Яшел Үзән

Ашыгыгыз: акча бирәләр!

Яз җитү үзе бер сөенеч булса, иш янына куш дигәндәй, авыл халкын куандыра торган тагын бер яңалык бар быел. Ниһаять, республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника һәм технология җиһазларын яңарту максатында субсидия бирү мәсьәләсен уңай хәл итте. Субсидия районнарга узган елгы хезмәт нәтиҗәләренә карап бүленде.Яшел Үзән районы хуҗалыкларының күрсәткечләре...

Яз җитү үзе бер сөенеч булса, иш янына куш дигәндәй, авыл халкын куандыра торган тагын бер яңалык бар быел. Ниһаять, республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника һәм технология җиһазларын яңарту максатында субсидия бирү мәсьәләсен уңай хәл итте.
Субсидия районнарга узган елгы хезмәт нәтиҗәләренә карап бүленде.Яшел Үзән районы хуҗалыкларының күрсәткечләре югары булгач, дәүләт ярдәме дә шактый зур: 67 миллион 940 мең сум тәшкил итә ул. Бу - республика буенча икенче дигән сүз. Рәхмәт дәүләткә. Әмма акча турында сүз чыгуга, искәрмә барлыгын да кисәтәбез. Беренчедән, бирелгән акчаны 2014 елның 1 сентябренә өләшеп бетерергә кирәк. Күргәнегезчә, вакыт аз калып бара. Шушы биш ай эчендә акчага хуҗалар табылып бетмәсә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аның файдаланылмаган өлешен башка районга күчерә. Юридик затларга ашыгырга киңәш итәсе килә. Икенчедән, бу дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче юридик затларга, ягъни акционерлык җәмгыятьләренә, кооператив хуҗалыкларга бирелә. (Газетабызның №24(2683) санындагы «Яңа комбайн һәм трактор алыгыз» дигән хәбәрдә әйтелгән шәхси хуҗалыкларны тиешенчә теркәлгән гаилә фермалары, дип аңларга кирәк. Кызганычка, ЛПХ бу исемлеккә керми). Мөмкинлек бирелгән хуҗалыкларга, яңа техника һәм технология җиһазлары алу өчен, гариза язып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үтенечегез 20 көндә хәл ителәчәк.
Гариза белән бергә яңа техника сатып алу турындагы килешүне һәм аның техник паспортын күрсәтү дә сорала. Техниканың яңа булуы һәм аның Россия Федерациясендә яисә бердәм таможня союзына кергән илләрдә, 2013-2014 елларда ясалган булуы шарт. Субсидиянең күләме техникага карап билгеләнә. Әйтик, дизель ягулыгы куллана торган транспорт чарасын алган очракта - 40 проценты, ә газ куллана торганын алганда, бәянең 60 проценты кайтарыла (биредә НДС һәм транспорт чыгымнары исәпкә алынмый). Әлбәттә, дәүләт ярдәме белән сатып алынган яңа техниканы тиешенчә файдалану да таләп ителә, аны хуҗалык эшендә файдаланмыйча складта тотсаң, субсидия кире алына. Бу күптән көтелгән дәүләт ярдәме ТР Министрлар Кабинетының 104нче (21.02.2014ел) карары нигезендә гамәлгә кертелде.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: