Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бакырчыда юл салачаклар!

Бакырчы авылына барырга чыккач, көн ачылып китте. Юлчыга юл ачылды дип сөенергә дә ярый иде безгә. Көзгә кергәч күктә кояш күренүе дә күңелләрне күтәрә. Шуңа өстәп юлларыбыз да җилләп кипте. Сүз башында ук һава шартларына игътибар итүебез юкка түгел. Барасы авылыбыз урамнарында таш та, асфальт та түшәлмәгән булуын белә идек...

Бакырчы авылына барырга чыккач, көн ачылып китте. Юлчыга юл ачылды дип сөенергә дә ярый иде безгә. Көзгә кергәч күктә кояш күренүе дә күңелләрне күтәрә. Шуңа өстәп юлларыбыз да җилләп кипте.
Сүз башында ук һава шартларына игътибар итүебез юкка түгел. Барасы авылыбыз урамнарында таш та, асфальт та түшәлмәгән булуын белә идек инде. Иделнең аръягында озак­лап яңгыр яуса, авыл урамында машина белән йөрим димә. Кара туфраклы җир сазга әйләнә дә куя. Ике тау битенә урнашкан Бакырчы өчен явым-төшемнең әһәмияте авылга керүгә күренә. Яңгыр чылатса текә таудан төшеп тә, менеп тә булмас иде, мөгаен.
Аллаһка шөкер, без килеп җиткәндә, җир җилләп өлгергән иде. Машинада утырган килеш авыл белән танышып чыга алдык. Авылның матурлыгы гаҗәпкә калдырды безне. Заманча зур итеп салынган таш йортлар тезелгән аның урамнарында. Ихаталарын әйләндереп алган кызыл- яшел-зәңгәр төсле ялтыравык тимер коймалары да урамнарына ямь өсти... Сүз дә юк, биредәге төзек­лек Бакырчы егетләренең осталыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл белән сок­ландык дип әйтергә бик теләсәк тә, ергаланып беткән урамнары аптырашка төшерде әле безне. Машина тәгәрмәчләре ясаган канаулар һәм чокыр-чакыр урам-тыкрыкларын шыксызландыра. Алай гынамы, озаграк яңгыр яуса, анда йөрергә дә мөмкин булмый икән.
- Тәмам җелеккә үтте бездәге юлсызлык! Яңгырлы җәй килсә, харап инде. Яз-көз айларында әйтәсе дә юк. Ә балалар укырга йөрергә тиеш. Автобус тау өстендәге асфальтта көтә аларны. Нарасыйларның караңгы иртәдә пычрак ерып баруларын күргәч йөрәккә кан сава, - дип сөйләде безгә Бакырчыда гомер итүче Алсу апа Сафиуллина.
Нигә нәкъ менә Алсу апа белән сөйләшүебезнең сәбәбе гади. Алсу апа - туган авылының патриоты, дигәннәр иде безгә. Бакырчыга килгәч аны эзләп таптык. Авылының тарихын яхшы белә ул һәм бүгенге хәленә дә битараф карый алмый.
- Безнең авыл Акъегет авыл җирлегендә иң зурысы, 386 кеше яши бездә. Һәм иң перспективлысы да: яшь гаиләләр, өчәр-дүртәр бала үстерүче ишле гаиләләр байтак. Халык тырыш һәм дус яши: бергәләшеп-ярдәмләшеп яңа йортлар салалар. Бакырчының яңаруын үзегез дә күргәнсездер, мөгаен. Шуңа карамастан, яшьләрне кызыксындырырлык чаралар, яшәргә уңайлык бирүче шартлар тудырылмый. Клуб юк авылда. 1890 елда төзелгән мәчет бинасында иде безнең мәдәният йорты. Тәмам искереп беткәч, аны быел сүттеләр. Йә, әйтегез, яшьләр кая барырга тиеш хәзер? - дип аптырый ул.
Чыннан да, гаҗәп күренеш биредә. Авылларны саклап калыйк дибез. Һәм бу юнәлештә байтак эшләр эшләнелә, төрле программалар буенча дәүләт булыша. Ә тормыш кайнап торган Бакырчы онытылган авыл кебек дәүләт ярдәменнән читтә кала...
Ильяс САЛИХҖАН


Без бу мәсьәлә буенча Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиевкә мөрәҗәгать иттек. Турыдан-туры нигә хакимияткә бардыкмы? Мәгъ­лүм булганча, хәзерге вакытта киләсе елда районда эшләнеләсе эшләр планлаштырыла, бюджет акчасы бүленә. Менә шул планнарда Бакырчының нинди урын алып торуын белергә теләдек.
- Бакырчыны онытылган авыл дип әйтмәс идем мин. Быел без анда өр-яңа ФАП - фельдшер-акушерлык пункты төзеп куйдык. Яшь гаиләләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кирәкле чара бу. Авыл үзе яхшы тәэсир калдыра. Тырыш халык яшәве күренеп тора: өйләре, каралты-куралары ипле-матур. Юл салу мәсьәләсе дә хәл ителергә тора. Акъегет авылы җирлеге 1 миллион сумлык грант отты. Шуның яртыдан артыгы, төгәл итеп әйтсәк, 508 мең сумы Бакырчы авылында юл салуга тотылачак. Бусы да бик мөһим дип исәплим. Балаларның саз ерып укырга йөрүләре безне дә борчый. Менә шулай өлеш­ләп-өлешләп булса да, ул авылга да яңарыш кертүдә ярдәм итәчәкбез. Кызганычка каршы, киләсе елда яңа клуб төзүне ышандыра алмыйм, - диде җитәкче.
Турысын гына әйткәндә, без бакырчылыларны сөендерербез дип өметләнгән идек. Әмма чынбарлык корырак икән әле. Кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X