Яшел Үзән

Берләштерү әлегә туктатыла

Районыбыз авылларында бара торган җыелышларда, беренче чиратта, халыкны иң нык борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелә. Олы Шырдан авылы җирлеге җыелышында, мәсәлән, узган ел башланган авыл җирлекләрен берләштерү чараларының - үзенә бер төрле оптимизациянең ничек-нәрсә белән бетәчәген белештеләр. Халык күтәргән сорауга Яшел Үзән районы авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге мөдире Илдус Сираҗиев...

Районыбыз авылларында бара торган җыелышларда, беренче чиратта, халыкны иң нык борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелә. Олы Шырдан авылы җирлеге җыелышында, мәсәлән, узган ел башланган авыл җирлекләрен берләштерү чараларының - үзенә бер төрле оптимизациянең ничек-нәрсә белән бетәчәген белештеләр.
Халык күтәргән сорауга Яшел Үзән районы авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге мөдире Илдус Сираҗиев аңлатма бирде.
- Районда авыл җирлекләрен берләштерү эшләре узган ел куерган иде. Аны оптимизация дисәң дә ярый. Район депутатлары белән җыелып бу мәсьәлә буенча киңәшләштек һәм уртак фикергә килә алмадык. Әле күптән түгел генә үткәрелгән мәгариф тармагындагы оптимизация куркыта безне. Бүгенге көндә бу эш туктатылды. Яңа ел алдыннан сайланып куелган Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Васильевич Тыгин бу мәсьәләгә башкача карый. Иделнең уң ягындагы авыл җирлекләрен берләштерү Мизиново, Карамалы Тау, Ходяш авылы җирлекләренә генә кагылачак. Зөя буенда, белгәнегезчә, зур логистика үзәге төзелә, күп кеше эшләргә мөмкинлек ала. Бу җирлек икътисади яктан үз-үзен аклар дигән өмет бар. Әлбәттә, мондый оешу халык белән җыелып, аның ризалыгы белән башкарылачак. Бүтән җирлекләр исә, элеккечә кала, - диде мөдир.
Хуп, халык депутатларының мондый үзәкләштерүгә каршы килүе яхшы. Әгәр ул гамәлгә кертелгән булса, авыл кешесе кош теле хәтле генә справка алу өчен дә еракка йөреп көн уздырырга мәҗбүр булыр иде. Ә инде авылларда күбесенчә өлкән яшьтәгеләр яшәвен искә алсак, мондый оптимизациянең халык өчен нинди кыенлыклар тудырачагы аңлашыла булыр. Аллаһка шөкер, бу мәсьәлә әлегә уңай хәл ителгән икән.
Олы Шырдан җирлеге җыенында халыкны борчыган байтак кына сорауларга менә шулай ачыклык кертелде. Әйтик, мәктәп балаларын укуга йөртүче автобуска тукталыш кайчан ясала, дигән сорауга, автобус борылып тукталыр өчен тау өстендә махсус мәйдан ясалачагы әйтелде. Район вәкиленә Шырданнан Карамалы Тауга автобус йөрерме, дигән сорау да бирелде. Бу мәсьәлә хәл ителгән, озакламый ике арада автобус йөри башлаячак, дип өметләндерделәр анысы.
Җыелышта торак-коммуналь хуҗалыгына дәгъва белдерде халык. Авылны су белән тәэмин итүгә игътибар җитмәвенә зарландылар анда. Ни кызганыч, әлеге оешма җитәкчеләре җыелышта катнашмады. Югыйсә, халыкка хезмәт күрсәтүче хуҗалык мондый җыеннан читтә калмаска тиеш иде.
Барлыгы 467 кеше яшәгән җирлекнең үзәге булган Олы Шырдан авылына бер кечкенә генә кибет хезмәт күрсәтә икән. Халыкны ипи-тоз кебек көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итүче кибет хуҗасына эшен ныгытуда хакимиятнең ярдәм итүен дә үтенделәр җыелышта. Кибет ябылса, беренче чиратта, кечкенә балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәгеләр интегәчәк бит.
Әйтергә кирәк, Олы Шырдан халкы башкалардан таләп итеп кенә калмый, үзе дә авылны төзекләндерүдә, чистартуда зур өлеш кертә. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Талипов үзенең чыгышында язгы-көзге өмәләрдә, агач утыртуда, чишмәләрне төзекләндерүдә катнашкан якташларына, иганәче эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде. Туган авылы матур булсын өчен һәркем җаваплы. Олы Шырданда үзәк урам юлын күтәртеп таш җәю эшен төгәлләргә кирәк әле. Бу эштә һәркем дә хәленнән килгәнчә булышса, авылга кирәкле эшнең иң олысы тизрәк тәмамланыр иде, әлбәттә.
Халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәисә Афанасьева да сүз тотты. Олы Шырдан авылы җирлеге халкының җыелышы эшлекле сөйләшү булып үтүеннән бик канәгать калуын белдерде ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: