Яшел Үзән

Ачыктан-ачык сөйләшеп аңлашу

Бишнә авылыннан килеп укучыларга, Олы Карагуҗа һәм Зур Ключи мәктәпләрендә дәрестән соң түгәрәккә яисә консультация­гә калсалар, өйләренә кайтыр өчен транспорт юк. Ара ерак, балалар кышкы суык һәм буранлы көннәрдә юл читендә очраклы машина тотарга мәҗбүр хәзер. Юлда ул-бу килеп чыкмаса ярар иде, дип ут йотып көтеп ала ата-ана газизләрен. Балаларны...

Бишнә авылыннан килеп укучыларга, Олы Карагуҗа һәм Зур Ключи мәктәпләрендә дәрестән соң түгәрәккә яисә консультация­гә калсалар, өйләренә кайтыр өчен транспорт юк. Ара ерак, балалар кышкы суык һәм буранлы көннәрдә юл читендә очраклы машина тотарга мәҗбүр хәзер. Юлда ул-бу килеп чыкмаса ярар иде, дип ут йотып көтеп ала ата-ана газизләрен.
Балаларны юл читендә ялгыз калдырырга ярамый - кем очрамас! Әмма укучылар түгәрәккә һәм консультациягә дә йөрергә тиешләр. Бигрәк тә имтихан бирәсе тугызынчы һәм унберенче сыйныф балаларына тия бу кыенлык. Ниш­ләргә соң?
Бишнә авылы җирлегендә үткәрелгән авыл җыенының сорау-җавап өлеше нәкъ шушы сорау белән башланып китте. Халык белән очрашуга килгән Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты рәисе Сергей Егоров:
- Балалар машина белән йөртелергә тиеш! - диде, ике уйларга урын калдырмыйча.
Бу мәсьәлә Бишнә балалары файдасына хәл ителер, дип өметләник. Әмма укытучылар машина булганчы балаларны автобустан калдырмасыннар иде.
Мәкалә авыл халкының җыелышына багышланган булса да, сүземне бу мәсьәләдән башлавымны аңларсыз дип уйлыйм. Балаларның исән-имин үсеп җитүләре һәм тулы белем алулары һәрвакыт күз уңында булырга тиеш. Җыелышка килгәндә исә, быелгысын район җитәкчелегенең авыл халкы белән кара-каршы сөйләшеп аңлашу дип бәяләргә ярый, минемчә. Чыгышы башында ук район башкарма комитеты рәисе Сергей Егоров үзе дә:
- Менә шулай очрашып, турыдан-туры сөйләшеп аңлашсак, ике якка да файдалы булыр! - диде бит.

Бишнәнең төп кыенлыгы
Бишнә авылы җирлегенең бюджет кереме аз. Җирлек башлыгы Илгиз Фәтхуллин үзенең чыгышында шундый мәгъ­лүматлар китерде: биш авыл кергән җирлектә җәмгысы 713 кеше гомер итә, эшли ала торганнары - 455 кеше һәм шуларның да өч йөздән артыгы читкә йөреп хезмәт куя... Биредә хәзер җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс - Кайбыч» җәмгыятенең сыер фермасы бар, ул нибары илле кешене эшле итә алган. Җирлекнең бюджеты чамалы гына булгач, үз-үзен карарга аның акчасы җитмәве көн кебек ачык. Район булышса, беренче чиратта, урамнардагы юлларны карарга иде дигән тәкъдим белән җыелыштагылар барысы да килеште. Ярдәм ителсә дә, урамнарның барысын берьюлы яңартып булмаячагы да аңлашыла. Биредә авыл җирлеге башлыгы халык белән эшли белүен күрсәтеп алды. Үпкәләштән булмасын, дип, ул, алдан кайсы урамны төзекләндерүне тавышка куеп хәл итте. Авыл урамнарының Күлле дип аталганын таш җәеп тигезләү турында карар кабул итте җыелыш.
Әйтергә кирәк, биредәге җирне арендага алып эш оештырган җәмгыятькә бишнәлеләрнең дәгъвалары байтак җыелган. Җәмгыять фермаларының биналары искергән һәм, иң мөһиме, маллар саны да киметелә икән. Аннары, пай җирләре өчен түләүләр дә халыкта ризасызлык тудыра. Дөрес, «Ак Барс - Кайбыч» җәмгыяте вәкиле, фермалар төзекләндереләчәк, аның киләчәге өметсез түгел, дип ышандыр­ды. Һәм җыелыштагыларга пай өчен түләүләрне он белән бирү турында карар кабул ителүен дә җиткерде.

Өлкәннәр үтенече
Җирлек халкына Васильево дәваханәсе хезмәт күрсәтә. Дәваханә юлында, күбесенчә, өлкәннәр йөрергә мәҗбүр, билгеле. Өлкән кешенең дәваланырга шулай еракка йөрүе үзе бер бәла инде. Җитмәсә, Васильевога автобус авылдан сәгать унда гына кузгала һәм дәваханәгә барып җиткәндә еш кына талоннар калмаган да була инде. Гаҗәп, кире якка автобус бөтенләй йөрми, чирле кеше күченеп утыра-утыра, өч транспорт белән кайтырга мәҗбүр була.
- Васильевога автобус иртән сәгать җидедә бездән китеп, көндез сәгать бердә кайту юлына чыксын иде, - дип сорады җыелышка килгәннәр.
Халык гозерен транспорт предприя­тиесе ишетсен иде, әлбәттә. Бишнәдә яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә түләр өчен дә Әйшәгә үк йөрергә мәҗбүр икән. Белгәнебезчә, бер Бишнәне генә түгел, бөтен районны кыен хәлгә куйган иде бу мәсьәлә - менә ул, ниһаять, хәл ителгән булып чыкты. Башкарма комитет рәисе:
- Тиздән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне авыл почталары кабул итә башлаячак! - дип сөендерде халыкны.

Фермер хуҗалыгын төзү мәслихәт
Кешенең читкә йөреп эшләве һәркемне дә борчый. Салымы яшәгән җиренә эләкмәве белән бергә, кеше үзенең вакытын да югалта. Гаилә эшләренә кулы җитми, балаларын тәрбияләргә дә вакыты калмый диярлек. Гаилә фермасын кору - авылда гомер итүчеләрне эшле итүнең иң гади юлы. Бишнә ягында терлек асрап көн күрүчеләр алдыра. Мисалга, Шакировлар гаиләсе савым сыерларын унбер башка җиткергән әнә. Бу уңган гаилә эше турында газетабызда да язып чыккан идек.
Башкаларга нигә авылдашларыннан үрнәк алмаска? Мөмкинлеге зур бу җирлекнең. Эшне башлап җибәргәндә сораулар булуы мөмкин, билгеле. Шуны истә тотып, җыелышка районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте, «Инвес­тиция үзәге» һәм башка хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре килгән иде. Сораулар булды һәм әйтергә кирәк, урынлы да яңгырады алар. Мисалга, ветеринария хезмәтенә бирелгәнен китерик:
- Нигә авылның үләт базы ябылды?
Бишнәлеләр өчен бик мөһим сорау бу. Кешегә хәзер акча түләп машина ялларга һәм акча түләп башка авыл үләт базына барырга туры киләчәк бит. Дәгъва урынлы, гаилә фермасын оештырган эшмәкәр керемен генә түгел, чыгымнарын да исәпләп тора ул.
...Бишнә авыл җирлеге җыелышы ике якка да файда бирде, минемчә. Халык үзен борчыган сорауларга җавап алды, район җитәкчелеге исә, әлеге җирлек проблемалары белән танышты. Мәкаләмне балаларга бәйле мәсьәләдән башлаган идем, ахырын да балаларга багышлыйм. Узган елда Бишнә балалар бакчасына йөргән нарасыйлар саны утызга җиткән, башлангыч мәктәпкә йөрүчеләр - ундүрт, башка авылларга йөреп укучылар утыз җиде булган. Һәм тагын бер сөенечле хәл: узган елда Бишнәдә ун бала туган. Тагын кайсы авыл аның белән тиңләшә ала? Бишнә авылының киләчәге өметле, димәк!
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: