Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авыл җыеннарына нәтиҗә ясалды

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев авыл җирлекләрендә үткән җыеннарга анализ ясады. Ул җыеннарда халыктан хакимияткә 295 сорау кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 100 сорауга күбрәк. Бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең активлыгы арту белән бәйле. Гомумән алганда җыеннар эшлекле атмосферада узган. Фоат Шәмсиев сүзләренә караганда, җыеннарда күтәрелгән сорауларның...

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев авыл җирлекләрендә үткән җыеннарга анализ ясады. Ул җыеннарда халыктан хакимияткә 295 сорау кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 100 сорауга күбрәк. Бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең активлыгы арту белән бәйле. Гомумән алганда җыеннар эшлекле атмосферада узган. Фоат Шәмсиев сүзләренә караганда, җыеннарда күтәрелгән сорауларның 80 проценты инде үтәлгән, калган мәсьәләләрне хәл итү өчен вакыт таләп ителә. Мәсәлән, бүгенге көндә Яшел Үзән районының 18 торак пунктында су белән тәэмин ителеш үзәкләштерелмәгән, 19 авылга кереп булмый - юл юк. Яшел Үзән районының барлык авылларында да хуҗасыз этләр баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев