Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«АВАНГАРД» ЕВРОПА ИШЕГЕН АЧА

Исеме җисеменә туры килгән алдынгы хуҗалык бар безнең районда. «Авангард» ябык акционерлык җәмгыяте ул. Аның 2012 елдагы уңышлы эшләре турында газетабызның 23 гыйнвар санында язып чыккан идек. Менә ул тагын бер яңалык белән шаккатырды. Әле яңалыкның да ниндие бит! Җәмгыять казылык җитештерүче өр-яңа предприятие өлгертеп куйды. Мизиново авылы янында төзелгән...

Исеме җисеменә туры килгән алдынгы хуҗалык бар безнең районда. «Авангард» ябык акционерлык җәмгыяте ул. Аның 2012 елдагы уңышлы эшләре турында газетабызның 23 гыйнвар санында язып чыккан идек. Менә ул тагын бер яңалык белән шаккатырды.
Әле яңалыкның да ниндие бит! Җәмгыять казылык җитештерүче өр-яңа предприятие өлгертеп куйды. Мизиново авылы янында төзелгән предприятие узган җомга көнне тантаналы төстә ачылды. Казылык җитештерү эше әллә-ни яңалык түгел инде ул, дип әйтүче табылуы да ихтимал. Әмма «Авангард»ныкы гел башка. Менә шул үзенчәлеге белән кызыклы да ул. Һәрхәлдә, тантанага килгән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм бүтән кунаклар предприятиене кызыксынып карап чыктылар. Министр казылык ясау технологиясен җентекләп өйрәнде дисәк тә, арттыру булмас иде. Эшне энәсеннән җебенә кадәр яхшы белгән кешене тыңлавы да кызыклы бит.
Мәгълүм булганча, «Авангард» ябык акционерлык җәмгыятен Татарстанда күп еллар транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып эшләгән Владимир Швецов оештырды.
Хуҗалыктагы эшләр белән аның кызы Элина Шайэр идарә итә. Хуҗабикә белемлеге белән үзенә мөкиббән итте барысын да. Хәер, аның игенчелекне дә, терлекчелекне дә биш бармагыдай яхшы белүен Иделнең уң ягында яшәүчеләр шаккатып сөйли иде инде. Менә бусында яшь ханымның тапкырлыгына министр үзе сокланды. Башта Элина Владимировна яңа предприятиенең ничек төзелүен һәм анда кулланыла торган казылык җитештерү технологиясен сөйләп-аңлатып чыкты.
Яшь ханымның зирәк булуы белән бергә кыю булуын да әйтәсе килә. Ерак чит илдә казылык җитештерү осталарын табып, шулар белән бергә төзетә ул әлеге предприятиене. Яңа предприятиенең җиһазлары тулысынча Германиянеке дисәң арттыру булмастыр. Немецлар казылык белән танылган халык. Аны җитештерү эшендә күп еллар тәҗрибә туплаган алар. Шуны белеп, немец технологиясенә нигезләп, эшне оештырырга уйлаган «Авангард» хуҗабикәсе. Әйтергә кирәк, Элина Владимировна немецча да үз телендә сөйләшкән кебек сөйләшә. Җитештерү технологиясе, барлык җиһазлар һәм эшне оештырган төп белгечләр барысы да шул илдән. Яңалык кыйммәткә төшкән, билгеле. Әмма үзләре дә откан. Биредә җитештерелгән ризык Германиядә һәм башка илләрдә дә сатылачак. «Авангард» Европаны яулый! Илнең бөтен дөнья сәүдә оешмасына керүен искә төшерсәк, моның нинди мөһим адым икәнлеген чамалавы кыен түгел. Дөнья күләмендәге базарда алдынгылыкны тотканнар белән тиңләшергә мөмкин дигән сүз бу. Ә моның бердәнбер юлы - югары сыйфатлы продукция җитештерү!
Казылык кебек продукцияне җитештерү өчен итнең әйбәт булуы зарур. Анысы үз чиратында малга бирә торган ашамлыктан бәйле һәм, билгеле, малларны дөрес тәрбияләргә дә кирәк. «Авангард» казылыгы яшь үгез һәм дуңгыз итеннән ясалачак. Малларның сау-сәламәт булуы шарт. Аларны симертү өчен ашамлыкны сатып ала башласаң, бик кыйммәткә төшәчәк яңа казылыклар җитештерүе. Элина Владимировна «Авангард» кырларында хайваннар өчен үстерелгән үсемлекләрне Голландиягә алып барып тикшертә. Һәм аларны ашаган маллар сыйфатлы сөт һәм сыйфатлы ит бирәчәгенә инана. Мал азыгын әзерләүгә аеруча зур игътибар ителә биредә. Фермада аерым бер белгеч шөгыльләнә бу эш белән. Моннан шуны да аңларга кирәк: «Авангард» казылык предприятиесе башка технология буенча симертелгән хайваннарны сугымга ала алмаячак.
«Авангард» савым сыерлары биргән сөтне балалар ризыгы әзерләү өчен сатып алалар икән. Ә ул кыйммәтрәк. Узган ел хуҗалык литрын, уртача, 18,5 сумнан сатып сөттән зур табыш алган. Шушы елда савым сыерлар санын 700 башка җиткерергә ниятлиләр анда.
Яңа предприятиедә ит ризыклары җитештереп шундый ук уңышка ирешергә телиләр «Авангард» хуҗалары. Барлыгы 20 төр казылык пешерергә өйрәнеп, быел шуларны 500 тонна җитештерәчәкләр. Моның өчен мең баш яшь үгезләр асраячаклар. Шулай итеп, «Авангард» эшен киңәйтә. Яңа предприятиедә егерме кеше эшкә урнашкан инде.
Элина Шайэр кунакларны сыерлар фермасы белән дә таныштырды. Җентекләп сөйләде ул андагы эшләрне дә. Кызык, «Авангард» җәмгыяте үзенә сыерларны чит илдән алып кайтмаган, токымны яхшырту эшен үзендә оештырган. Бирелеп тыңладылар хуҗабикәне кунаклар. Биредәге эшне дә биш бармагыдай белә икән яшь ханым. Аның белемлегенә Марат Әхмәтов тә шаккаты.
«Авангард» безнең район өчен, беренче чиратта, үрнәк. Үзебезнең кырларда үскән ризыкны ашатып тәрбияләнгән хайваннардан ясалган казылыклар халыкара стандарт таләпләрен канәгатьләндерә икән бит. «Авангард» Европаны ачты безгә. Аңа иярергә кирәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250