Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

АВЫЛЫМ МИНЕМ яки ГАФИЯТ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Кемнәр генә яшәп китмәгән дә, кемнәр генә яшәми авылымда. Кайсы гына почмагына карасаң да могҗиза, гаҗәеп хәлләргә тап буласың. Ул милли көйләрне күңелләрне әсир итәрлек итеп башкаручы түбәнбашның бертуган биш егете үзләре генә дә ни тора! Урамның бер башында җырлап җибәрсәләр, аларның моңлы тавышы икенче башта да яңгырый. Тавышларына сокланмаган,...

Кемнәр генә яшәп китмәгән дә, кемнәр генә яшәми авылымда. Кайсы гына почмагына карасаң да могҗиза, гаҗәеп хәлләргә тап буласың. Ул милли көйләрне күңелләрне әсир итәрлек итеп башкаручы түбәнбашның бертуган биш егете үзләре генә дә ни тора! Урамның бер башында җырлап җибәрсәләр, аларның моңлы тавышы икенче башта да яңгырый. Тавышларына сокланмаган, гашыйк булмаган кешеләр сирәктер. Сөлектәй сылу гәүдә, бөтенесенең дә бертөсле кара куе бөдрә чәчләр... Гармунда чатырдатып уйныйлар, искитмәле! Кулларына баян да эләкмәде югыйсә. Ходай биргән талантларын үстереп җибәрергә иде дә бит... Унике бала гаиләдә, каян нәрсә җиткерә алсыннар, дип тә уйларга була...
Ә егетләр җырлыйлар, өздерепләр җырлыйлар:
Кердем карурманнарга,
Калдым караңгыларга.
Газиз башлар сау булганда,
Нигә ямансуларга?..
Уйлап карасаң, авылда бернинди белемсез үз остаханәләрен булдырган, осталыкларын башкаларга да биреп калдырган затлар да аз булмаган. Гафият абыйны искә төшерәм. Кайткан саен әтиемнең әнисе Фатыйма әбиемнең туган йортына бармый калмыйм. Мин бу йортка балачактан ук йөрергә яраттым. Анда әбиемнең ике туганы Вагыйзә апа белән Хәдичә апа яшәделәр. Җәйге көндә бу йортта Хәдичә апаның кызы Нурия апа яши. Бу ялымда да әбием туган нигезгә юл тоттым. Зур капканы ачып кереп, җыйнак кына киенгән авыл өенә үттем. Өйдә һаман да балачактагы кебек. Ләкин юк, алай түгел икән, шкаф... Әйе, бу яңа шкаф урынында кулдан эшләнгән бик үзенчәлекле шкаф бар иде. Бер почмакта өстәл, аның янында электән Хәдичә апа, хәзер инде Нурия апа утырырга яраткан бер затлы урындык тора. Күпме килсәм дә бу урындык турында сорамый калмыйм. Бу юлы да шулай булды.
- Нурия апа, бу урындыкны Гафият абый ясаганмы әле?
- Әйе, Гафият абый урындыгы бу, - ди Нурия апа коры гына.
Әйе шул, Нурия апа бабалары бертуган булган Гафият абыйсын бик үк яхшы хәтерләми дә торгандыр.
Гафият абый турында мин әтиемнән сорашам.
- Гафият абый безнең туган ул, - диеп сөйләп китә әти.
- Гафият абыйны мин дә беләм, гомеренең соңгы көненә кадәр тимерче булып эшләде бит ул, авыл халкының икмәген ярды, түбән башта урнашкан тегермәнне җитәкләде. Үзләре дә шул түбәнбашта яшәделәрме әле алар?
-Шул. Гомеренең соңгы көннәрендә түбәнбашта яшәделәр. Аларның үз йортлары Чупак күле буенда иде. Хәзерге көндә урыннары да юк инде...
Атасы белән анасы бер-бер артлы бик яшьли үлә аның. Хәтфикамал әби Гафият абыйның әтисе Гыйззәтулланың бердәнбер туганы була. Ул әбигә, үзе дә ялгыз өч кыз бала карап үстергән елларында, туганының өч баласы өстәлә. Гафият олы бала, аңа унбер яшь, аннан соң тагын бер малай, бер кыз. Әби тырыш, чая кеше, хуҗалыгында биш-алты ат тота. Өч аттан торган «Тройка» җигеп кучер булып Свияжскидан кешеләр ташый. Әле колхозга кермәгәне өчен башта капкаларын, аннан иген саклый торган келәтләрен сүтеп алып чыгып китәләр. Аларның келәте бик күп еллар авыл халкына, газ баллоннары өләшә торган урын булып хезмәт итте. Хәзер ул урында «Свияжск» дигән кибет урнашкан.
- Хәтфикамал әбигә гаиләне туендырырга авыр була, - дип сөйли әти. - Өч ятимнең берсе инде олы малай, кул арасына керер, ат җигәргә ярар, киләчәктә мине алыштырыр, дип, әби Гафиятне үз янында алып кала, ә икесен күрше Акъегет авылындагы балалар йортына тапшыра. Аларның сәламәтлеге белән кызыксынып, гел барып тора. Әмма бер елны шушы балалар йортында бик күп балалар чирләп үлә, алар арасында шушы ике баланың да гомерләре өзелә. Балалар Акъегет авылы зиратында җирләнгәннәр.
Шулай итеп, Гафият әбиләрдә үсә. Бигрәкләр дә аз сүзле, ләкин бер минутта тик тормас бала була ул. Әбинең: «Ат җик инде, улым, ат белән йөреп кайтабызмы әллә, улым?» дигәннәрен Гафият ишетми дә. Аның үз эше эш: агач ташый, агач юына, юкә каезлый, шулардан нәрсәләр генә эшләми. Атлар янына якын килеп утырыплар да карамый ул. Шулай да, әби бик аптыраткач, дагалар ясап, ат дагалый башлый. Бакча башына алачык ясап куя. Көнен-төнен шул алачыкта кайнаша. Ясамаган, төзәтмәгән нәрсәсе калмый. Егетнең осталыгын күреп, тирә-күршедә яшәүче ат хуҗалары да малай янына керә башлыйлар. Авылның башка кешеләре дә иләк, чиләк, самовар, комган, башка тимер-томырларын яматырга килә.
Башта агач эшен генә үзләштерә башлаган Гафият, тора-бара тимердән дә әйберләр ясый башлый. Алай гына да түгел, соңрак, авылның председателе Фазлыев, күрше авыл председательләре дә аның куллары белән агачтан яисә тимердән бизәкләп ясалган тарантасларда йөриләр. Мәктәп укучыларына ручкалар, әбиләргә киндер җеп эрләү өчен кулланма, мичкә тыкканчы күпертеп алу өчен әллә мунчаладан, әллә инде саламнан ипи савытлары, май ачлый торган гөбе, урындык, шкафлар - барысы да Гафият абый куллары белән ясала.
Һөнәрле Гафият үз көнен үзе күрерлек акча булдыра. Алачыкта яшәп яткан җиреннән, авылның яңа урамыннан җир сатып алып, үз куллары белән йорт салып керә. Гомәр Тутыйларга Бузай авылыннан килеп йөрүче Нәгыймә апага өйләнеп тә җибәрә. Хәтерлиләр әле, Нәгыймәсенең үпкәләүләренә дә карамастан, өйләнешкән көненнән үк яшь кәләшкә Гафият «карчык» дип дәшә башлый. Бигрәк тә аз сүзле булган инде үзе. Кеше белән очрашканда бар сөйләшүе: исәнме, әйе, э-э.
Илгә афәт килгәч, ирләр сугышка китә башлый. Авыл өстендә сыкрау катыш җыр тирбәлеп тора:
Кердем карурманнарга,
Кермәдем аланнарга.
Көтегез, кайтырбыз, дидек,
Илләрдә калганнарга!..
Гафиятне дә сугышка алалар. Балалары Зөлфирә белән Хәлим туып кына кала.
Сугыш вакытында фронттан посылкалар салырга рөхсәт ителгән. Кемгә нәрсә, кеше хатыннары ирләреннән чүпрәк-чапрак салынган тартмалар алып кайтса, Гафиятнең Нәгыймәсе тимер-томырлар тутырылган посылкалар күтәреп кайта. Эчендә: пычак кайрый торган станок, немецларның чәч алу машинкасы, төрле инструментлар, эш кораллары. Бу әле аның, һичшиксез, дошманны җиңеп өйгә әйләнеп кайтачагы хакында гаиләсенә хәбәре итеп тә кабул ителә.
Чыннан да, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайта Гафият абый. Кайтмыйча хәле юк. Аның исеме дә гарәп сүзе, тынычлык-иминлек, исәнлек-саулык мәгънәсендә аңлатыла. Ә әтиемнең әтисе сугышта үлеп кала. Әтием үз әтисенең йөзен бераз гына хәтерлим кебек тә шунда, диеп искә ала, ә Гафият абыйга мин рәхмәтле, аның эшләгәнен карап торып мин бик күп һөнәргә өйрәндем, ә чәчләремне бер дә авырттырмый торган чәч машинкасы белән ничә тапкырлар алды икән ул, диеп, бүген дә рәхмәтләрен укый әти.
Укырга мөмкинчелеге булмау сәбәпле, бары ике сыйныф белем белән калган, бөтен яктан ятим бала яшәр өчен кайдан көч тапкан? Үз тормышын үзе бизәгән һөнәрле туганыбыз турында сүз чыкканда Мулла Иле халкы: аз сүзле, уңган, булган, тырыш Гафият иде, дип, яратып, горурланып искә ала.
Гафият абый белән Нәгыймә апа авылда урта хәлле, чорына карата бик матур тормыш кичерәләр. Тугыз балалары була. Шуларның дүртесе бала вакытларында ук үлгәннәр. Балаларына уенчыкларны да үзе ясый ул. Авылыбызда гомер итүче кызы Зөлфирә апа әле дә бер сөйләшүдә: «әти ясаган уенчыкларны хәтерлим. - Юка гына фанер кисәкләреннән шомартып ясалганнар, әби-бабай сурәтендә, бик матур иделәр, шуларны бармакларга кидертеп селкетеп җибәрсәк, курчаклар хәрәкәткә килә иде. Әй, бик күп уйнадык инде әти ясаган уенчыклар белән. Эх, берсе дә исән калмаган бит шуларның», - дип, яшьле күзләрен яшереп, уфтанып куйды.
Ә ипи савыты, җеп эрләү җайланмалары хәзерге көндә дә яхшы килеш сакланалар.
Сөеп-сырлап, бизәп ясалган бер җыелма урындык инде 90 еллап кулланышта йөри, төсен, матурлыгын югалтмаган. Минем борынгы әйберләргә битараф түгеллегемне белә Нурия апа. Бер кайтуымда ул Гафият абыйдан калган кадерле җәүһәрләрне минем кулыма тоттырды. Юкә, саламнардан катырып эшләнгән ипи савыты, пар чабата, җеп эрләү станогы - бар да бүген генә остаханәдән чыккан кебек! Куанычымнан нишләргә дә белми, күңел түремнең иң эчке почмагында яшеренеп яткан хыялларым тормышка ашса, бу ядкарьләрне, һичшиксез, халык хозурына җиткерәчәкмен, дим. Бүген әле мин аларны фотосурәткә төшерәм. Сокланып туймаслык хәзинә. Кулга тотып караганнан-карыйсы, бу йөзьяшәр җәүһәрләрнең нинди чималдан эшләнү серләренә төшенәсе килә.
Шушы уйлар белән авылдан чыгып барам, мине теге биш бертуган егетләрнең моңлы аһәңе озата килә.
Кердем карурманнарга,
Сөялдем каеннарга...
Ә минем күкрәк читлегемне ертыплар чыгарга теләп бер җыр талпына, үзем дә сизмәстән әкрен генә көйләп җибәрәм:
Туган авылым урамын,
Кабат-кабат урадым.
Баш очында кош сайрады,
Бәхетемә юрадым.
Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев