Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бәчек халкының олы бәйрәм көне

Чәршәмбе көнен Бәчек халкы дулкынланып көтеп алды. Һәм көне килеп җитеп өйләгә ике сәгать калганда, мәчеткә җыелды. Олы Ачасыр, Норлат, Күгәй һәм башка авыллардан да кунаклар килеп җитте. Барысы да танылган хәзрәт Рамил Юнысны күрергә, аның догаларын һәм вәгазьләрен тыңлап кинәнергә тели иде. Корбан бәйрәменә багышлап табын әзерләнгән иде мәчеттә....

Чәршәмбе көнен Бәчек халкы дулкынланып көтеп алды. Һәм көне килеп җитеп өйләгә ике сәгать калганда, мәчеткә җыелды. Олы Ачасыр, Норлат, Күгәй һәм башка авыллардан да кунаклар килеп җитте. Барысы да танылган хәзрәт Рамил Юнысны күрергә, аның догаларын һәм вәгазьләрен тыңлап кинәнергә тели иде.
Корбан бәйрәменә багышлап табын әзерләнгән иде мәчеттә. Халык кереп утырышкач авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин:
- Корбан саваплы бул­сын, җәмәгать! Без киңәшләштек тә менә шулай халыкны корбан ашына җыярга булдык. Бергә җыелышу һәм аңлашу бик кирәкле чара. Кунакларыбыз район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиевкә һәм халык арасында дан казанган Рамил Юныс хәзрәткә, сүзебезне тыңлап авылыбызга килгәннәре өчен, рәхмәтемне белдерәм! - дип чыгыш ясады. Аның артыннан Фоат Шәмсиев күтәрелде:
- Мин сезнең авылда еш булам, мондагы хәлләр белән танышып торам. Менә бу мәчеткә нигез салына башлауга да егерме ел тула икән. Корбан ашыгыз кабул булсын! Балаларыгыз һәм үзегезгә сәламәтлек телим! - диде ул.
Җитәкче утыргач, Рамил хәзрәт:
- Коръән укыйбыз хәзер, - дип, яттан Коръән аятьләре сөйләде. Аның бик тә килешле яңгыраган тавышы халыкны мөкиббән итте. Сүзен ул бүгенге чараның олы мәгънәсен аңлатып тәмамлады: - Корбан ашы кешене куандыра, күңелләрне йомшарта. Мондый яхшы гамәлнең дәвамлы булуын телисе килә. Корбанның ике мәгънәсе бар. Беренчесе - Аллаһ белән, һәм бүтән кешеләр белән якынайтуы. Икенчедән, нинди дә булса максатка ирешер өчен нәрсәнедер корбан итәргә кирәк дигәнне аңлата. Ягъни корбан итү менә шулай мәгънәле булырга тиеш дигән сүз.
Хәзрәттән соң Фәһим абый авылдашларына мөрәҗәгать итте:
- Корбан сарыгы биргән өчен Айрат Хәйруллинга һәм шулай ук Наил Гатауллинга авыл халкы исеменнән рәхмәт. Наил Абдул улы малны дөрес итеп чалып әзерләп тә бирде. Аларның исән-сау булуларын телик!
Авыл карты шушы игелекле сүзләрне әйткәч, Корбан ашын башларга тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, табын мулдан әзерләнгән иде.
- Беренче итеп корбан итеннән пешерелгән токмачлы ашны ашагыз! - дип Бәчек уңганнары кайнар аш китерделәр...
Менә шул токмачлы аш белән башланган нигъмәтләрдән халыкның канәгать калуын әйтми мөмкин түгел. Безнең татар халкы кунакчыл халык бит, әзерләгән ризыкларын яратып ашасыннар иде, дип тырыша ул. Биредәге ашларны пешереп матур итеп сыйлаган Гөлнара, Гөлия, Миләүшә, Лилия, Люция, Резедә һәм Сәрия кебек уңганнар исеменә җылы сүзләр бик күп әйтелде. Шулай ук мәҗлесне оештырып янып-пешеп йөргән Хәйдәр Сибгатуллинның тырышлыгын аерым билгеләп, аны зур рәхмәт сүзләре белән сөендерделәр.

Ильяс САЛИХҖАН




Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев