Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылның киләчәге фермерлар кулында

Олы Яке якларына барсаң, кайсы йортка кермә, кем белән генә аралашма, һәрберсе турында аерым бер мәкалә язарга булыр иде. Тырыш кешеләр яши анда. Тормышлары төзек, табыш табып яшәргә күнеккән, элек-электән яшелчәчелек белән дә дан казанган, күп еллар тупланган тәҗрибәне югалтмыйча, хәзер аны шәхси хуҗалыкларында файдалана. Олы Яке авылына Уразлыга баручы...

Олы Яке якларына барсаң, кайсы йортка кермә, кем белән генә аралашма, һәрберсе турында аерым бер мәкалә язарга булыр иде. Тырыш кешеләр яши анда. Тормышлары төзек, табыш табып яшәргә күнеккән, элек-электән яшелчәчелек белән дә дан казанган, күп еллар тупланган тәҗрибәне югалтмыйча, хәзер аны шәхси хуҗалыкларында файдалана.
Олы Яке авылына Уразлыга баручы автобуска утырып барырга туры килде. Атна уртасы булса да, автобус шыгрым тулы. Бер сумкасыннан чәчәк үсентесе, икенчесеннән икмәге күренеп торган өлкән яшьләрдәге бер апа Васильево тукталышында утырды. Урыннар булмаса да, җай тапты үзе. Уразлыга барышы икән. Анда кайчандыр сатып алган йорты бар. Васильеводан көн саен барып-кайтып йөреп, көннәр буе бакчада казына, балаларын яңа өзеп алган яшелчә-җимеш белән тәэмин итә икән. Пассажирларның күбесе авылга сөт сатып алырга кайтучылар булып чыкты. Алыш-биреш тукталышта ясала. Үзләренчә «привал» дип тә атыйлар әле аны. Тормыш шулай җайлаштырган аларны. Ике як өчен дә файдалы килеп чыга. Авыл кешеләре сөтеннән «котылса», шәһәрнекеләр, киресенчә сөтле була.
Олы Якедә күптән булмаганга, андагы кайбер үзгәрешләр күзгә ташланды. Элеккеге совхоз идарәсе урнашкан ике катлы таш бина, ташландык хәлгә төшеп, авылның ямен алып тора. Тау өстендәге кырларда да, эш өсте булса да, комбайн, трактор тавышлары ишетелми, хәтта урамда йөрүче дә юк. Күмәк хуҗалыкларның бетерелүе галәмәте инде ул. Гөрләп тора торган шундый зур авылның тынып калуы гына күңелгә шом салып алды алуын. Үзгәртеп коруларны якелеләр җиңел кабул иткәндер дип уйламыйм, әмма югалып та калмаган. Монысы да күзгә ташлана. Чагыштыру өчен генә әйтәм: рус авылларының күбесе хәзер бетеп, күптән дача ролен генә үти башлады. Ә татар авыллары, Аллаһка шөкер, тырышып-тырмашып булса да, яши. Авылда яшәп калучыларның йорт җирләре төзек, бакчалары да шау чәчәктә утыра. «Алма пеш, авызыма төш» - дип ятучылар юк дәрәҗәсендә. Быел Идел аръягындагы бер рус авылы янындагы урманга җиләккә барырга туры килде. Юлы бик катлаулы булып чыкты, башта поездга кадәр шактый гына җәяүләп төшәсе, аннан соң, поездга утырып, күпер аша Иделнең теге ягына чыгасы. Поезддан төшкәч автобуста тагын ике тукталыш барырга кирәк. Аннан төшкәч тә әле 1-2 чакрым җәяү барырга. Чиләкләрне тутырып кайтып килгәндә бер-ике йорты гына утырып калган рус авылында эчәргә салкын су сорыйсы иттек. Көн бик эссе иде. Суы табылмаса да, «быел җиләк бармы?» - дип сораучысы булды. Ә Олы Яке якларында, иманым камил, урмандагы җиләккә баручылар күп булгандыр. Фермерларның да иң күбе шушы авыл җирлегенә туры килә бит. Җиргә берегеп үскән Олы Яке халкын күмәк хуҗалыкларны бетереп кенә бөлгенлеккә төшереп, авылны ташлап китәргә мәҗбүр итеп булмый. Менә кайсы авылга шулай шәһәр халкы иртәсен-кичен сөт сатып алырга кайта?! Асылы да аның халкының үҗәтлегендә, хезмәт сөючәнлегендә. Бер-берсеннән ак көнләшү белән ныгыталар алар тормышны.Әнәс Шәрифҗанов лар гаиләсе шундыйларның берсе, май чүлмәге тышыннан үк беленгән кебек, капка төбе үк кем икәнлекләрен әйтеп тора. Ул техника дисеңме, йорт-җиреме. Капкасын ачып керүгә үк бу йортта кул кушырып утыручылар юклыгын аңлыйсың. Йорт хуҗасы Әнәс Шәрифҗанов үзе каршы алса да, безне шунда ук искәртеп куясы итте: «Улыбыз Рәис фермер монда, сезгә аның белән сөйләшсәгез, әйбәтрәк булыр иде, әмма аны өйдә тотуы авыр, - дип, тормышлары белән таныштырып та китте. Аңлашыла, ата-ананың эстафетасы хәзер олы улга күчкән. Әмма җирдә нык басып торган, шушы авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый еллар тәҗрибә туплаган әти-әнисе булышлыгыннан башка аңа авыррак булыр иде, мөгаен. Биш сыер һәм биш бозау асрау җиңел хезмәт була алмый. Шуңа өстәп ничәмә ничә гектар җире бар. Теплицада да яшелчәдән бер җәйгә ике уңыш алырга күнеккән алар. Әнәс Шәрифҗанов хәзер лаеклы ялда булса да, элек совхозда инженер-механик булып эшләгән кеше. Ә хатыны - Асия ханым шулай ук совхозда экономист та, хисапчы да булган. Хәзер лаеклы ялда без дип тик ятмыйлар. Биш сыерны саварга, сөтен урнаштырырга, шушы зур хуҗалыкны тәртиптә тотарга кирәк бит. «Фермер хуҗалыгы булгач, булышырга кеше дә алыр идек, югыйсә, әмма авыл җирендә хәзер андыйларны табуы авыр. Иртәнге дүрттә торып эшкә тотынабыз инде без», - дип сөйли Асия ханым, әмма зарланмый. Терлек асрагач, җире дә кирәк. Анысы да аларның җитәрлек. Бу гаиләнең барлыгы 28 гектар җире булып, 18е үзләренеке булса, 10сын арендага алганнар. 24 гектарына печән чәчелә, калганында - яшелчә. «Энем белән берләшеп эшкәртергә тырышабыз жирне, шулай җиңелрәк килеп чыга», - ди Әнәс Шәрифҗанов.
Уллары Рәиснең дә эше күп: алган продукцияне урнаштыру эшләре белән мәшгуль. Быел ул туган авылында үзенә йорт-җир җиткергән. Суын кертәсе дә, өйләнәсе генә калган. Ә менә энесе Роберт аны уздырып җибәргән. Мәскәүдә эшләп кайткан да, Казанда урнашып, быел җәй туйлап өйләнеп тә куйган.
Фермер хуҗалыгы булгач, дәүләт ягыннан ярдәм булырга тиештер дип уйлыйбыз. «Дәүләт биргән ашламаны Менделеевскидан барып алып кайттык. Әмма без аның белән артык мавыкмыйбыз, җиргә күбрәк тирес кертәбез, - дип сөйли Асия ханым. - Ә менә ягулык-майлау материалын дәүләт фермерларга алып булмаслык итеп «бирә».
Терлек асрагач, аның ите дә була. Аны сату проблемасы шулай ук нык борчый фермерларны. Яшелчәне төрле оешмалар белән килешү төзеп сатуны җайга салсалар да, ит яшелчә түгел, аның санитар нормалары бар. Шәрифҗановларга бу очракта да үзләренә төрле юлларын эзләргә туры килә. Фермер дип әйтүе генә җиңел, ә эшли башласаң...
Әнәс Шәрифҗанов безне яшелчә басуына да алып барып кайтты. Кәбестә, бәрәңге, чәчәк кәбестә - барысы да уңган, өлгереп килә, корткычын да күрмәдек. Кул хезмәте кертелми, аерым техника белән эшкәртелә. «Кәбестәгә су сибәрлек җаең булмаса, үстереп тә торасы юк, - ди Әнәс әфәнде.
- Ярый инде, элеккеге совхоз су сиптергечләрен файдаланабыз».
Совхоз чорыннан калган тәҗрибә дә булыша аларга яшелчәчелек белән шөгыльләнергә. Шушы җир-туфракка ярашкан орлыкны сайлау, төп дошман - корткычларга, шулай ук чүп үләненә каршы көрәшә белү яшелчәчелектә бик мөһим. Аларга җәй буе тир түгеп үстергәнне сату проблемасы килеп тоташа. Фермерлар дәүләт ярдәменә өмет итмичә, күбрәк үз мөмкинлекләренә таянып көн күрергә мәҗбүр. Бәлки, тора-бара дәүләт тә аларга йөз белән борылыр. Әмма без күргәннәрдән чыгып, шуны әйтеп була: Шәрифҗановлар гаиләсе кебек эшлекле һәм җирдә нык басып торучылар күбрәк булса, алар үрнәгендә авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерергә алынучылар артыр, авылның киләчәге дә өметле булыр иде.


Кәбестә генә димәгән
Кайда нинди яңалык бар дисәң Олы Якегә барып кайтасы. Менә шунда күрәсең инде яңа эш башлап җибәрүчеләрне. Терлеген дә асрый алар, сөте белән дә яшел үзәнлеләрне тәэмин итеп тора, кәбестә, кишер һәм чөгендернең иң сыйфатлысын алар җитештерә. Кышка кәбестәне алардан сатып алсаң уңдың, кышны яшелчә белән чыгасың дигән сүз. Хәзер монда яңа культура - җиләк үстерүчеләр дә пәйда була башлаган.
Зур юл кырыенда гына җиләкләре пешеп утырган плантацияне һәм анда эшләүче бер төркем кешене күргәч, тукталып калдык. Июль ахыры булса да, җиләк әле бар, түтәлләр буйлап җәелгән пленкасы әллә кайдан ялтырап күренеп тора. Безнең янга килеп җиткән ханым Тәнзилә Муллаҗанова:
- Арендага җирне улым Ленар алды, - дип сөйли башлады. - Мин булышам гына, эшчеләрне контрольдә тотам. Без үзебез Казанда яшибез, тумышым белән Зур Ключи авылыннан булсам да.
Җирен дә әлегә көч сынап карарлык кына итеп бер гектар мәйданда алганнар, шуның 70 сотыена Италиядән яңа сортлы виктория үсентеләре кайтарып утыртканнар. Җиләк үсентеләре пленкадан үзләре чыгып үсеп утырган кебек. Ул махсус җәелеп, аның астыннан су шланглары уздырыла икән. Бакча җиләге кебек табышлы һәм шул ук вакытта бик тә мәшәкатьле, өстәвенә нәзберек җимешне заманча технология буенча үстерергә алынганнар алар, исәп-хисап та алдан ясалган.
-Уңышны ничек планлаштырсак, шуның кадәр алдык, - ди Тәнзилә ханым. - Ягъни 70 сотыйдан бер тонна ярым җиләк җыелды. Алган уңышны югалтуларсыз ашханә-рестораннарга саттык. Ярдәмгә кешеләр ялланып эшләде.
Бу көнне яңгыр сибәләп торса да, 7-8 кеше эшли иде анда. Күбрәк күрше республика халкы булып чыкты алар. Чүп үләненнән арындыралар, җиләкнең мыекларын өзәләр. Җиләк кенә булса да, ул бик вак эш бит һәм алар киләсе ел уңышына нигез салу юлы да булып тора.
Быелга бернинди дә ашлама ишеләр кертелмәгән. Ә менә икенче һәм өченче елгы уңыш аны үзеннән-үзе таләп итәчәк. Быел эшләп тапкан табышны алар шушы җиргә, аны ныклап эшкәртүгә һәм уңышны тагын да арттыруга кертергә җыена. Әлеге җиләк плантациясе урынында элек совхозның яшелчәсе үсә иде бит. Ә хәзер буш яткан җирләрнең уңышлы файдаланыла башлавы бу авыл җирлеге өчен дә күңелле күренеш. Бу якларда халык яшелчәнең төрлесен үстереп өйрәнгән. Виктория җиләге алар өчен әлегә яңалык булса да, аның бу якка ныклап үтеп керәсе көн кебек ачык. Белгәнебезчә, анда җиләк үстереп табыш алучылар бар инде. Яшелчә генә димәгән, җиләген дә татып карарга кирәк. Бәлки, йодрык-йодрык кадәрле виктория җиләге белән дә дан казаныр әле Олы Яке халкы.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев