Яшел Үзән

Аңлашып эшләгәндә, җае табыла

Бәчек авылы халкы, башлангыч мәктәп бинасында җыелып, район җитәкчелеге белән очрашты. Анда Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллинның эшчәнлеге тикшерелде. Очрашуга Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илдус Сираҗиев, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары...

Бәчек авылы халкы, башлангыч мәктәп бинасында җыелып, район җитәкчелеге белән очрашты. Анда Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллинның эшчәнлеге тикшерелде.
Очрашуга Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илдус Сираҗиев, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Шиһапов килгән иде. Җитәкче даирәләрнең Бәчектә җыелу сәбәбен газета укучыларыбыз чамалыйдыр, мөгаен. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллинның эшенә дәгъва белдерә халык. Бу темага кагылышлы мәкалә газетабызның - 20 сентябрь һәм шуңа җавап хаты 27 сентябрь саннарында басылып чыккан иде.
Бәчектә җитешсезлекләр күзгә күренеп кимегән, дип әйтергә ярый хәзер. Авыл урамнарында чүп-чар җыяр өчен тимер тартмалар куелган, халыкны борчып торган чүплек базын да җир белән күмеп куйганнар... Хуп. Әлбәттә, бу эшләр, газета битләрендә чагылганчы ук, үз чиратында эшләнелеп барса, әйбәтрәк булыр иде дә. Ярар, газетабызга рәхмәт әйтеп, уңай үзгәрешләргә бергәләшеп сөеник.
Наил Гатауллин авылны су белән тәэмин итүдә дә җиң сызганып эшләгән. Ел дәверендә бер генә дә өзеклек чыкмагач, халык аңа рәхмәтен белдерде. Һәм ул рәхмәткә лаек та. Күптән төзелгән суүткәргечне төзек хәлдә тоту өчен Гатауллин үзе, тирләп-пешеп дигәндәй, чапкан бит. Җир астындагы торбалар, мөгаен, искергәндер дә инде, әмма аларны алыштырырга зур акча кирәклеген һәркем дә аңлый. Ә авыл җирлеге бюджеты ташка үлчим генә шул.
Әмма акча юк дип тик утырырга да ярамый. Район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев киңәшенә дә колак салырга кирәк биредә. Башка авыл җирлекләрендә, үзләренең танылган якташлары белән аңлашып эшләп, акча җитми торган байтак кына кыен мәсьәләләрне хәл итәләр, ләбаса. Районда бары Осиново һәм Мизиново авыл җирлекләренең генә бюджетлары тулы. Калганнарының җыемы үз көнен үзе күрер дәрәҗәдә түгел, шулай да алар аптырап утырмыйлар.
Бәчектәге фельдшер-акушерлык пункты һәм башлангыч мәктәп, евроремонт ясалган кебек ялтырап тормасалар да, хезмәт күрсәтерлек. Мәктәбендә җылы, якты. Ә медицина ярдәме күрсәтүче пункт, утын ягып җылытылса да, эшкә яраклы икән. Һәрхәлдә, җыендагылар зарланмады. Район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Шиһапов та аны, башкаларга караганда яхшырак та әле, дип белдерде. Әйтик, Мулла Иленеке, Бакырчыныкы җимерек хәлгә җиткәннәр. Шуңа күрә ул авылларда киләсе елда яңа ФАП төзү планлаштырылган.
Эшләгән кешенең ялгышлыклары да булуы мөмкин, билгеле. Авыл халкы Наил Гатауллинның эшчәнлегендәге җитешсезлекләренә менә шулай карый. Җыен тыныч узды. Шулай да, район җитәкчелеге тынычланды дип әйтеп булмый. Авыл башлыгының башыннан сыйпарга дип килмәде алар. Бәчектә бар да яраклы булса да, тәнкыйть сүзе дә әйтелде. Әйтик, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, Бәчек балаларының Урысбага мәктәбенә укырга җәяү йөрүләрен ишеткәч, борчуга калды. Кышын да, көзен һәм язын да, 16 бала күрше авылга җәяү бара икән. Болай булырга тиеш түгел. Аларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп, беренче булып, әлбәттә, авыл башлыгы тынгысызлык күрсәтергә тиеш иде.

Әйе, Түбән Урысбага авылы җирлеге башлыгының, мөмкинлекләре чикле булса да, эшләре күп. Аңа җиң сызганып эшләргә кирәк. Нинди эшләр дигәндә, мисалга, Кече Ачасырдан безгә шушы көннәрдә генә килгән хатны китерик. Барлыгы 29 кеше имза салган аңа.
«Хөрмәтле редакция!
Түбән Урысбага авылы җирлегенә Кече Ачасыр авылының да керүен әйтәсебез килә. Безнең авылга кадәр дә, авыл эчендә дә юл юк. Бүтән авылларда берәр булса да кибет булса, безнең авылда бер кибет тә юк. Автолавкалар да яңгыр булмаса гына килә, ә инде яңгырлар озакка сузылса, иписез утыр... Ә даруханәгә, хастаханәгә, станциягә ничек барырга? Чүп-чарга килгәндә, бездә дә шул ук хәл инде ул. 86 яшьлек Авзалова Зәйнәб-Сара апа чүп оясы астында «югалып» кала инде. Ул II группа инвалид, хезмәт ветераны үзе. Аңа Гатауллин берничә ел элек йорты каршына урам баганасына лампочка куйдырам, дип вәгъдә биргән булган. Онытты бугай инде ул аны Наил иптәш...»
Йөрәк әрнүе белән язылган бу хатка тагын ни генә өстәргә кала? Эшләргә һәм эшләргә кирәк Наил Гатауллин иптәшкә! Халыкка биргән вәгъдәләрне үтәргә һәм, әлбәттә, район җитәкчелегенең ышанычын да акларга кирәк.

Редакциядән
Бәчек авылына кагылышлы мәкаләне әзерләгәндә, без, турысын гына әйткәндә, җавапны авыл җирлеге башлыгы егетләрчә үзе бирер дип уйлаган идек. Әмма, ни гаҗәп, аның тормыш иптәше Резидә ханым Гатауллина өлгерлек күрсәтте. Аның җавап хаты газетабызның 27 сентябрь санында басылып та чыкты. Әйтергә кирәк, Резидә ханымның хатына укучыларыбыз битараф калмады: телефоннан шалтыратып та, хатлар язып та үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез (кыскартып бирәбез).

Тукай фондының Яшел Үзән районындагы филиалы директоры Клара Филиппова:
«Авылыбыз яшәр, иншаллаһ» дигән исеме астында Резидә Гатауллинаның язмасы басылып чыкты. ... Резидә ханым укытучы, Аллаһ рәхмәтенә таянып яшәүче, авылын һәм аның халкын яратучы килен буларак, Габдулла Тукайга булган мөнәсәбәтен исеннән чыгарган. Резидә ханым, тормыш бизмәнендә акча, сезнең өчен һәр изге эшләргә караганда да, кыйммәтерәк тоела түгелме?... әйе, чүп-чар чокырын таш-туфрак белән күмеп куеп була. Ә менә Габдулла Тукаебызны, Бәчек авылында аның йөргән эзләрен онытып, Бибисаҗидә апасының да каберенә барып хезмәт күрсәтүне исегездә тотмавыгызны да «туфрак, ташлар» белән күмеп куюгыз сизелә, чөнки аклану язмагызның күләме бик зур булса да, Г.Тукай белән горурлануыгыз төшеп калган бит! Уйлашыйк әле, Бәчек авылы тарихка кереп калырлык вакыйгага бай, «Тукай йөргән эзләр буйлап» бөтен дөньяга билгеле булган милли горурлыгыбызны күңелләребездә йөртик...»

Равил Гыйззәтуллин (Бәчек авылы Ибраһимов исемендәге урам):
«...Резидә Гатауллинаның «Яшел Үзән» газетасында чыккан мәкаләсенең исеме «Авылыбыз яшәр, иншаллаһ» дип атала. «...Бәчек авылының Ибраһимов урамына 41 «КамАЗ» машинасы вак таш һәм кырган асфальт җәелде», - ди. 41 таш та юк бит анда, Резидә абыстай. Ибраһим урамында яз-көз түгел, җәен дә йөрерлек түгел бит. Яңгыр яугач, Ибраһимов урамына кайтучылар машиналарын Тукай урамында калдырып керәләр... Сез авылыбыз яшәр, дисез, ә ирегез «Ватаным Татарстан» (27 сентябрь, 2013ел, №157) газетасы журналистына шуның киресен сөйли: «Беткән авыл бит инде бу», - ди... Газетага аклану, ирне яклау мәкаләсе язганчы, авыл проблемаларын кайгыртып, кызыклы һәм файдалы киңәшләр язсагыз, сөенечле дә, отышлы да булыр иде, Резидә ханым...»
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: