Яшел Үзән

БЕЗ ТАТАРСТАН БУЕНЧА 5нче!

Игенчеләребезне зур җиңү белән котларга була: хуҗалыклар гектарыннан уртача 21,1 центнер ашлык алып, Яшел Үзән районы республика буенча бишенче урынны яулады. Район буенча урып суктырган ашлык барлыгы 36277 тоннага җитте. Җирдә хезмәт куйган авыл кешеләрен быелгы урып-җыюның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләргә һәм аларга олы рәхмәт җиткерергә кирәк. Билгеле, бар да...

Игенчеләребезне зур җиңү белән котларга була: хуҗалыклар гектарыннан уртача 21,1 центнер ашлык алып, Яшел Үзән районы республика буенча бишенче урынны яулады. Район буенча урып суктырган ашлык барлыгы 36277 тоннага җитте.
Җирдә хезмәт куйган авыл кешеләрен быелгы урып-җыюның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләргә һәм аларга олы рәхмәт җиткерергә кирәк. Билгеле, бар да Ходай Тәгалә кодрәтеннән тора. Ягъни һава шартларының уңай булуы да игенчегә зур ярдәм. Әмма игенчеләрнең тырышлыгы, ашлык үстерү технологиясен дөрес файдалану да хуҗалык амбарларының тулы булуын хәл итә.
Яшел Үзән районындагы җир мул ашлык бирә торганнардан түгел. Хуҗалыклар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Ашлык та күбесенчә шул тармак өчен чәчелә. Җирләре икмәк үстерергә кулай булган Азнакай, Буа, Ютазы һәм Зәй районнары рәтенә күтәрелү безнең район өчен зур мәртәбә. Җиңү белән, Яшел Үзән районы игенчеләре!
Хәзерге вакытта район хуҗалыклары киләсе елны кайгырта. Җәмгысы 10700 гектар җирдә көзге ашлыкны чәчеп, нигездә, уйланылган эшләрен төгәлләделәр. Игенчеләр җиңел сулап куя алса, терлекчеләр өчен тагын да җаваплырак чор башлана. Малларны фермаларга кертү белән мәшгуль хуҗалыклар. Билгеле, алдан кышлату биналарын карап-төзекләндереп чыгарга кирәк иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу юнәлештә «Тау Иле» кооператив хуҗалыгы алдырган. Хуҗалыкның фермалары төзек һәм малларын җәйләүдән ышанычлы түбә астына керткәннәр инде анда. «Заволжье» агрофермасы да бу юнәлештә эшен йомгаклаган. «Күгәй» кооператив хуҗалыгында һәм «Табигать байлыгы» муниципаль предприятиесендә фермаларны төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Әйтергә кирәк, хайваннарга кышка азык әзерләү эше дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә барлыгы 15 мең тонна силос салынган инде. Уңганнар сенаж салуны да дәвам иттерә. Бусына печән икенче укостан җыеп алына. Әйе, быел печән икенче тапкыр чабырлык та булды. Кышны тыныч каршы алырга тагын бер терәк бу, бары түкми-чәчми чабып алырга өлгерергә генә кирәк. Терлекчеләр дә ким куймый анысы. Хуҗалыклар маллар санын узган елгыдан, бергә исәпләгәндә, 749 башка арттырды. Шулай итеп, район кышкы чорга зур күтәрелеш белән керә дип ышанып әйтә алабыз.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: