй ягы үзенең үзенчәлеге белән дә тартты безне. Белгәнебезчә, «Красный Восток»-Агро» җәмгыятенә керергә теләмичә, аяк терәп карышты андагы халык. Шундый куәтле хуҗалык канаты астында тыныч кына яшәргә теләмичә, аерылып, үзләре кооператив оештырдылар күгәйлеләр. Мөстәкыйльлекне үз итә, күрәсең, андагы халык.
«Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына берләшеп көн күрә авыл халкы хәзер. Билгеле, үз көченә таянып яшәгән авылның хәлләрен беләсе килде безнең. Олы җәмгыять ышыгына сыенырга теләмәгән «Күгәй» үзе ничек оештырган соң эшен?
- Иң алдынгы булып ялтырамасак та, кешедән ким яшәмибез, - дип тыйнак кына җавап бирде хуҗалык рәисе Илнур Хасипҗан улы Әхмәтҗанов бу сорауга.
Илнур Хасипҗан улы белән без хуҗалыктагы эшләрне карап чыктык һәм, әлбәттә инде, шунда хезмәт итүчеләр белән танышып сөйләштек. Җитәкче үзе белеме буенча агроном, күп еллар шушы төбәктәге колхоз рәисе булып эшләгән. Хәзер менә кооператив дип аталган күмәк хуҗалык эшен оештыруда көч куя. Билгеле, эшнең нәтиҗәлелеге кешедән тора, авылда бигрәк тә шулай ул. Шуңа күрә Күгәй халкының үзенчәлекле холкын да аңларга теләп кызыксындык без. Холык дигәннән, ул бит, бүген уйлап, иртәгә үк пәйда булмый. Вакыт белән тәрбияләнә ул. Биредә дә шул. Еллар буе яхшы эшләп данын югары тоткан колхоз оешкан булган биредә. Башта кошчылык, аннары терлекчелек тармагы өстенлек итә. Яхшы эшләгән дип әйтә алабыз. Юкка гына Яшел Үзән сөт комбинаты балалар өчен сөт ризыклары җитештерү өчен, бәйге үткәреп, югары сыйфатлы сөтне шушы авыл фермаларыннан алмагандыр бит. Игенчелектә дә ким куймыйлар анда: елына карап гектарыннан 30-35 центнер уңыш суктыра торган була колхоз... Хәер, аның уңышлары дөньяга таныла. Рәис кабинетында шул елларда җиңүләрне тарихка керткән дипломнар,мактау грамоталары байтак тезелеп тора әле. Шул данлы елларның ядкарьләре дә алар. Мисалга, иң кырыйдагысын ачып карыйбыз. «РСФСР Министрлар Советының күчмә кызыл байрагы социалистик ярышта җиңүче Ильич исемендәге колхозга бирелә, 1984 ел» дип язылган иде аның эчке битендә. Менә нинди югарылыкта бәяләнгән булган аларның эшләре! Бөтен Россия киңлегендә яңгыраган Күгәй уңганнарының хезмәт уңышлары. Әйткәнебезчә, андый билгеләр байтак анда. Димәк, очраклы булмаган җиңүләр, даими рәвештә күтәренке тотканнар байракны. Югары уңышка ирешү өчен, барлык колхозчыларның, белгечләрнең һәм оештыручыларның яхшы хезмәт куюлары соралуын аңлыйбыз инде. Кыска гына итеп әйткәндә, биредә һәркем дә үз эшенең остасы булган дисәк, һич кенә дә арттыру булмас шикелле. Эшкә оста күгәйлеләрнең үз көченә ышанып мөстәкыйль яшәргә теләүләре ачык аңлашыла булыр.
Һәм менә шул алдынгы колхоз таралган. Югалтулар күп була. Бигрәк тә осталар, яхшы белгечләр китүе авырлык тудыра. Авылларда йөргәндә, кешедән элекке колхозларны сагынулары турында күп тапкыр ишеткәнебез бар безнең. Менә бу Ильич исемендәге колхоз ишеләрне чын-чынлап сагынырга мөмкин, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Тулы варианты 81нче санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: