Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Авылда яшисе рәхәт»

Күгәй урамнары буйлап йөргәндә бу сүзләрне төрле урында эшләүче әллә ничә кешедән ишеттек. Иртән торгач, кошлар сайравын рәхәтләнеп тыңлыйсың, саф чишмә суын эчәсең, бакчаңда үскән чиста җиләк-җимештән авыз итәсең дип, мактанып та алалар. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе адресына да мактау сүзләре күп. Аның эш-гамәлләреннән канәгать авыл халкы. Хуҗалык җитәкчесе үзе дә...

Күгәй урамнары буйлап йөргәндә бу сүзләрне төрле урында эшләүче әллә ничә кешедән ишеттек. Иртән торгач, кошлар сайравын рәхәтләнеп тыңлыйсың, саф чишмә суын эчәсең, бакчаңда үскән чиста җиләк-җимештән авыз итәсең дип, мактанып та алалар.
Хуҗалыкның яңа җитәкчесе адресына да мактау сүзләре күп. Аның эш-гамәлләреннән канәгать авыл халкы. Хуҗалык җитәкчесе үзе дә авылдашларының ихтирамын акларга тырыша.
- Гомумән алганда, эшләребез, күз тимәсен, әйбәт бара, - дип сөйли «Күгәй» күмәк хуҗалыгы рәисе Ирек Хәйруллин. - Быел бердәм тырышлык белән барысы 360 тонна печән әзерләдек. Бу кышка артыгы белән җитәр. Тракторчыларның, комбайнчыларның, шул ук сыер савучыларның печән әзерләп йөрергә вакыты юк, шуңа күрә һәркайсы әзер коры печәнне алды. Күпме кирәк, шулкадәр алыгыз печәнне, дим. «Җитте, җитте», - диләр. Үзем дә яздырып алдым. Моннан тыш, хуҗалык терлегенә силос та әзерлибез, моның өчен катнаш азык чәчкән идек, бүтән төрле үләннәр дә бар.
- Кайсыбер хуҗалыкларда терлек саны кими бара. Сез булганын саклап кала алдыгызмы?
- Бүгенге көндә 600 баш терлек, шул исәптән 220 баш сыер бар. Әгәр һава торышы уңайлы булып, урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыга алсак, терлекнең баш саны тагын да артырга мөмкин. Менә бүген-иртәгә (без хуҗалыкта 17 июльдә булдык. - Авт.) басуга арыш суктырырга чыгарга исәпләп торабыз. Арыш 65 гектар мәйданны били. Уңышы яхшы булырга тиеш. Бодай, арпа, башка культуралар да әйбәт кенә күренә.
- Авылда эшләргә эшче юк, яшьләр авылда калмый дип зарланалар. Сез дә эшче кадрларга кытлык кичерәсезме?
- Машина-трактор паркында өлкәннәр янәшәсендә җиң сызганып яшьләр эшли, шуңа күрә алмаш юк, авыл картая дип әйтү, бик үк дөрес булмас. Сыер савучылар белән дә шул ук хәл. Тәҗрибәле остазлар янында яшь буын вәкилләре бар. Бүгенге көндә 25 механизатор, 8 сыер савучы, барысы 70тән артык кеше эшли хуҗалыкта.
- Кыр-басуларда йөргәндә, яңа техника күреп, күгәйлеләр өчен ихластан сөенгән идек.
- Әйе, быел «Полесье» комбайнын һәм «ДТ-75» тракторын сатып алдык. Комбайн сатып алырга да исәп бар. Әйткән икән, шуны эшләргә кирәк, дигән принцип белән яшим мин. Димәк, яңа комбайн да булачак.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев