Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Балалар бакчасында авыл музее

Олы Шырданның зур булмаган балалар бакчасында байтактан бирле тарихи-этнография музее уңышлы эшләп килә. 10 ел дәвамында балалар бакчасы хезмәткәрләре, аерым алганда, тәрбияче Зөлфия Закирова 300дән артык экспонат туплаган. Балалар бакчасы музеенда саклана торган кайсыбер экспонатларга шәһәрләрнең зур-зур музейлары да кызыгырлык. -Музей экспонатларының берсенә - кайры бишеккә, мәсәлән, 100 елдан да...

Олы Шырданның зур булмаган балалар бакчасында байтактан бирле тарихи-этнография музее уңышлы эшләп килә. 10 ел дәвамында балалар бакчасы хезмәткәрләре, аерым алганда, тәрбияче Зөлфия Закирова 300дән артык экспонат туплаган.
Балалар бакчасы музеенда саклана торган кайсыбер экспонатларга шәһәрләрнең зур-зур музейлары да кызыгырлык.
-Музей экспонатларының берсенә - кайры бишеккә, мәсәлән, 100 елдан да артык, - дип сөйли Зөлфия Закирова, тарихи әйберләр белән таныштырып. - Бу бишектә - әни, аннары әнинең балалары үскән, шуңа күрә ул безгә бик тә кадерле. Хәер, калган экспонатлар да үзенә күрә кызыклы тарихка ия. Туку станогының, кул тегермәненең, юкәдән ясалган камыр савытының, агач соскычның шулай ук 100 еллык тарихы бар. Алардан бүген дә файдаланырга мөмкин. Үзебезнең өйдә саклана торган байтак әйберне музейга алып килдем, туганнарым да булышты. Авыл кешеләре дә, бездән күреп, музейны баетуга нәни генә булса да өлеш кертергә тырышты. Шулай бөртекләп җыйдык экспонатларны.
Тәрбияченең сүзләренә караганда, аларның гаиләсендә һәр кеше халкыбызның үткән тормыш юлы, бай тарихыбыз белән бик кызыксына. Әнисе дә, дәү әнисе дә еллар узгач та халыкка кызык һәм истәлекле булырдай әйберләрне саклап тоткан, ә Зөлфия Закирова исә, аларны бергә туплап һәм тәртипкә китереп, матур гына музей төзеп куйган. Кулдан сугылган төрле төстәге сөлгеләр, эскәтерләр музей бүлмәсен бизәп тора. Кул белән йон эрләү җанланмасы - кабаны, мәк төя торган килене балалар тагын кайда һәм кайчан күргән булыр иде? Музейда саклана торган борынгы тарихи әйберләрне сабыйлар рәхәтләнеп тотып карый һәм аның тарихы, килеп чыгышы, әби-бабайлар тормышында тоткан роле турында тәрбиячедән ишеткәннәрне яшьтәшләренә сөйли ала. 1899 елда (!) Тулада бай Шемариннар гаиләсе өчен махсус эшләнгән самовар, кулдан ясалган комган, узган гасыр башында бары тик байлар гына күтәреп йөргән чемодан һәм тагын бик күп экспонатлар татар халкы тормыш-көнкүрешен тасвирлауга ачык мисал.
-Тарихны өйрәнүче югары уку йорты студентлары, халкыбызның узганы белән кызыксынучы авылдашлар музеебыздан бик теләп файдалана, - дип сүзен дәвам итә тәрбияче. - Ә без, үз чиратыбызда, музей бүлмәсе кысан дип тормыйбыз, экспонатлар туплауны дәвам итәбез.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев