Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

БАЗАР МӨНӘСӘБӘТЕ КЫЧКЫРТА

Беренче карашка авыл җирендә эш оештырган хуҗалык тыныч кына көн күрә алыр кебек. Эшлә генә, эш агачы, мәгълүм булганча, һәрвакытта да җимешне бик юмарт китерергә тиештер кебек. Янәсе, язын вакытында чәчсәң, көзен уңышсыз калмассың. Моның белән килешкән очракта да, бусы әле эшнең яртысы гына икәнлеген хуҗалыклар яхшы белә инде хәзер....


Беренче карашка авыл җирендә эш оештырган хуҗалык тыныч кына көн күрә алыр кебек. Эшлә генә, эш агачы, мәгълүм булганча, һәрвакытта да җимешне бик юмарт китерергә тиештер кебек. Янәсе, язын вакытында чәчсәң, көзен уңышсыз калмассың. Моның белән килешкән очракта да, бусы әле эшнең яртысы гына икәнлеген хуҗалыклар яхшы белә инде хәзер. Шөгылеңнең табыш китерүен дә таләп итә базар икътисады мөнәсәбәтләре. Ягъни җитештергән продукция белән отышлы сәүдә итүне дә оештыру зарур. Хәер, ул гынамы соң!

«Тау Иле» хуҗалыгы рәисе Әмир Мәхмүт улы Заһидуллин белән әңгәмәбез дә, шуннан башланып китте.
- Бөтен тармакны да арадашчы эләктергән. Аннан башка бер нәрсәңне сатып булмый: ни сөтеңне, ни ашлыгыңны, ни итеңне... Ә бу нәрсә дигән сүз? Бәяләрне шул әфәнде куя дигән сүз бу! Син үзең тир түгеп җитештергән продукцияңне үзең теләгән бәягә сата алмыйсың - нинди базар инде бу?!
- Әмир, сезнең хуҗалыкның таянычы - төп хезмәт җимеше нәрсә соң?
- Без табышны сөт җитештереп алабыз. Белгәнегезчә, безнең якын-тирәдә сөт заводлары юк, шуңа күрә арадашчыга тапшырабыз сөтне. Көндәшлек булмагач, бәяне ул билгели. Бирмичә кая барасың? Көннекен көнендә җибәреп торырга кирәк бит. Җәйге айларда бөтенләй юк бәягә тапшырырга туры килә иде, хәзер менә литрын 13 сумнан җыя башлады.
- Әйе, районыбызның Идел аръягындагы фермерларын, авыл халкын борчыган мәсьәлә бу. Шул ук вакытта «Авангард» хуҗалыгы үзенең эшен отышлы итә алган...
- Ул бит зур хуҗалык, сөтне күп җитештерә. Машина белән еракка ташу чыгымнары, күпләп илткәч аклана. Ә без көненә 1,2 мең литр савабыз - моның белән көн дә машина куып булмый инде. Фермерлар һәм, гомумән, сыер асраган кеше безнең кебек үк интегә. Ачуым бер килмәгәе, сөтне ун сумга алып, утыз сумга саталар бит. Җитештерүченең хезмәте дөрес бәяләнеп бәя әйбәт булса, фермер хуҗалыкларын коручылар да артып китәр иде. Авылларда эшсезлек мәсьәләсе дә хәл ителер иде.
- Эш белән тәэмин итү иң мөһим мәсьәлә, билгеле. Шул нәүбәттән сорыйм әле: сезнең хуҗалыкта ничә кеше эшли?
- «Тау Иле»ндә барлыгы 30 кеше эшли. Нигездә алар фермада хезмәт куя, товар сөте бирүче 150 баш савым сыерыбыз бар безнең. Гомумән, 450 баш хайван асрыйбыз. Мактана дип уйламагыз, үрчем әйбәт бара, уртача, йөз баш сыердан 95 бозау алабыз. Аннары инде, мал азыгы әзерләү белән бергә, игенчелек белән дә шөгыльләнәбез: быел менә гектарыннан 18 центнер бодай урып алдык.
- Халык та сездә эшчән, димәк...
- Әйе тырыш халык яши бездә. Шуңа күрә социаль мәсьәләләрне дә һәрвакыт күз уңында тотабыз. Әле менә октябрь башында лаеклы ялдагы әби-бабайларыбызны өлкәннәр көне белән тәбрикләп бүләкләр өләштек. Авылда кырык пенсионер яши икән. Кемнең кайда эшләп пенсиягә чыгуына карап тормадык, барысын да бүләкләдек.
- Бик хуп, авыл халкы рәхмәтле булгандыр, билгеле. Инде килеп хезмәт хакы турында да әйтсәгез иде.
- Хезмәт хакын аен-айга бирүне изге бурычым дип карыйм мин үзем. Эшләрнең иң кызган чакларында, әйтик, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю айларында, хуҗалыкның хезмәт хакы фонды 390 мең сумга җитә.
- Тагын нинди чыгымнар рәисне уяу булырга мәҗбүр итә?
- Мин үзем шәхсән, бервакытта да әҗәткә алырга яратмыйм, бурыч җыймыйм. Ай саен, беренче итеп, салым түлибез башта. Аннары хезмәт хакын һәм өченче итеп, электр уты өчен күчерәбез акчаны. Билгеле, болары иң олы чыгымнар. Әгәр аен-айга түләп бармасаң, бик тиз зур өем хасил була. Салымы гына елына алты йөз мең сумга җитә. Кышкы айларда электр уты да кесәгә суга: аена 50-60 мең сумны йота ул. Фермалардагы бар эш тә электрга көйләнгән бит...
- Бу ел ахырына җитеп килә, яңасына бурычсыз керәсездер, шәт?
- Аллаһка шөкер, кышны тыныч каршы алабыз. Түләнмәгән бурычларыбыз юк. Эшебезне дәвам итәргә бар да бар. Мал ризыкларын - салам-печәнен, силосын, фуражын - җитәрлек тупладык. Кыр эшләре бетте, туңга сөрүне төгәлләдек. Халыкка икмәкне тараттык. Фермалар төзек, кар-бураннар үтәрлек түгел. Көзге эштән бушаган техниканы карап куйдык. Районнан комиссия килеп тикшерде, мактана дип уйламагыз, эшебездән канәгать калды мөхтәрәм комиссия әгъзалары.
- Әмир, сорауларыма җавап биргәнегез өчен, рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим.
Ильяс Салихҗан

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев