Яшел Үзән

Бакырчыны үги итмәгез!

Күренекле якташыбыз Рәшит Сабировның туган авылы Бәчек, андагы күңелен тырнап торган борчулары турында язган «Ачык хат»ын укып таныштык. «Ачык хат»ка «ачык җавап» белән дә танышкач, мин дә үз фикеремне язарга булдым. Бу фикерләр белән күпләр килешер, кемдер килешмәс тә, кемнәргә ошамас та. Ләкин һәммәбезнең үз фикерен халыкка җиткерергә хакы бар...

Күренекле якташыбыз Рәшит Сабировның туган авылы Бәчек, андагы күңелен тырнап торган борчулары турында язган «Ачык хат»ын укып таныштык. «Ачык хат»ка «ачык җавап» белән дә танышкач, мин дә үз фикеремне язарга булдым. Бу фикерләр белән күпләр килешер, кемдер килешмәс тә, кемнәргә ошамас та. Ләкин һәммәбезнең үз фикерен халыкка җиткерергә хакы бар бит хәзер. Демократия заманы, файдасы гына чамалы.
Рәшит энем! (гафу итегез, Сезнең миннән яшьрәк икәнегезне беләм). Күтәргән проблемагыз - Россия күләмендә, барлык авылларга да хас проблема диярлек. Сезнең кебек үз җире - туган авылы өчен борчылучы, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырышучы шәхесләр булына сөенәбез. Рәхмәт Сезгә, бәлки, аз булса да, боз кузгалып, авылларга күз салырлар. «Туган авылымның кырлары, таңнары», - дип җырлаучылар да, сөйләүчеләр дә күп ул, ярдәм кулы сузучылар аз. Сезнең кебекләр аз!
Бәчек, Кече Ачасыр, Айдар - Әрә, Бакырчы кебек авыллар (алар бихисап), аларга караш күптәннән килә, тамырлары тирән аның. Колхозларны берләштергәннән соң (1960 еллар), үзәк авыллар һәм аларга кушылган авылларның статусы үзгәрде. Бар корылган коймалар, төзелгән мәктәп-клублар һәм башка объектлар, белгечләргә салынган никадәр торак йортлар, хәтта ярдәмчесез калган карт-корыларга булышып салынган өйләр дә «үзәк авылларда» төзелде. Ә аларга кушылган авыллар «үги бала» булдылар. Ә төп көч - хезмәт кешеләре «үги» авылларда күбрәк, аларның хезмәт көче «үзәк» авылларга бик күп керсә дә, алар сүзен ишетүче булмады. Чөнки бар килгән район начальниклары - «үзәккә» килә, андагы «показуха» ны күреп китә дә, «яхшы» дигән нәтиҗә ясала иде. Хәзер дә шул ук хәл ул. «Үги» авылларга килгән «начальник»ның бердәнбере - участок ветврачлары булды. Дәүләткә сөт планы зур, ә сыер фермаларының күбесе «үги» авылларда. Шуңа да ветврачлар, зур резин итекләрен киеп, таңнан сыер савучылар янына килделәр.
Авылыбыз, тарихчылар сөйләве буенча, күп талаулардан качып, хәзерге урынга урнашкан, диләр. Укша - елга булып аккан, диләр. Безнең авыл шул Укшаның ике ягында. Бездәге авыл эчендәге юллар шаккаткыч! Быелгы яңгырлы көздә әйтәсе дә юк, каршы як күршегә керер хәл юк инде. Бар машина белән кайтучылар машиналарын тау башында калдыралар. Нинди генә уңайсыз урынга урнашса да, ул - безнең ерак бабаларыбыз нигез салган урын. Безнең өчен изге, газиз туган җир. Туган җир, туган туфрак үзенә тарта инде. Хәлләреннән килгәнчә авыл халкы юлларны тигезләп тә карый. Хәзерге зур техникалар җирнең үзәгенә үтә.
Зур техникаларда эшләүчеләр, яр ишеп, балчык түшәп тә карыйлар. Кышкы бураннарда да юлны чистартуда булышалар. Мәрхәмәтле халык яши бездә. Авыл кырыендагы 40-50 машинаны ни төсле генә чишендереп бетермәсләр иде бер иш җирдә булса?! Халык тугры, бер-берсенә ярдәмчел. Тик читтән - дәүләттән генә юллар төзәтүгә ярдәм юк.
Асфальт юл салгач кына мәктәпне ябалар (югары классларны Акъегеттә укыта башлыйлар), дигәннәр иде, асфальтны күргәнче, мәктәпне «оптимизацияләделәр». Тагын бер үк хәл - Бакырчыда балалар саны күп, типовой мәктәп юк. Ул - Акъегеттә, «үзәк» авылда. Автобус белән йөртәләр, , беренче рейска балалар иртәнге 6да чыгып китәләр. Иртәнге 5тә торырга кирәк. «Үзәк» авылларга «Дом культуры» дигән клублар салдылар, безнең ише «үги» авылларда клубы да юк. Элеккеге мәчетләрне клуб иткәннәр, шунда 70 ел клуб торган иде, анысы «ишеләм-ишеләм» дип тора. «аварийный» дип бөтенләй япканнар инде хәзер. Яле, кайсы «үги» авылда «дом культуры» бар, әйтеп карагыз?! Клублар күбегездә юк та, булса да иске мәчет иде. «Үги» - үги инде ул.
50-60 йортлы гына түгел, шактый зур авыл безнең Бакырчы. Җәй көне «клуб төзиләр» дигән сүз чыккан иде, сүздә генә калды. Яңа клуб булырмы, салырлармы аны? Билгесез. Мәчетебез бар, Аллаһка шөкер, яңа революцияләр чыгып, аны яңадан клуб иткәнне көтәрме Бакырчы халкы?!!! Аллаһым сакласын.
Рәшит Сабиров та үзенең туган авылы «үги Бәчегендә» яхшы клубы булса, артистлары белән үз авылында куйган булыр иде концертын. Әби-бабайлары да барган булыр иде, һәрхәлдә, үз авылының үз баласын үз клубында күрер иде Бәчек халкы. Горурлыклары тагын да артыр иде.
Рәшит! Ни дисәләр дә, Бәчекнең барлыгын танытуда өлешең зур синең, энем! «Тукай көннәре»ндә Бакырчы, Күгеш, Күгәй һ.б. мәктәпләрдә укучылар Шигырь бәйрәменә барып катнашу бәхетенә ирештеләр. («Яшел Үзән» газетасы оештырган иде).
Рухи ярдәм генә түгел, авылга матди ярдәм итүчеләребез кирәк шул! Бик кирәк!
Әнә Урысбага авылының Гарипов Равилен тирә-якта кем генә ишетеп белми?! Авылы кечкенә, халкы да күп түгел. Равил Гарипов булышлыгы белән авылның буеннан-буена асфальт салынган, олы юлга чыгуның бер кыенлыгы юк, хет чүәк белән йөр. Елгасына буа буып, күперен салып, асфальт юл салынган, Кече Ачасырга да юл асфальтлана, дип сөйлиләр. Кизләү юлына да асфальт салдырды. Менә бу Кеше инде, зур хәреф белән атарлык. Авыл халкы аңа рәхмәтле, эшли дә белә, юлын да таба, никадәр авылдашын эш белән тәэмин итәргә булыша. Сабантуйлар уздыруда ярдәм күрсәтә, хәтта «сабантуйчыларга» машиналар кую урынын да хәзерләтте. «Сабантуйлары» гына «Дом культуры» мәйданында үтә икән, ярамассың кешегә.
Менә шундый, Гарипов Равил кебек башлы, үз җиренең герое булган берәр кеше дә чыкмады бит безнең авылдан дим. Асфальт урамнар турында хыялланмыйм да инде мин, аны безнең буын күрәсе юк. Хет таш салынган юл, авылның бер ягыннан икенче ягына чыгарлык яхшы, нык күперләре булса да ярар иде. «Җимерек күперләрдән чыкканда, күпер астына китеп, хәвеф-хәтәр генә булмаса ярар иде», - дип чыгам күпер чыккан саен. Мәктәпкә баручы балалар егылмасалар гына ярар иде, яңа салынган күпернең дә култыксалары юк, куркыныч.
Телевизордан да, газета-журналлардан да авыл тормышы, андагы үзгәрешләр турында гел карап, укып, танышып торам мин. Кечкенә авылларның бетү алдында торуын күреп, йөрәк әрни.
Бакырчымдагы 160лап хуҗалыкның бүген 43е - буш хуҗалык. 30 хуҗалыкта 1 генә кеше яши. 40 хуҗалыкта - 2шәр.
Барысы 320ләп кеше яши бездә. Моннан 3-4 ел элек кенә 350 иде. Бу куркыныч, коточкыч саннарны уйлыйм да, киләчәгең нинди булыр дим, Бакырчым?!
Яшьләр дә елдан-ел азая, читкә китә. Туу елга 1-2 бала. Әбиләрдән бәбиләр тумый бит, ә әбиләр арта, авыл картая. Яшәтәсе иде, яшәртәсе иде, матурлыйсы иде. Төзеклеге җиткән, тырыш-булган халык үз хуҗалыгын менә дигән итеп тота. Кора, яңарта, җайлы итә. Суы кергән, газы кергән. Яшәргә дә яшәргә. Эшлим дигән кеше эшен дә таба, малын да таба. Өлкән буыннар кебек, кул хезмәте белән җәфаланмый халык - техника заманы. Чалгы белән печән чабучы да, көрәк белән бакча казучы да сирәк. Һәр йортта диярлек - машина. Менә шул машинасының рәхәтен күреп, капка төбеннән сөенеп утырып китеп, батмый-чуммый гына өенә кайтып кергән авылдашларны күрәсе иде. Әллә каягы кыр юлларын урап түгел, туп-туры авылга күпер аша өйләренә кайтсын иде авылдашлар.
«Шул Бакырчыга керсәң - чыгып, чыксаң кереп булмый» дип, хурлатасым килми минем туган авылымны. Сазлыкларын, пычракларын ерып булса да, кайтыгыз, күрегез! (Кереп булмый, дип, кире киткәнне ишеткәнем юк әле).
Туган авыл, туган йорт җылысы теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә ул.
Ә сиңа, Рәшит энем, зур рәхмәт! Эчемдәген ярып салырга, бушанырга, (бу язмамны район җитәкчеләре дә укыса) уйланырга ярдәм иттең. Районның көнбатышында Бакырчы дигән авылның барлыгын белеп, килеп күреп, бәлки, клуб, күперләр төзергә булышлык итәрләр.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: