Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылда рәхәтме, шәһәрдәме?

Шәһәрне макта, авылда тор, дигән мәкальне еш искә төшерәм мин. Хәзер үземә киресенчә әйтеп көләм: авылны макта, шәһәрдә тор. Бу болай гына көлү инде үз-үземнән. Элек мин шәһәрдән бик курка идем, шуңа күрә, укуымны тәмамлагач, эшкә дә авылга киттем. Шәһәргә кияүгә чыгарга да курыктым. Шулай булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә барыбер...

Шәһәрне макта, авылда тор, дигән мәкальне еш искә төшерәм мин. Хәзер үземә киресенчә әйтеп көләм: авылны макта, шәһәрдә тор. Бу болай гына көлү инде үз-үземнән. Элек мин шәһәрдән бик курка идем, шуңа күрә, укуымны тәмамлагач, эшкә дә авылга киттем. Шәһәргә кияүгә чыгарга да курыктым. Шулай булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә барыбер вакытлыча булса да, шәһәргә торырга җибәрде үземне. Авыл белән шәһәр тормышын, яшәү рәвешен чагыштырырга-белергә менә дигән җай чыкты һәм аларның һәркайсының үзенең уңай, тискәре яклары бар инде.

Авылда саф һава, урман-кырларда, болыннарда хозурланып йөреп була. Гөмбә, җиләк, печән җыюларның үз рәхәтлеге, үз тәме бар. Өйдән чыгышка транспортка акча кирәкми. Күршеләрнең ремонт ясагандагы шакылдаулары, балалары елаганы ишетелми. Ишек алдыңа чыксаң да, үзеңчә йөрисең, беркем комачауламый. Бакчаңа кереп яшелчәләр, чәчәкләр үскәнен, агачларның чәчәк-җимеш биргән вакытларын сокланып күзәтеп йөрисең... Бер рәхәтнең, бер михнәте. Койма корсаң, сараең төзәтү көтә, капка, түбә алыштырасы бар, бүтән эшләр көтеп тора тагын.
Урамга язын, көзен керерлек түгел, пычрак...
Казан елдан-ел матурая, зурая... Мин аның урамнарыннан үткәндә үземне бер инә кебек кенә хис итәм. Ул биек-биек биналар, төрле төзелешләр, кая карама, машина, машина... Оныгым Инзилә дә, аның белән икәү һава суларга чыкканда, дәү әни, машина,тагын машина, тагын, тагын, дип, кабатларга ярата. 10га кадәр саный үзе, аннан инде кү-үүүп машина, дип кенә җибәрә. Шәһәрдә терлек карыйсы юк. Безнекеләрдә аквариум бар барын. Аны инде күзәтәбез: ничә балык, ничә әкәм-төкәм, ничек ашыйлар, ничек йөзәләр... Мин инде елмаеп кына утырам. Минем өчен, сарай тулы терлеккә өйрәнгән кешегә, болар кызык түгел диярлек.
Кибетләрдәге муллыкка, сөбханалла, дип , сокланып йөрим. Болар бетмәсен генә дип тә, өстим күңелдән...
Барасың килсә, кинотеатр, парклар, музейлар, театрлар күпме?!!
Балаларга да юллар ачык. Теләсә кайсы түгәрәккә йөр... Мин яшәгән Азинода гына да күпме спорт сарае бар...
Мәчеттәге азан тавышы күңелдә горурлык уята. Мәчеткә ир-атлар, яшьләр намаз укырга күп йөри.
Подъездагы кешеләр ярдәмчел. Исәнләшеп йөриләр, бала белән коляска белән кергәндә, чыкканда яше-карты, бала-чагасы теләп булыша.
Күңелгә ошамаганы шул: балкон тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге ыргыталар, язын алар белән җир өсте тула. Кайсы кеше чүбен урамга ыргыта. Адым саен чүп контейнеры. Асфальтта төкерек- какырык күп. Бала белән йөргәндә бик җирәндерә. Аннан автобусларда юктан да тавышлана башлыйлар. Беркөнне балалар эштән кайткач, Колшәриф мәчетенә барган идем. Үзем генә иркенләп, рәхәтләнеп карап йөрдем. Кеше дә аз иде кичке якта. Мондагы матурлыкка сокланып чыгып килә идем, юлда икәү теләнеп тора. Берсе сакал баскан ир кеше. Берсе татар карчыгы. Кесәмдә булган соңгы акчаларны биреп киттем . Алар бу салкында тормыш рәхәтлектән чыгып басмагандыр инде. Кайтканда нәкъ шәһәр халкы эштән кайта торган вакыт туры килде. Ике әби автобуста эләгешеп китте бер урынны бүлә алмыйча. Берсе икенчесенә әйтә: кеше эштән кайтканда, өеңдә утырсаң, ни була? ди. Берәү әйткән ди бит: мин балаларга барам, кеше кая бара икән дип. Шуның кебек, барасы җир булса, сәгатьне бик карап тору юк бит инде ул. Әбиләргә 70 тулганын да белдек Әйткәләшеп, күпме яшәүләрен дә искә алдылар. Совет заманы түгел бу, өеңдә утыр, дип тәмамлады талашуны бер әби. Минемчә, нинди заманда тусаң да, кешелекле була белергә кирәк. Без бу җиргә мәңгелеккә килмәгән. Нигә һаман гаеп эзләргә, тарткалашырга икән соң безгә? Суларга һава җитәрлек, транспорт та күп, кеше күп булганын күрсәң, икенчесен көт. Мин кайвакыт әйләнгечтән кайтам. Яңа районнарны туйганчы карап, сөенеп кайтам.
Миңа тагын бер нәрсә ошамый: берәр транспортка кереп утырсаң, алар ялга туктап, икенчесенә күчеп утыруны сорыйлар. Шул вакытта и тавышлана кайсы кеше. Кайвакыт нәкъ киресе була: кондуктор бик тәрбиясез булып чыга. Аллаһ сакласын ачлыктан дип уйлап куям шул чакта.
Казанда татарча сөйләшмиләр дип ах итсәләр дә, мин һаман татарча сөйләшкән кешеләр арасында йөрим, ахры. Балалары белән дә татарча сөйләшүчеләр күп. Оныгыбыз да татар сыйныфында укый, аңа карап, ул русча белми дигән сүз түгел. Русча да әйбәт белә. Бар да үзебездән тора.
Әнә алтынчы каттагы балконнан машина тирәсен чистартып йөрүчегә берәү кычкыра.

-И Питрәч егете, ватылдыңмы әллә? -ди. Тегесе:

-Нинди Питрәч булыйм мин сиңа, Балык Бистәсеннән мин, - ди. Балкондагы ир:

-Алайса ник подъезд белән балык ашамыйбыз соң без? - ди. Җирдәгесе:

-Бушка кем балык ашатсын сиңа, әйдә, кар, көрәш, - ди.

Менә шулай юктан да кызык табып сөйләшүче кешеләр ошый миңа. Үзеннән көлә белгән кеше инде ул башкаларга начарлык эшләми.
Мин телевизор бик карамыйм, кайчак "Мәйдан" каналын ачсам, нәни оныгым, дәү әни тсс, дип кисәтү ясый, күршеләргә тавыш ишетелмәсен, янәсе. Үзе күршеләрнең кычкырышкан тавышларын ишетсә, кем кычкыруга карап, апа какай, абый какай, ди. Шушы ике яшеннән аз гына узган бала да ничек яшәргә кирәклекне аңлый.
Без адәм балалары, кайда яшәсәк тә, кеше булып калыйк.

Сөмбелә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев