Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

БИШНӘ АВЫЛЫНДА БӘЙРӘМ

Ямьле яз җиткәч, табигатьнең көннән-көн матураюын күреп һәркем дә сөенә, билгеле. Бишнә халкы күңеленә исә бу көннәрдә шатлык өстенә шатлык өстәлде. Анда тантаналы төстә балалар бакчасы ачылды. Бу вакыйганы зур бәйрәмгә тиңләми мөмкин түгел. Зарыгып көткән аны халык. Районның иң зур авылларының берсе булган Бишнәдә менә инде ун ел буе...

Ямьле яз җиткәч, табигатьнең көннән-көн матураюын күреп һәркем дә сөенә, билгеле. Бишнә халкы күңеленә исә бу көннәрдә шатлык өстенә шатлык өстәлде. Анда тантаналы төстә балалар бакчасы ачылды.

Бу вакыйганы зур бәйрәмгә тиңләми мөмкин түгел. Зарыгып көткән аны халык. Районның иң зур авылларының берсе булган Бишнәдә менә инде ун ел буе балалар бакчасы эшләмәгән булган.
Яңа балалар бакчасы мәктәп бинасында урнашкан. Анда нарасыйлар өчен бөтен уңайлы шартлар да булдырылган. Аерым йокы бүлмәләре, аерым уен бүлмәләре, аерым аш бүлмәсе... Юынырга кайнар суы, уеннар оештырырга - уенчыклары, тәрбия чаралары өчен төрледән-төрле кирәк-яраклары бар аның.
- Сездәге матурлыкка шәһәрнекеләр дә көнләшерлек! - дип соклануын белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин бакчаны карап чыккач.
Җитәкче тантанага җыелган халык алдында чыгыш ясады. Авыл халкы үзләренең нарасыйлары өчен тыныч була ала хәзер - биредә уңайлы, тиешле тәрбия бирер өчен, бөтен шартлар да бар, дип белдерде ул.
Бүгенге күңелле чараны өй туе дисәң дә ярый, ә туйга бүләксез килмиләр. Район җитәкчеләре дә, бу кагыйдәне истә тоткандай, бишнәлеләрне бүләкләр белән сөендерделәр. Рөстәм Гарифуллин район башлыгы исеменнән балалар бакчасына зур суыткыч һәм суыткыч-камера бүләк итте. Җитәкче урынбасары Рәисә Афанасьева, башкарма комитеты исеменнән, ноутбук белән тулыландырды бакча җиһазларын. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова балаларны уенчыклар һәм татлы шоколод конфетлары белән сөендерде. Җитәкчеләр үзләренең чыгышында Бишнә халкын бу яңалык белән тәбрикләделәр һәм районыбызда хәзер авылларда балалар тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелүен әйттеләр.
Әлбәттә, авыл халкы тормышына йөз белән борылу куанычлы хәл. Бишнә җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин мондый игътибар өчен халык исеменнән рәхмәт әйтте. Яңа балалар бакчасы әзер бинада оештырылса да, аны төзекләндерү һәм җиһазландыру өчен шактый зур акча - 2 миллион сум тотылган.
- Хыялыбыз тормышка ашты: яңа бакчабызга 32 бала йөри башлады инде. Якты җылы бинада урын җитәрлек: күрше-тирә авыллардан да китерә алалар безгә нарасыйларын. Бишнә балалар бакчасы озын гомерле булсын иде! - дип төгәлләде чыгышын авыл җирлеге башлыгы.
Бишнә авылы өчен тагын бер мөһим ягын да искә алырга кирәк: яңа балалар бакчасы 7 кешене эшле дә иткән. Мисалга, Эльмира Кәлимуллина, Казандагы эшен калдырып кайтып, туган авылында яшәргә мөмкинлек алган хәзер. Ул биредә тәрбияче булып эшкә кергән һәм ике яшьлек улы Булатны да шушы якты балалар бакчасына алып килә икән.
Бишнәдәге яңа балалар бакчасына «Әкият» исеме һәм 45нче тәртип саны бирелде. Аның җитәкчесе итеп биредәге башлангыч мәктәп директоры Зөлфия Сабирова билгеләнде. Җитәкче шушы бакчаны эшләтеп җибәрергә әзерләнү мәшәкатьләрендә ярдәм иткән авылдашларына аеруча зур рәхмәтен белдерде. Авыл халкы һәм Бишнә эшмәкәрләре изге теләкләр теләп, төрле җиһазлар, ашханә савыт-сабалары һәм уенчыклар биргәннәр яңа бакчага.
Тантанада чыгыш ясар өчен башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөри башлаган нарасыйлар концерт та әзерләп өлгергәннәр. Балаларның ихлас күңелдән сөйләгән нәфис сүзләрен, җырлаган җырларын һәм биюләрен мөкиббән китеп карады халык. Аларның бергә басып:
- Хәерле сәгатьләрдә, өйрәт безне иң матур гадәтләргә! - дип әйткән сүзләре һәркемнең йөрәгендә сакланыр, иншаллаһ!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X