Яшел Үзән

Авыл башлыгы мәчетләргә рәхмәтле

Акъегет, Бакырчы, Юынчы авылларында зиратлар тәртиптә тотыла. Халык, язын-көзен җыелып, зират эчен чистарта, искергән чардуганнарны һәм коймаларны рәтли, буяп яңарта. Бу эшләрне мәчет оештыра. Акъегет авылы җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев белән очрашып авыл хәлләрен сөйләшкәндә, ул, беренче итеп, җирлектәге мәчетләргә рәхмәтле булуын белдерде. Мондый өмәләр һәр авылга да кирәкле гамәл,...

Акъегет, Бакырчы, Юынчы авылларында зиратлар тәртиптә тотыла. Халык, язын-көзен җыелып, зират эчен чистарта, искергән чардуганнарны һәм коймаларны рәтли, буяп яңарта. Бу эшләрне мәчет
оештыра.
Акъегет авылы җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев белән очрашып авыл хәлләрен сөйләшкәндә, ул, беренче итеп, җирлектәге мәчетләргә рәхмәтле булуын белдерде. Мондый өмәләр һәр авылга да кирәкле гамәл, билгеле. Җирле хакимиятнең мөмкинлекләре чикле икәнлеге мәгълүм инде.
Район үзәгеннән иң еракта урнашса да, бу авыл җирлеге белән танышуы җиңел булды. Асфальт юл килгән андагы авылларга. Бакырчыга керүе кыенрак булса да, төшенкелеккә бирелергә урын юк. Киләсе елда анда 1,7 чакрым яңа юл салыначак икән. Бу зур эш Федерация программасына ук кертелгән. Хәзер кеше машинада чаба, юлның әһәмияте бермә-бер күтәрелде. Алдагы елда Акъегеттә дә уңайлы юл төзү каралган. Җиде йөз метр озынлыктагы үзәк урам юлына асфальт түшәү эше Татарстан программасы буенча алып барылачак. Быел менә Совет урамында вак таш җәю эше башкарыла. Бусына акча район бюджетыннан бирелә. Юл белән бергә авылларга тагын бер уңайлылык керүен дә әйтик. Урамда чүп-чар җыю өчен контейнерлар урнаштырырга мөмкинлек бирә ул. Кеше үзенең чүбен кая куярга аптырамаячак: контейнер тулуга, махсус машина алып китәчәк аны авылдан.
Шулай да, җирлек башлыгының иң зур горурлыгы - Акъегеттә су мәсьәләсенең хәл ителүе. Хәзер һәр өй дә су белән тәэмин ителгән. Бу җәйдә 25 өйгә үткәргечләр сузганнар. Барлыгы 1750 метр озынлыктагы су челтәре ике су башнясы белән дә тоташтырылган - авылда су бетмәячәк дип ышанырга була хәзер.
Бу якларда да халык, нигездә, терлек асрап көн күрә. Авылларда 18 хуҗалык «ЛПХ кредиты» дип йөртелгән дәүләт ярдәменнән файдалана. Эшләсәң, яшәргә була, диләр анда. Аеруча сөт җитештерү керемле икән. Шушы көннәрдә генә сөт җыю бәясен 14 сумнан 18 сумга күтәргәннәр. Хезмәтең шулай яхшы бәяләнгәч, ник эшләмәскә ди!
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: