Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

АВЫЛДА АЗАН ЯҢГЫРАСЫН!

Мулла Иле авылы җирлеге үзидарәсе халык алдында исәп-хисап тотты. Җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев һәм авылдагы бүтән дәүләт оешмалары җитәкчеләре 2012 елда башкарган эшләре турында сөйләде. Мулла Иле халкы эшчән, тырыш халык. Ул үз көченә таянып яшәргә өйрәнгән. Биредә 8 гаилә фермасы бар. Барлыгы исә авылда 297 баш мөгезле эре терлек...

Мулла Иле авылы җирлеге үзидарәсе халык алдында исәп-хисап тотты. Җирлек башлыгы Илдар Сәлахиев һәм авылдагы бүтән дәүләт оешмалары җитәкчеләре 2012 елда башкарган эшләре турында сөйләде.
Мулла Иле халкы эшчән, тырыш халык. Ул үз көченә таянып яшәргә өйрәнгән. Биредә 8 гаилә фермасы бар. Барлыгы исә авылда 297 баш мөгезле эре терлек һәм 24 баш ат асрыйлар. Авылның урнашкан җире дә уңайлы шул: печән чабыйм дисәң - болыннары иркен, үрдәк-каз асрыйм дисәң - күлләре күп аның. Илдар Сәлахиев әйтүенчә, үз эшен оештырырга теләгәннәр барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып бетермиләр әле. Әйтик, үзидарә бинасының беренче каты буш тора. Әзер бүлмәләрне арендага ал да эшеңне җайла! Биредә эшмәкәрләрнең авылга турыдан-туры да файда бирүләрен әйтергә кирәк. Менә машина-трактор тотканнар кышын урамнарны кардан арындыруда булышлык күрсәтәләр. Аларга рәхмәтен җиткерде җитәкче. Гомумән, авылны чиста тотуда халык бердәм тырыша, өмәләр оештыра. Узган ел мулла иллеләр акча җыеп, җәмгысы, 1,5 чакрым урам юлларын да төзекләндергәннәр.
Билгеле, проблемалар да бар. Авыл урамнарын күтәртеп асфальт җәю кирәклеге яз җитүгә үзен күрсәтәчәк. Фельдшер пункты урнашкан бина бик искергән - яңаны салырга кирәк. Мәдәният йортының түбәсен яңадан япканнар, әмма аның эче-тышы да капиталь төзекләндерүне таләп итә. Халыкка мәдәни тәрбия бирүдә зур роль уйный ул. Шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар авылда нәселле үгез булмавына да зарланып алды. Урамнарда этләр өере йөрүе дә кыенлыклар тудыра: балаларны авылда ялгыз йөртергә куркыныч икән. Бу мәсьәләне хәл итүдә район җитәкчелегенең ярдәме дә кирәктер, мөгаен. Урам этләрен Казандагы полигонга илтү кесәгә суга: берсен генә тотып озату да 950 сумга төшә икән.
Барлыгы 864 кеше яшәгән зур авыл тормышында сораулар чыгып тора. Шуны уйлап, әлеге җыенга район дәүләт оешмалары вәкилләре дә килгән иде. Алар белән аралашып шәхси мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин булды. Сүз уңаеннан, үзегезне борчыган сорауларны мондый җыенга алдан әзерләп килегез, дип башка авыл кешеләренең колакларына киртләп куясы килә. Яшел Үзәнгә барып йөргәнче бер көндә хәл итеп куярга була бит аларны. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьева халык алдында чыгыш ясады һәм җирле үзидарәнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Әйтергә кирәк, болар бар да тормыш чыгарып торган көндәлек мәшәкатьләр. Мулла Иле җыенында исә иң нык сөендергәне шул булды: авыл халкы рухи эшчәнлекне онытмый, аны өстен чыгара икән. Авылда ике мәчет бар хәзер. Төзелүенә быел 140 ел тула торган иске мәчет баштан-аяк төзекләндерелгән һәм тагын өр-яңа мәчет тә салынган. Мондый зур эш башкарылуына куануын белдереп, авыл имамы Равил ага Сәйфетдинов җыенда чыгыш ясады һәм:
- Сез үзегез ниятләп яңа мәчет төзеттегез, сез үзегез теләп искесен дә яңарттыгыз! Бар эшләр дә халык акчасына башкарылды. Мулла Иле халкының иманлы булуы күңелдә өмет утын көчәйтә. Авылыбызда азан әйткән тавыш өзелмәсен иде! - дип изге теләген белдерде. Амин, шулай була күрсен.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250